Асыл ташлы муенса

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

– Шаяртма, Хөсәен! Атны җик, чана минем өйдә. Районга чыгам.

– Сорыйлар да сорыйлар… Әле генә берегез бүредән ашата язды! Псим нада! Пси просят! Юк сары айгыр, псю! – Әйткән уңаена Хөсәеннең тире туны эченнән кукишы да килеп чыкты.

– Кем белән сөйләшкәнеңне оныттыңмы? Әйтелгән – үтә!

Ихсанбайның кызганын төшенде, ахры, Хөсәен, йөнтәс төлке бүреге астыннан бүре кебек карап, лапас эченә шылды.

Урам буйлап өенә кайтып барганда ук Ихсанбай җилнең буранга әйләнеп котырына башлавын тойды. Толып алмыйча да булмас…

Толыпка дип мал өенә кергәндә, әнисе һаман йон белән булаша иде.

– Буран башланырга торганда юлга чыгарга булгансың икән… – Фәүзия аңа каш астыннан сөзеп-сынап карады. – Ул ниткән ашыгыч йомыш?

– Сугыш вакытында бөтен нәрсә дә ашыгыч, – диде Ихсанбай толыбына үрелгән уңайга. – Үзеңне белсәңче: җомгасына егерме пар оек-бияләй өлгертәсең…

Әйтте дә чыгып та китте. Әле кайчан гына берәр җиргә китәсе булса, әнисеннән фатиха сорар, теләктә торуны үтенер иде. Әнисе исә, җамаяк тутырып, сөт эчереп озатып калыр иде.

* * *

Гөлбануга бәйле ни генә эшләсә дә, ахыры хәерле бетмәгәненә үзе дә аптырый башлады Ихсанбай. Аны очрашуга чакырды – Сәбиләгә өйләнде; янә бер очрашуының әче җимеше булып, игез бала туды; колхозга бер аның гына сыерын тартып алмадылар – райкомга әләкләргә ул китте. Һәм, гомумән, Ихсанбай күңеленең гомере буена ярга чыгарып ташланган балыктай тыпырчынуына шушы Гөлбану гына гаепле түгелме икән? Алай дисәң, гаепне бер Гөлбанудан гына эзләү дә дөрес түгелдер: Ихсанбай бит, гомере буе елганың ике ярыдай, икегә бүленеп, үзе яшәгән тормышын яратмый, шикләнеп, икеләнеп яшәде. Ихсанбай: «Яшәсен партия, коммунистлар!» – диде, әнисе: «Зилзилә, вәхшиләр», – дип карганды.

Хәтерендә аның пионерга кергән көне. Кызыл галстук тагып, шатланып кайтып кергән улына әнисе:

– Бу нинди галстук булсын?! Күпме адәмнең башына җиткән элмәк бу! – диде.

– Такмыйммы әтү? – Аптыраган малай бер әнисенә, бер әтисенә карады.

– Тагасың инде, такмый кая барасың? Син туганчы ук тагылган иде бит ул…

– Элмәк булгач… мин аңа буылып үлмәмме?

– Үзеңне түгел, хәтереңне буар өчен уйлап табылган нәрсә ул.

– Хәтерем барчы минем, – дип, ничек булса да үзен якларга тырышты Ихсанбай. – Бүген әле арифметикадан биш алдым.

– Хәтерең булгач, син миңа җиде буыныңны, нәсел-нәсәбеңне, ил саклаган батырларны санап күрсәт!

– Ни… бабабыз… Лилин. Әтиебез…

– Партия…

Ихсанбай бер әтисенә, бер әнисенә карады:

– Минем әтием икәүмени, әни?!

– Хәтерем бар, дисең бит, үзең уйла.

Төштән соң аларның классы мәктәпкә барырга тиеш иде. Кикриге шиңгән Ихсанбай галстугын чишеп кесәсенә тыкты да, гадәтләнгәнчә, Гөлбануга керде. Кызыкайның битләре дә галстугы кебек балкып, нурланып яна, зәңгәр күзләре очкыннар чәчә. Ихсанбайны күрү белән, ул урыныннан сикереп торды:

– Ленин, Сталин эше өчен көрәшкә әзер бул!

Ихсанбайның кулы бик әкрен, ләкин барыбер күтәрелде:

– Һәрвакыт әзер…

Шуннан алар икәүләшеп мәктәпкә чыгып киттеләр. Мәктәп капкасына җиткәч, Ихсанбай галстугын кесәсеннән чыгарды да муенына такты.

Ул чактан бирле күпме гомер үтте. Ихсанбай да күптән инде адәм баласының әти-әнисе бер генә булуын аңлады. Әмма бер нәрсә үзгәрмәде: кесәсендә йөргән галстуктай, уе – бер, эше икенче булды…

Айгыр пошкыра-пошкыра тауга менеп җитүгә, җил каршыга әйләнде.

– Инәңне… – Ихсанбай толыбына ныграк уранды, – эт талагыры нәрсә! Хет кире борыл, авызыңны каерыйм!

Шулвакыт Ихсанбай колагына үзәк өзгеч тавыш ишетелде. Бу йөрәк ярырдай иңрәүгә бихисап улау, канга сусап ырылдашкан тавышлар кушылды. Айгыр колакларын шомрайтып, кинәт үрә торды да артка чигенде. Янтайган чанадан егылып төшә язган Ихсанбай бөтен көченә чанага сеңәрдәй булып тәртәгә ябышты. Дилбегә! Дилбегәне кулдан ычкындырмаска! Ул арада баягы тавыш янә кабатланды. Бу рәвешле итеп йә җир, йә җил генә үкерә алыр, гади адәм баласы мондый тавыш чыгарырга сәләтле түгелдер.

– Малкай! Коткар, малкай!

Кыргый ярсу белән чапкан аты авылга якынайгач кына Ихсанбай үзенең нәрсәне кысып тотканын аңлады: мылтык икән. Әйе ләбаса: толыбы белән бергә мылтыгын да эләктереп чыккан иде бит ул! Эченә җылы йөгергән Ихсанбай шунда гына артына әйләнеп карарга тәвәккәлләде – анда бернәрсә күрерлек түгел: таң яктысы иңә барган юл ак буранда кайный. Шулай да, сакланганны саклармын, дигән Ходай, Ихсанбай калтырап торган юеш бармакларын көчкә селкетеп, ике көпшәле мылтыгын һавага төбәде…

* * *

Фермадан кайту белән Мәдинә учакка ут якты. Суына башлаган өй казанда кайнаган су пары белән тулды. Самавырга шул кайнаган суны өстәгәч, утлыгына учактан күмер салды. Өй дә җылынган кебек булды, самавыр да җырлап кына утыра. Бәләкәчләрне инде күршесеннән кереп алса да булыр иде, тик алар керү белән ашарга сораячаклар, ә өйдә бернәрсә дә юк. Базга төшеп, тагы бәрәңге эзләп караса әллә? Уйлады да баз эченә төшеп китте Мәдинә. Менә хикмәт: эзли торгач, буралган таш арасыннан өч бәрәңге чокып чыгарды! Инде яшәргә була. Учак астындагы утны тергезеп, Мәдинә шул бәрәңгеләрне кайнар суга салды да күршеләренә йөгерде.

– Әниең кайтканчы, бездә генә булсалар да ярар иде… – Маһинурның изгелеге һәрчак күңелен йомшарта Мәдинәнең. Менә әле дә аның шул сүзеннән күзенә яшьләр килеп тыгылды.

– Уй, апай, болай да инде… – Ул, яшьләнгән күзләрен күрсәтмәс өчен, сабыйларга иелде. – Кич тагын китәм инде фермага. Әнием районга бүген генә барып җитә алмас инде, ни, хәерчегә җил каршы дигәндәй, бураны чыкты.

– Ихсанбай иртүк ат җигеп олы юл белән киткән иде, очрап утыртмады микән?

– Әллә шул… – Мәдинә борчылу тулы кара күзләрен тәрәзәгә әледән-әле килеп сугылган буранга төбәде. – Апай, мин боларны сиңа тагы кертермен инде… тамакларына ашатыйм да…

– Кертмичә нишлисең? Мин сез килгәнче малны карап керәм дә…

Ике баланы күтәреп, буранга ачулана-ачулана килеп керде өенә Мәдинә. Болай булгач, бөтен өмет Ихсанбай агайда. И Раббым-Аллам, утыртып кына барсачы?!

Мәдинә иртә белән калган бер җамаяк бүрткән бодай белән бәрәңгене, кабыгы-ние белән бергә төеп, игезәкләрнең авызына каптыра башлады. Бәләкәй булсалар да, күп ашый алар – Мәдинәнең үзенә тамак ялгарлык каламы, юкмы? Маһинур күршесе ач та тотмаган бит инде боларны – әнә авыз тирәләрендә катык эзләре бар.

Ул арада кинәт шыгырдап ишек ачылды.

– Абау… – Мәдинә уңайсызланып китте. – Буран булгач, капка ачылганын да ишетеп булмый. Кеше кергәнен аңышмый да утырам. – Мәдинә шулай дисә дә, дөресен әйткәндә, табынының ярлылыгыннан оялды. – Үт, инәй, әйдә, чәйгә утыр… – Үзенә һәрчак кап-кара күзләре белән йотардай итеп карап йөргән карчыктан шүрләсә дә, ул ягымлы сөйләшергә тырышты.

– Әниең кайда?

– Райкомга китте, Таулыга.

– Кайчан?

– Сәхәрдә үк…

– Йомышы… – Фәүзия карчык, тамагына талкан тыгылгандай, кинәт туктады.

– Йомышы шул сыер буенча инде. Салымны түләми калган чагыбыз булмады, ди. Сыерны тартып алу – мондагы түрәләрнең… этлеге, ди.

– Соң бит… – Фәүзия өзгәләнеп тәрәзәгә карады, – буран чыкты бит!

Сыерны алырга килүчеләр арасында шушы карчыкның улы Ихсанбай да булуы Мәдинәнең эчендә яшереп торган ачуын шунда ук тышка чыгарды:

– Болар бит… буран дип тормый, ашарга сорыйлар!

– Әле нәрсә ашатып утырасың? – Мәдинәгә карчыкның соравы урынсызрак бирелгәндәй тоелды. Аның болай да җир тишегенә керердәй булып торганын күрмимени ул?

– Аллага шөкер, болар нәрсә бирсәң дә ашыйлар, – дигән булды Мәдинә.

Карчык, түргә үтеп, игезәкләргә иелде:

– Йа Ходай, бу тиклем дә охшамасалар…

– Бәй, игез булгач. – Мәдинә шунда гына карчыкның төсе үзгәреп китүен күрде. – Ни булды, инәй?

– Су, су бирче әле, балам…

Карчык суны, зур-зур йотымлап, ашык-пошык кына эчте дә, йөрәген тотып, ишеккә юнәлде, аннан, артына борылмыйча гына:

– Чоландагы әйбер сезгә, – дип мыгырданды да чыгып та китте. Аның артыннан чоланга чыккан Мәдинә зур бер төргәккә абына язды. Алып кереп сүтеп карагач, анда байтак он, талкан, кипкән эремчек, сары май, тоз төрелгәнен күрде.

– Абау… рәхмәт тә әйтә алмый калдым. – Мәдинә тәрәзәгә ташланды: юк, берни күренми. Тәрәзә туң, тышта буран.

* * *

Үзләренең ишегалдына килеп кергәч тә Фәүзиянең тыны буылып, сулыш ала алмый торды. Лапас астында кычкырышкан тавышлар ишетелгәч, өенә кереп китми туктап калды. Тавышларына караганда, Ихсанбай белән Хөсәен.

– Айгырны ак күбеккә батыргансың!

– Син хуҗамыни аңа?!

– Ат синеке дә түгел – колхозныкы!

– Менә моны иснисең килмиме?

– Пси хуҗа! Пси командир! Сабантуйларда ал бирмәгән хайванны әрәм иттегез! Хәтта утынга да җигәсез!

– А ну марш моннан!

– Атны шулай суыталармы? Тәрбияли белмәгәч йөрмә!

– Чык диләр сиңа моннан, шыл тизрәк!

– Хәзер! – Хөсәен күз ачып йомганчы ат өстендә иде.

– Төш, төш, диләр сиңа! – Ихсанбай ат янында арлы-бирле угаланганчы, Хөсәен Фәүзия ачкан капкадан чыгып та китте.

– Нәрсәгә дип син аңа капка ачып торасың? – Ярсыган Ихсанбай әнисенә җикеренгәнен үзе дә сизми калды.

– Мин ни… кайтып килә идем…

– Кайтып… – Әнисенең чыгып йөргәнен җене сөймәгән Ихсанбайга бу җитә калды. – Каян? Йә, каян кайтып килә идең?

Үзен кулга алырга өлгергән Фәүзия гәүдәсен турайтты, капканы шартлатып бикләде:

– Нигә син, улым, керпе йоткан аю шикелле тиреңә сыеша алмый йөрисең?

Әнисенең без кебек кадалган карашы астында Ихсанбай оялып, хәтта кечерәя барган кебек тойды үзен:

– Нигә, миңа инде хәзер беркем белән дә сөйләшергә ярамыймы?

– Гөлбану кайда?

– Нинди Гөлбану?

– Таң тишегеннән кем артыннан торып чапкан идең?

– Мин ни… кибәннәрне генә карап килдем…

– Әгәр Күксылуга бер-бер хәл булса… – Шунда гына Фәүзия кызын кеше алдында беренче тапкыр үз исеме белән атавын төшенде.

 

– Баскан җиреңнән төш күрә башладың шикелле син, әни! – Ихсанбай капкадан чыгып китте, Фәүзия алачык-өенә юнәлде…

* * *

Алачыкка кергәч, Фәүзиянең янә хәле бетте. Ярый әле улы янында бөтенләй җебеп төшмәде. Дерелдәп торган бармакларын йөрәге турысына куеп, Фәүзия сәке кырыена утырды.

– Нәкъ шулар, үзләре… – Фәүзиянең инде ничәмә еллар яшь түгүнең нәрсә икәнен оныткан күзләреннән борчак-борчак яшьләр атылдылар да саргаеп кипкән бите буйлап актылар. – Малайлар нәкъ Күксылуның игез сыңары – Ихсанбай. Ихсанбайның үзеннән тусалар да бу тиклем охшамаслар… Күксылуның үзен теге төнге ярга ташлаганда ул да кечкенә, алсу гына, күзләре әрем шикелле күк төстә иде бит… Сибгат!.. Синең боерыгыңа буйсынырга мине нәрсә мәҗбүр итте? Камчымы? Әллә балаларның икесен дә югалтудан куркумы? Яшь иде шул Барсынбикә үзе дә. Дөрес, Диңгезханга чыккач, ул унике ел бала тапмый йөрде. Заман тәмугтай кайнаган бер мәлдә Тәңре сабыйларны аңа ни дип икешәрләп бирде икән?! Ела, Барсынбикә, ела… Соңгы тапкыр кайчан елаган идең әле? Исемдә ул көн, исемдә…

Барсынбикә белән Диңгезханның шушы Тирәкледә ике ай яшәгәч булды бу хәл! Раузаның әнисе исән иде әле ул чакта, шуларда фатирда тордылар. Киез итек тә бастылар, самавыр-комган да ямадылар. Барсынбикә ара-тирә бала табалмаган хатыннарны имләштерде, чыккан буыннарны утыртты, йөрәк тә сылады, кот та койды[3].

Тимерлеккә эшкә килүен сорап, Диңгезханга рәис үзе килде. Уйлап карыйм әле, диде, Диңгезхан-Сибгат, сузды. Төпле бер карарга килер иде – Барсынбикәсеннән уза алмый. Ә хатынының ике күзе тәрәзәдә, көн дә китүне генә сөйли. Барсынбикә үзе иренең хәлен төшенә дә кебек: арыды ул илдән илгә йөрүдән, утрак тормышка күчәсе, дөнья көтәсе килә.

– Яхшы өй бирмәкчеләр, – дип сүз башлады ул беркөн, – калабызмы әллә?

Сөйләшү кара таңда башлангач, Барсынбикә иренең йөзен күрми. Тавышына караганда, Диңгезхан бу хакта күптән уйланып йөргәнгә охшый.

– Әллә шул… – Өзеп кенә ни дә булса әйтми Барсынбикә, уйларын тирәнгә яшерергә өйрәнгән инде ул. Уйламый сөйләп, серенең чишелүеннән курка. Илдән илгә, өйдән өйгә йөреп, Барсынбикә баласын эзли дигән уй ике ятып бер төшенә дә керми бит моның. Ярдамы, судамы калган Күксылуны ул, ичмасам, бер исенә дә алып карамады. Диңгезханның бар шүрләгәне – танылып кую. Ә Барсынбикәгә моннан алты ел элек Атҗитәр авылында ишеткән хәбәр тынгы бирми: беркем белән яманаты чыкмаган әүлиядай бер кыз, бала табып, хурлыгыннанмы, әти-әнисеннән куркуданмы, авылны ташлап чыгып киткән. Кая киткәнен сорашса да, беркем бернәрсә әйтә алмады, әмма кызның исеме Барсынбикә йөрәгенә уелып калды: Шәһәрбану. Бу авылдан тизрәк киткәндә, шул кызның эзенә тизрәк төшмәсләр идеме икән?

– Эндәшмисең? – Ире Барсынбикәгә борылды.

– Мин нәрсә әйтим…

– Кайчан да булса бер төпләнергә кирәк лә, хатын!

– Кирәкми димим дә инде…

Дөресен әйткәндә, авыл күңеленә яткан иде Барсынбикәнең: мул гына сулы, ярларында эре-эре тирәкләр үсеп утырган елгасы бар, авылның үзен исә биек-биек таулар уратып алган. Әлбәттә, аларга, ялан башкортларына, бу тиклем биек таулар, урманнар ошап бетми, әмма шул ук таулар, шул ук урманнар яклый да, саклый да кебек.

Барсынбикә түшәгеннән торды, үрелеп пәрдәне күтәрде. Сызылып кына, моңландырып кына атып килгән таң аның йөрәгенең әллә кайсы җиреннән моң ургытты:

 
Ак куянкайлардан тун тектердем —
Тышкынасын нидән тышлаем?
Җәйгенәсен синдә җәйләгән идем,
Кышкынасын кайда кышлаем?
 

Барсынбикә җырлап бетереп, бераз утыргач әйләнеп караганда, Диңгезхан түшәгендә йөзтүбән ята иде.

– Аһ, ы-ы…

– Маңгайга язылган язмыш бу, Диңгезхан. Ходай әмере.

– Ходай әмере түгел бу, Барсын… Иблис кушуы.

– Ихсанбай хакына…

– Түзәм бит инде болай да! Күрмисеңме: түзәм!

– Түзсәң, бер синме?

– Син… хатын кеше…

– Кимсетмә, Диңгезхан! Токымым ил азатлыгы өчен башын салган узаманнардан килә. Оләсәм – Бәндәбикә! – Горурлыгына тел тиюдән Барсынбикәнең йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Бер фетнәдән соң калмыклар киленнәрен, оныкларын куып алып киткәч, хәтерләренә кемнәр икәнлекләрен, кайдан килгәннәрен төшендереп торырмын, җай чыкса, үзе генә белгән юлдан токымымны алып качармын дип ияреп киткән оләсәсе күз алдына килгәч, Барсынбикәнең күзләреннән яшь ургылып чыкты.

– Барсын…

– Тукта! – Ярсыган Барсын бирешергә теләмәде. – Эндәшмә! Син… Хатын-Барсын белән кайчан хушлашканыңны…

– Җитте, Барсын… Аңладым! – Бирешеп, кечерәеп киткән Диңгезхан-Сибгат сәке кырыена шуышты.

– Качма, Диңгезхан…

– Чү, Ихсанбай уяныр…

– Йөрәгең… йөрәгең юк синең!

– Ай әттәгенәсе… – Диңгезхан каушаган, таушалган йөзен хатынына борды. – Йөрәк… Йөрәк бер синдә генәмени әллә, ә?!

Шуннан ике хәтер, һәркайсысы үзенә генә билгеле юл белән шар акырып елаган ак йомгак артыннан киттеләр, күрәсең. Аларның язмышын бер төенгә бәйләгән дә, кайчандыр дөрләп торган сөю кавыштырган бу ике җан арасына гүр салкынын өргән дә шушы йомгак…

– Бүген нәрсә эшлисең? – Барсынбикә моны иренә әйләнеп карамый гына әйтте. – Бер пар киез итегең калган, шуны бас та, сиңа әйтәм…

– Аннан башка да эш бар әле. – Диңгезхан, торып, чөйдә эленеп торган тунының кесәсенә тыгылды. – Шушыны бер хатын, кашларын ныгытып бир әле, дип китергән иде кичә. Син кара әле шуны: беләзек алтынга охшаган, кашлары фирүзә…

– Фирүзә кашлы алтын беләзек?! – Барсынбикә, түземсезләнеп, беләзеккә үрелде. – Шырпыңны сыз әле, Диңгезхан!

Шул, үзе… Баланы биләгән чакта Барсынбикә үзенең затлы киемнәрен, чулпы-беләзекләрен кушып төргән иде. Бохара ягыннан ерак бабасы хаҗга барганда алып кайткан бу беләзекләр икәү булган дип сөйлиләр иде. Аларның берсе калмыклар куып алып киткән әсирләрне яклап киткән әбисе кулында булган, икенчесе менә Барсынбикәгә язган иде дә бит. Ядкяр Барсынбикәгә килеп җиткәнче җиде буын үткән, дип сөйли торган иделәр.

– Кайдан алдың? Кем бирде аны сиңа?

– Әйтәм бит: бер хатын. Исемен ни… сорашмадым. Кызлар кебек чибек[4] кенә үзе, чырае бик аксыл. Чирле микән бу дип карап та куйдым үзенә…

– Кашларын ныгыт та үземә бир!

Инде шактый яктырган иртә Диңгезханның елмаюын яшерә алмады:

– Барсынбикә яңадан хатынга әйләнә түгелме?

– Уйнап әйтсәң дә, уйлап әйт, әтисе! Биш өер атын, биш тирмәсен, үзем кебек биш хатынны алтынга күмәрлек байлыгын югалткан кеше… бер беләзеккә алданырмы?!

– Ай әттәгенәсе… шаяртырга да ярамый.

Беләзек әзер булгач, шәлен гадәтенчә күзенә төшереп ябынып, Барсынбикә урамга чыкты. Чыккач та беренче очраган кешесе Рауза булды. Ул чакта да Рауза, әнисенә ияреп, кәнсәләр карый иде. Әле дә ул, ирләрдән болайрак адымнар белән басып, шунда китеп бара иде.

– Рауза, кил әле монда!

– Мин, апай, килер идем ул, – Рауза, кире борылып, Барсынбикә-Фәүзиягә таба атлады, – төнлә бит силсәвитне наганлы кешеләр килеп алып китте. Хәзер мин ике кеше урынында эшлим: үзем өчен дә, силсәвит өчен дә!

– Мин сине озак тотмыйм, – Фәүзия тирә-ягына каранып алды, – кара әле, Шәһәрбану исемле хатын яшәмиме бу авылда?

– Авылда Шәһәрбану яшәргә ни… өйсез бит ул! Фермада ул, баракта. Мужыт, калхуз язга бер зимнәмкә эшләтер… Түрә авызыннан чыккан сүз булганга әйтәм. Үзенекенә булмаса булмый, читтән килгәнгә шәп тә безнең түрәләр. Әй-йе-е-е… сезгә дә өй эшләп бирмәкчеләр. Сөйләшкәннәрен үзем ишеттем. Сибгатнең кулы алтын, авылда төпләнсә, өй әтмәлләп бирәбез, диделәр.

– Рауза…

– Апай, ике эштә эшләгәч, синең белән көн буе сөйләшеп тора алмыйм шул. Силсәвитне алып киткәчтен… Теге чак, мөгаллимне риставать иткәч, бер интеккән идем. Балаларга хәрефне үзем өйрәтеп йөрдем бит. Хәзер менә икенчегә. Аннан да алда хәзрәт бабайны алып киткәннәрен әйтмәдем бит әле…

– Рауза… сеңлем, карале, Шәһәрбану кем белән яши?

– Абау, абау, кем белән яши дип… Читтән килгән берәүгә монда ир әзерләп куялар дисеңме? Тот капчыгыңны! Монда әле балалы хатыннарга түгел, чиртсәң каны чыгарлык кызларга кияү чыкмый тора.

Раузаны инде туктатырмын димә. Иргә чыгу – аның авырткан җире. Шуңа бастыңмы – беттең. Барсынбикә-Фәүзия, аның сөйләп бетергәнен көтми, ферма ягына атлады. Кемдә нәрсә кайгысы дисәң дә, Раузаны да аңларга була: аның бит әле үзеннән башка өч сеңлесе кияүгә чыкмый утыра.

Фәүзия адымын бер кызулатты, бер әкренәйтте. Гаҗәп: шушыңа тиклем ул күпме юл үтте, күпме су кичте – арымады. Ә хәзер авылга бер чакрым ярым яткан фермага барып җитәр әмәле юк.

Ниһаять, ферманың озын тәбәнәк каралтылары, алардан чак кына читтәрәк утырган ике өй күренде. Фәүзия өйләрнең кайсысында Шәһәрбану яши дип кешедән сорамады. Аяклары үзләреннән-үзләре атлады, ишек тоткасына ничек үрелгәнен дә, бусага аша атлаганын да сизмәде. Караңгы почмакка өелгән түшәк-мендәр арасында селкенгән җан иясен абайлагач, нечкә генә тавыш чалынды аның колагына:

 
Күксел тауның башында
Күкҗан балам елыйдыр.
Май бирсәм дә тынмыйдыр,
Бал бирсәм дә тынмыйдыр…
 

Сабый күкрәгеннән чыккан бу сихри моң Фәүзияне чак аяктан екмады: буыннары йомшарып, әкрен генә идәнгә чүгәли башлады:

– Күксылу! Балам!

Мендәр өстенә кара бөтеркәле баш калкып чыкты:

– Күксылу түгел мин… Гөлбану минем исемем. Әнием – Шәһәрбану. Бәбәйләремнең берсе – Күкҗан, икенчесе – Бикҗан. Икәү әлегә шулай. Әнием тагы бер кызыкай эшләп бирәм әле, диде…

– Ә теге… җырны… каян ишеттең?

– Әллә… Бәлкем, әнием җырлагандыр, шунда отканмындыр. Мин бит елак булганмын, әниемне имми елаганмын…

– Күк… Гөлбану, ә син… – Ул арада ишек ачылды, аннан үсмер кызлар кебек кенә аяклы, аксыл чырайлы кыз килеп керде.

– Уф, күз тышта каламы, әллә өй шулай караңгымы? Балам, ни хәлдә син? – Ул шунда гына чүгәләп утырган җиреннән торып маташкан Фәүзияне шәйләде. – Аһ, кунак бар икән лә! – Шәһәрбану кызы белән тезләнгән килеш сөйләшеп торган хатынга сәерсенеп карады да ашыгыч рәвештә сәкегә, Гөлбану янына утырды.

Фәүзия әкрен генә турайды, шуннан кесәсеннән беләзек чыгарып, Шәһәрбануга сузды:

– Мә, эшләде…

– Рәхмәт… Хакын…

– Кирәкми… – Аягына егылып рәхмәт әйтер бу кыз яныннан эндәшми дә чыгып китте Фәүзия. Нинди вөҗданы җитеп танытсын ул үзен? Нинди намус белән сыеныр урынын, йортын, әти-әнисенең җылы кочагын, хәтта кыз намусын шушы сабыйга алыштырган, этмичә дә егылырга торган ябык бу кызга үзен баланың әнисе мин булам дип таныштырсын?

Барсынбикә, чыккач, үзенең кая барганын, ниләр кылганын үзе дә төшенмәде. Бер исенә килгәндә, бәкегә ятып, йотлыга-йотлыга бозлы су эчә иде, икенче бер юлы зират эчендә чәчләрен йолкый-йолкый елый иде. Нигә килгән ул монда? Тәңресеннән үлем сорапмы, әллә бәндәләрнең кызыксынучан карашларыннан качыпмы? Үләргә дисәң?.. Үлем нигә аңа? Үлем Барсынбикә өчен күптән үзе үлгән. Шул яшь кенә, ябык кына кызга Күксылуның бөтен киләчәген тапшырып үләргәме? Шуның өчен илдән илгә, кырдан кырга йөреп эзләдеме ул баласын?

Барсынбикә яшәп яткан фатирларына шәмгә ут алгач кына кайтып керде. Өс-башын чишенеп тә тормый түшәккә ауган хатынына Диңгезхан-Сибгат сүз кушып карады:

– Берәрсенең хатыны бәбәйләдеме әллә?

Җавап булмады. Уттай янган Барсынбикә-Фәүзиянең авызына Диңгезхан өч көн, өч төн буе су тамызып утырды, ясин чыгартыр иде – курка. Туктаусыз саташкан, өзлексез баласын чакырган хатыны ялгышып ниләр сөйләнмәс?! Ихсанбай гына берни белми. Авыл малайларына өйрәнеп, ияләшеп тә беткән. Өйгә кайтмый уйный шулар белән. Уйнасын әйдә, өйрәнсен дип уйлый Диңгезхан. Иленнән кителеп, читләрдән чителеп яшәргә Ходай кушмасын аңа. Менә Барсынбикәсе үлсә нишләр Диңгезхан? Хатын гына түгел шул аңа Барсын. Диңгезханның кичергәннәре, башыннан үткәргәне, күргән-белгән, кылганы башка берәүнең күкрәгенә сыярлыкмы? Сыйдырса да, шушы Барсынбикә генә. Барсынбикә кулыннан агу эчәргә дә риза Диңгезхан, тик яшәсен генә үзе, Диңгезханны төннән караңгы уйлары, уттан да эссе йөрәге белән бергә-бер калдырып китеп кенә бармасын…

Дүртенче көнне, ниһаять, күзен ачты Барсынбикә. Күзен ачу белән янында тораташ кебек катып торган Диңгезханга эндәште:

– Теге чак сез… волос түрәләренең балаларын да… суеп чыктыгызмы?

– Барсынбикә!

– Сорауга җавап бир!

– Барсынбикә… тубылгыдай синең токымыңнан, кычыткан тамырыдай таралган минем токымымнан… кемнәр калды соң кырылмый?! Канга кан белән җавап бирмәгән дошманны күргәнең бармы синең?!

 

– Каргыш тора безнең өстә, Диңгезхан! Каргыш! Мин… шуны күрдем…

Шуннан тагын аңын югалтты Барсынбикә. Соңрак җайлап савыга, торып утыра башлады. Беркөнне әзрәк ит шулпасы эчте. Шуны эчкәч, Диңгезханны янына утыртты:

– Мин монда калырга риза, – диде ул. – Өй салырга урынны үзем күрсәтермен. Тик… – Барсынбикә кинәт яулыгын сыпырды, Диңгезхан аның бөртеге дә калмый агарган чәченә шаккатырга да өлгермәде, хатыны уктан очлы карашы белән бәгырен көйдерде. – Моннан соң, – диде Барсынбикә, башыңны минем мендәргә төртәсе булма! – Шуннан ул коры сөяккә калган ияген сәкедә яткан пычакка ымлады. – Пычакны аны, хатын булсак та, без дә күтәрә беләбез.

Диңгезхан, телсез калып, Барсынбикәгә карады: юк, юк! Ул түгел! Кайда аның тирә-як байлар белән ярышып, бер көтү ат биреп, типсә тимер өзәрлек егетләрне бәйгедә, көрәштә җиңә алган, сылулыгы, сөйкемлелеге белән дан тоткан Барсынбикәсе?! Аның каршысында ап-ак чәчле, сап-сары йөзле, алашаныкы төсле чыгынкы яңаклы, сүнгән күмердәй җансыз күзле, уртлары эчкә баткан карчык утыра.

– Барсынбикә! – Коты алынган Диңгезхан, шуып, идәнгә төште, тезләнеп, хатынының аякларын кочаклады. – Барсын?!

– Кагылма. Тор. Шулай яхшы булыр. Икебез өчен дә.

Шушы көннән башлап алар арасында ир белән хатын мөнәсәбәте өзелде. Барсынбикә Фәүзия исемле каты куллы, каты бәгырьле хакимәгә, ә Диңгезхан Сибгат исемле аның шәүләсенә, өнсез колына әверелде.

…Соңгы күз яшьләремне шунда түгеп бетердем микән дип уйлаган иде Фәүзия. Юк, калган икән әле. Саклый алмады ул Гөлбануны. Табып та өлгермәстән югалтты ул Күксылуын.

– Тәңрем? Нигә инде мине бүген таңда сизгерлектән мәхрүм иттең? Гөлбануның капкасы шыгырдаган саен торып карый идем бит. Нигә генә бу юлы ярдәмеңнән мәхрүм кылдың, Ходаем?!

3Кот кою – куркып авырган кешене имләү ысулы.
4Чибек – нечкә.
Olete lõpetanud tasuta lõigu lugemise. Kas soovite edasi lugeda?