Tasuta

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

«Сәлам яздым сәңа, сәрвиҗәмалем…»

 
Сәлам яздым сәңа, сәрвиҗәмалем,
Сәламемне алыр булсаң, гүзәлем.
 
 
Морадың [вә] мәкъсудың бирсен Алла,
Хаталардин сәне сакла[сын] Алла.
 
 
Сәнең йөзең кояшдик нур икәндер,
Ходай сәне бәңа язган микәндер?
 
 
Сачең охшый Зөләйханең саченә;
Сәнең керфекләреңдин нур сачелә.
 
 
Язаеммы, җаныкаем, йитәрме?
Сәне алмай күңел гыйшкы бетәрме?
 
 
Сәне сәрбагъ[397] эчендә гөл яратды,
Бәне сайрамага былбыл яратды.
 
 
Сәнең сайрамакың дидар[398] өчендер,
Бәнем сайрамакым сән йар өчендер.
 
 
Кулың – ястык, сачең юрганым улсын,
Бәнем җаным сәнең корбаның улсын.
 
 
Надан ирне кияү итсәң үзеңә,
Кыямәт көн кара ягар йөзеңә.
 
 
Нә хурлыкдыр сәнең кебек матурга
Надан астында кыймылдап ятырга.
 
 
Сәнең вәгъдәң көтә-көтә, гүзәлем,
Өзелеп бетәдер бәнем үзәгем.
 

«Фиракъеңдин күземдә йәш корымай…»

 
Фиракъеңдин[399] күземдә йәш корымай,
Бән йөримен кичә-көндез оемай[400].
 
 
Иляһи, җөмлә гамгинне[401] шад кыйлгыл,
Ки гамедин бәндәне азад кыйлгыл.
 
 
Гозер кыйлып язам хәлемдин хәбәр,
Мәне гыйшык утыйга кыйлма грифтар[402].
 
 
Без гъәрибләр[403] йөзеңне күрсәк иде,
Билең кочып, ләбеңне сурсак иде.
 
 
Морадым, мәкъсудым бәнем, гүзәл, сән,
Нәчә елдин бирле эчем өзәлсән.
 
 
Тәмам гомрем сәнең һиҗреңдә әфкяр[404],
Гамең берлән гъәриблекдә грифтар.
 
 
Йөземгә бак – тәнем, ике күзем сән,
Шикәр агъзыңни ач – ширин сүзем сән.
 
 
Фәрагъәт берлә[405] һич гашыйк ятармы?
Кеше рәхәт белә гашыйк итәрме?
 

«Сәнең күңлең, җаным, кемне көтәдер?…»

 
Сәнең күңлең, җаным, кемне көтәдер?
Көтеп юкны, газиз гомрең үтәдер.
 
 
Бу кадәр үк инәлеп, и җаный ла,
Сүзем тыңлап, йарым булсаң, ярый ла.
 
 
Әгәр дә тыңламасаң, и Фатыйма,
Үкенермен бу инәлгән хатыйма.
 
 
Гомер буенча хәсрәткә саласың,
Ничек итим, эчем өзеп аласың.
 
 
Сагынып егъласы булсам гомергә,
Эчем янып, дүнәр кара күмергә.
 
 
Егъларга каламын йөрәк канилә[406],
Җаный ла, и җаный ла, и җаный ла!
 
 
Җаныем ла диеп хәсрәт йийәргә[407],
Нигә ташладың, и җаным, дийәргә.
 
 
Үкенечкә генә туган икәнсең,
Бәңа хәсрәт өчен булган икәнсең.
 
 
Сәне сәүгән идем җаным-тәнемлә,
Нидән ташладың, и җаным, бәне лә?
 
 
Исемә төшәсе булсаң ялан бик,
Халем мөшкил булыр, җаный, яман бик.
 

«Кулым йитмәс, ки тотсам, йар, үзеңне…»

 
Кулым йитмәс, ки тотсам, йар, үзеңне,
Күзем йитмәс, ки күрсәм, йар, йөзеңне.
 
 
Бәнем халемдин аңа һич хәбәр юк,
Ки бу дәрдемдин аңа һич әсәр юк.
 
 
Әйа җаным, сәне кайдин табармын?
Мамык берлән нәчек утны янармын?!
 
 
Бән бичара сәне кайдин күрәрмен?
Чыкмыйча утыңызда күп йөрәрмен.
 
 
Сәнең дидареңә[408] мохтаҗ булыпмын,
Тәкый гыйшкың утынга янып-көепмен.
 
 
Мөнәүүәр[409] җәмалеңчөн басты кайгу,
Бәңа сәнсез ошбу җиһан карангу!
 
 
Җәмалеңне күреп хәйран булыпмын,
Сәне күрмәк өчен гирйан[410] улыпмын.
 
 
Көчем юкдыр хәрәмеңә[411] йитәргә,
Илкем[412] йитмәй сән җаныйны тотарга.
 
 
Йөзең күрергә теләймен, үзеңне,
Билең кочып сүләшергә сүземне!..
 

«Гаҗәб ләтыйфәдер…»

 
Гаҗәб ләтыйфәдер[413] җисмең,
Ки белми ничек[дер] исмең;
Йөрәгем, бәгърем и кисдең,
Ки күргәзеп кәмаляти[414].
 
 
Билең нечкә, буең һәм төз,
Тәнең саф, гүйәки ак бүз;
Әгәр дисәң дә сән бер сүз,
Укыр идем йөз айати[415].
 
 
Гаҗәбдер ки билең анчә,
Ләбең[416] ләгъел, дешең гъөнчә[417];
Юк ирде күрдекем бончә,
Күрүбән күп кәмаляти.
 
 
Үзең сылу, йөзең күркәм,
Нәчә дисәм дә улыр кәм;
Язарга фәһм[418] йитмидер һәм
Кәгазь, кара, мәкаляти[419].
 
 
Кашың кара сызылмышдыр,
Дешең йинҗү дезелмешдер,
Йөрәк-бәгърем өзелмешдер
Гыйшык дотып сәңа катый.
 
 
Сачең кара ирер төндик,
Сачең ара йөзең көндик;
Улыбмын имди Мәҗнүндик,
Идеп гыйшык хыйаляти[420].
 
 
Сәнең өчен, әйа җаным,
Тәнемдә калмады каным;
Бетебдер дәрде-дәрманым,
Күрәчәк[421] ошбу халяти.
 
 
Әйа җаным, кызыл алмам,
Ки сәндин күңлеми алмам;
Килүрсән – гайрени алмам,
Идеп сәңа макаляти!
 
* * *
 
…Колак салып ишет, җаным,
Идәем бер хикәяйәти…
 
 
Яратыбдыр сәне ул Хакъ,
Кызыл йакут кеби һәм ак
Йөзеңә салды күп рәүнәкъ[422],
Идүбән күп ригайәти[423].
 
 
Йөзеңне әйдәде гөлтик,
Сачеңне кыйлды сөнбелтик,
Ауазың итде былбылтик,
Идеп фазли гъинайәти[424].
 
 
Сылу әйләде үзеңне,
Тулан ай итде йөзеңне,
Идеп нәргистәй күзеңне
Мөдәүвирсез бигайәти[425].
 
 
Кашыңны әйләде кара,
Ачык кыйлды ике ара,
Һилялә охшашы вара[426], –
Чигелмеш биниһайати!
 
 
Йөзең биңзәр тәмам айа[427],
Күрәнләр хур кеби сайа[428];
Сәңа охшашлы, әйт, кайа? –
Яңылдым бер бу айати.
 
 
Йөзең охшар кызыл гөлә,
Йөзеңдин нурларың агыла,
Күрәчәк күзләр чагыла,
Көнәш кеби шәрайати[429].
 
 
Күзең гәр кешегә бакылыр[430],
Күзеңдин утларың чакылыр,
Кәлүбән сөрмә якылыр, –
Кидәрер һәм бу сагъәти[431].
 
 
Ки ак йакут кеби балкып,
Ике садрең тора калкып,
Ки күлмәк үтәли балкып, –
Нуры улыр галямати!
 

«Мөбарәк къамәтең хубий…»

 
Мөбарәк къамәтең хубий[432],
Үзең мәхбүбләрнең хуби[433],
Ки тугаймусың күби[434]? –
Бу галәм бәрчидә нәбат[435]!
 
 
Кашың карасыдин сәүдем,
Ки күрмәен сәне сәүдем.
Җанка… суйдым (?),
Вә илля соңрада һәйэат[436].
 
 
Сәнең исмең зикер әйләп[437],
Сыйфатыңны фикер әйләп,
Ки һушың гакълыми бәйләп,
Вә илля соңрада һәйэат!
 

«Сөйгәнемгә инанмасаң, Бәдига…»

 
Сөйгәнемгә инанмасаң, Бәдига,
Ни әйтерсән йөземдәге сарига?
 
 
Инәлә белмәдем сәңа, күрәсең:
Итеп мәхрүм, ишегеңдин сөрәсең.
 
 
Бәдига, ник болай мәңа катасың[438]?
Бәнем күз йәшемә ничек батасың?
 
 
Әгәр чәнди[439] мәне мәхрүм итәрсән,
Күрәек, нинди егеткә китәрсән!
 
 
Мәхәббәт булмасын барган йиреңдә,
Сафалар[440] сөрмә һич барган иреңдә:
 
 
Болыттик кайгылар башыңа ягъсын,
Тәәссефтин[441] күзеңдин йәшләр аксын!
 
 
Йә тап булгыл ки бер залимгә хун-хар[442],
Йә бер зәнки[443] кеби астында бул хар[444]!
 
 
Этен сөргәндәй кусайде[445] катындин,
Җәфа күрсәтсәйде[446] көндәш хатындин!
 
 
Йә, сөйәмен дип алдап, бер мут алсын,
Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!
 
 
Җәмалең[447] күрсәйде кара төтендик,
Мөбарәк йөзеңи хурлап этендик!
 
 
Мөбарәк күксиңә[448] мендергәнеңне,
Күңел алып сөеп көлдергәнеңне.
 
 
Тәваззигълык итәнләрең йөз анча[449],
Берин күрмәсә иде ул тузанча!
 
 
Йә онтылсаң иде сән кала-кала,
Йә тап булсаң иде бер ак сакала!
 
 
Мыекы санысчайде михе әлимтик[450],
Агыз-йары тоелсайде хәмимтик[451].
 
 
Сулышы килсәйде баде сәмумтик[452],
Кирәкле әгъзасе булсайде мумтик[453].
 
 
Уенны уйнай алмасдин уенча,
Ки моктандырсайде[454] гомре буенча.
 
 
Бәдига, рәнҗемә: каргадым уйнап,
Хатерең калмасын юк фикри уйлап.
 
 
Сәңа килеп бу кайгылар, бу дәмләр,
Мәңа шул хәлдә юктыр яхшы дәмләр[455].
 
 
Йөреткәнгә якын булдым йүләргә,
Юк ирсә ярамас болай сөйләргә.
 
 
Нидән үфкәлисәң мәңа, Бәдига?
Нидән биздең, нә эш булды, зәригъә[456]?
 
 
Күземнең рәушане, җаным Бәдига,
Төшәр бер көнге сүз күңлең йадига[457].
 
 
Колак салдым сораган ул үләткә,
Йәрәштермә, дидем, надан егеткә!
 
 
Кийәү итсәң надан ирне үзеңә,
Кыямәтдә кара якар йөзеңә.
 
 
Матур булсаң да, баргачдин наданга,
Керәлмассән гомер буенча санга.
 
 
Бу дөньяны беләсән һич, Бәдига,
Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә[458].
 
 
Беземтик килде күп гашыйкы-мәгъшук,
Тора торгачтан ук һәб[459] булдылар юк.
 
 
У[460] Тәймус шаһ кызы ирде Зөләйха,
Ничә ел егълайуб, итәрде нәүхә[461].
 
 
Дир ирде, сагынып, һәр дәмдә «уф!» дип,
«Йосыф лә! И Йосыф лә! И Йосыф!» – дип.
 
 
Ахир бер көнне ул мәкъсудка ийтде:
Тереклек итде бергә, үлде-китде.
 
 
Мисъри шаһ[462] угълы Сәйфелмөлек дә
Ничә ел йөрде хәсрәтдә, көекдә.
 
 
Дир ирде: «Ник ишетмисән, сәригъәм[463],
Бәдигам лә, Бәдигам лә, Бәдигам!»
 
 
Адашыңны алып, мәкъсудка йитде,
Сафалар сөрде һәм дөньядин үтде.
 
 
Дәхи Мәҗнүн, тотып күп гыйшкы-мәйле,
Дәйүр ирде: «И Ләйле лә! И Ләйле!»
 
 
Дәхи борын заманда үтде Фәрһад,
Ки Ширин атлы кызчөн итде фөрйад[464].
 
 
Барысы да җиһанга килде-кичде,
Бу дөньядин ахир бер көнне күчде.
 
 
Ки мән дәхи бу арага тезелдем,
«Бәдигам!» – дип өзелдем лә, өзелдем!
 
 
Буш үткәрмә, Бәдига, бу бәһари[465],
Матур чаклари һәм ләйле-нәһари[466].
 
 
Ки гыйш-гыйшрәтдә булубән бу чаклар
Сафалар сөрәдер бик күп кочаклар.
 
 
Бу дөньяга таянмау, и Бәдига,
Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә[467].
 
 
Баралсаң мәндин артыкка ярый ла:
Сәнеңтик сайлаган – сазга тарый ла!
 
 
Җәмалең берлә мактанма, Бәдига,
Ки бәндәсән: ничекдер ул талигъә[468]?
 
 
Җәмал дәхи китә торган буяутик,
Китәр тиздән кояш төшкәч кыраутик.
 
 
Мәни ташлап, күтәрмә бер дә борның:
Йәшем төшсә, һич уңмас барган урның!..
 

«Сәламулла күземнең карасыйга…»

 
Сәламулла[469] күземнең карасыйга,
Җигәргүшәм[470], йөрәгем парәсыйга.
 
 
Ике күзем нуры, җаным Бәдига[471],
Тәнем, рухым, рәуанем мәкъсадыйга[472].
 
 
И фәлян иленең шәмсе вә маһы[473],
Ничек тими сәңа гыйшкымның аһы?
 
 
Исем китәр ки сән абызтутыйга:
Бәне салдың Зөләйханең утыйга.
 
 
Һауаланган булып, гакълымны йуйдың[474],
Бәне мәхрүм идеп хәсрәткә куйдың.
 
 
Һауаланган сәнең кебек ничәләр,
Егълып, гомре вар[475] хәсрәт чигәләр.
 
 
Кеше үз-үзенә гәр салса бәла,
Җиһан халкы җыелса, белмәс ала[476].
 
 
Сәне белгән идем тугъры үземдик,
Сүзеңә дә инандым үз сүземдик…
 
 
Сәнең сүзең икән ялган катышлы:
Күңелгә булмады бик үк ятышлы.
 
 
Бәне ничек ишегеңдин сөрәсең?
Үзең дә һәм аны бер-бер күрәсең:
 
 
Сәнең кебек күтәргәнләр борынны
Сирәк буладыр уңдырган урынны.
 
* * *
 
Баралсаң бәндин артыкка – ярый ла,
Сәнеңдик сайлаган – тазга тарый ла.
 
 
Бәне ташлап, күтәрмә бер дә борның,
Йәшем төшсә, ки һич дә уңмас урның.
 
 
Йә алдалап, үзеңне бер мут алсын,
Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!
 

«Сәламулла йөрәгем парәсыйга…»

 
Сәламулла йөрәгем парәсыйга,
Тәнем рухы, күземнең карасыйга.
 
 
Сәлам, и куәти рухы рәуаным[477],
Сәлам, и дилбәри җан-у-җиһаным[478]!
 
 
Сәлам, и миһербани дилнәуазем[479],
Сәлам, и бостанә сәрвийе-назем[480]!
 
 
Сәлам, и лаләи руй гөлгъөзарем[481],
Сәлам, и куәти җан-у-бәһарем[482]!
 
 
Бәңа сәнсез бу эчкәнләр кызыл кан,
Бәңа сәнсез ачыйгъ ирер сөчек җан.
 
 
Бәңа сәнсез газаб ирер бу рахәт,
Бәңа сәнсез йөрәкдә мең җәрәхәт.
 
 
Бәңа сәнсез хәрәм ирер бу сохбәт[483],
Бәңа сәнсез бу сохбәтләр чү михнәт[484].
 
 
Бәңа сәнсез мөсыйбәтдер[485] мәгъишәт[486],
Бәңа сәнсез мәгъишәтләр мәшәкъкъәт.
 
 
Сәнең гыйшкың белә ахир үләрмен,
Фиракъең[487] утыйда әксәр[488] көйәрмен.
 
 
Кыйлыбдыр такъәтем такъ иштийакың[489],
Ки үртәр хәстә җанымны фиракъең.
 
 
Эчәрмен ширбәти һиҗран[490] һәмишә,
Фиракъида күзем гирйан[491] һәмишә.
 
 
Сәнең йадың[492] белән гөлзар[493] ачылыр,
Сәне күрмәй йөрәкдә кан сачылыр.
 
 
Мән, и бидил[494], сәне къәндин[495] күрәрмен? –
Фиракъең утында бисйар көйәрмен[496].
 
 
Сәламулла йөрәкем парәсыйга,
Тәнем рухы, күземнең карасыйга!
 

«Каләм язды бераз монча кәлями…»

 
Каләм язды бераз монча кәлями[497],
Кабул идеп ала күргел сәлами.
 
 
Боны яздым сәне гайәт сәүгәндин,
Ки гыйшкың утыйла эчем көйгәндин.
 
 
Гафил улма, сүзем тот, и нигярем[498],
Ике гыйшык онытмас бере-берен.
 
 
Мәгъшукый җан, күзләрем күрде сези,
Шул замандин хәйран әйләде бези.
 
 
Күзләрем күрде – сезә улдым биһуш,
Имди сәнсез күңлем һич улмаз хамуш[499].
 
 
Җәмалең хур кебидер, күзләрең нур,
Кыйла күрмә висалеңдин[500] бәни дур[501].
 
 
И җаным, кыйл бәнем сүземи кабул,
Шаде-харәм[502] әйләгел, кыйлма мәлүл[503].
 
 
Әйа мәхбүб[504], тутый кош сән җиһанда,
Бәнем илә күрешсәнә ниһанда[505].
 
 
Күңелдин чыккусы юкдыр хыялың,
Дәрига[506], күрмәдем ширин җәмалең.
 
 
Сәлам улсын сәңа, фәлян, ки бәндин,
Ки мондин соң көтәрмен мән дә сәндин.
 
 
Робагыйлар чыкарып яздым хатый,
Язмаз ирдем бу хатымны – гыйшкым катый.
 
 
Мәгъшукый җан, сән кабул кыйлсаң бәни,
Җан-дилилә[507] бән кабул кыйлдым сәни […]
 
 
Ирсаль әйләдем[508] сезгә бән бу хатый,
Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый[509] […]
 
 
Фида улсын сәңа һәм җөмлә малым,
Дәригъ итмәм[510], теләсәң дәхи җаным.
 
 
Ошбу хатка исмеңезне язмадык,
Язар ирдек, гайреләрдин базмадык.
 
 
Мәгъшукый җан, сәнең исмең, фәлянә,
Сәне бәңа рузый кыйлсын[511] бер Алла.
 
 
Бу сүзләрдин морад нәдер – аны бел,
Сәүәр ирсәң, ишарәтне бәйан кыйл.
 
 
Ошбу сүзне халка изһар әйләмә[512],
Хатыңызны бездән ниһан әйләмә[513] […]
 
 
Кабул күрсәң, хатыма каршы хат яз,
Кабуллыкны эчендә аңлатып яз.
 
 
Әгәр япсаң[514] кешенең бер гайбене,
Ходай япкай сәнең һәм гаебеңне.
 
 
Гөнаһ, гаеб – бәндә[ләр]нең эшидер,
Кирәк кызлар, кирәк егет эшлидер…
 

«Бу хатымны кабул итеп аласың…»

 
Бу хатымны кабул итеп аласың,
Кабул итсәң, читен өзеп каласың.
 
 
Сәнең өчен аһе-ваһ органларым,
Бер күрергә тилмереп торганларым!
 
 
Каным, сәүгән йөрәгем парәсе сән,
Тәнем рухы, күземнең карасы сән.
 
 
Хода язсын мөкъәддәр[515] каләмендә:
Кауышдырсын бу дөнья галәмендә.
 
 
Кыяфәтең, сыйфатың суда кондыз,
Үзең былбыл, күзең мисальдә[516] йолдыз.
 
 
Сәнең дәрдең белән даим йөримен,
Сәнә күргәч, сары майтик эримен!
 
 
Сәнең дәрдең билә булдым герифтар[517],
Хода кыйлса иде сәне, гүзәл йар!
 
 
Сәнең буең Ак Иделнең камышы,
Сүләгән сүзләрең былбыл тауышы.
 
 
Сәнең өчен акыздым күздә йәшем,
Бу хәсрәтдин чыкар микән бу башым?!
 

«Гүзәлсән мисле алмадый…»

 
Гүзәлсән мисле алмадый,
Җәмалең күңелем алдадый,
Түзәр халем калмадый, –
Нитәен бән бу бәляне?!
 

«Ишет хотбә гыйшыклык мөнбәрендән…»

 
Ишет хотбә гыйшыклык мөнбәрендән:
Бәйан идәм мәхәббәт гъәнбәрендән[518].
 
 
И җаныем, бәне ташлыйсың, ахры,
Беленәдер сүзеңнең рәһбәрендән[519].
 

«Бән сезләрә бер сүземне…»

 
Бән сезләрә бер сүземне
Йад итәлем, ки аңлагыл,
Колак дотып бу сүземне
Ихлас берлә [ки] дыңлагыл.
 
 
Әй нигярем[520], теләгел сән
     гыйлем йарны,
Үзеңә эзләйүбән
     алгыл аны.
Гүйә очкан кош кебидер
     гыйлем кеше,
Күп мәшакъкать берлә тотар
     аны кеше.
 
 
Кулыңдан сән аны куйма,
Онытып, гыйльмеңне йуйма[521],
Гыйлемлек кошыный суйма, –
Сәңа булгай разый Алла.
 
 
Табар булсаң гыйлем ирне,
Ки муафикъ булыр йарны;
Бу үгетне тотар булсаң,
Сәңа булыр разый Алла.
 
 
Үзең наданлара катма,
Гыйлемлекне суга атма,
Тутый берлә ки карганы
Килтереп бер ивгә[522] япма.
 
 
Надан ир малына кызма[523],
Алар сари[524] кулың сузма,
Каралык көенә йөзмә, –
Ки булырсән гъисйан Алла[525].
 
 
Надан ирне көтеп алмак,
Ирүр мөшкел кочып ятмак;
Аның малын утка якмак –
Нәданә гъәсъбәи Алла[526].
 
 
Кирәк малын утка якмак…
Аның чөн хәсрәтә калмак…
……………………………………….
………………………………………..
 
 
Наданга үз буең сонсаң,
Үзең аңа мотыйгъ булсаң[527],
Аңа разый булыр исәң,
Сәңа разый имәс Алла!
 
 
Разый булып, ата-ана
Бирәм дисә ки наданга,
Алар ризалыкы өчен
Гомерлек хәсрәтә калма.
 
 
Дигел анлара бу сүзне,
Бакып анлара дөз күзне[528]:
«Ятыр катыңда кискәдәй,
Бирүбән тын ки мичкәдәй!»
 
 
Оялмасана, и җаный,
Дигел анлара сән аный;
Оялып хәсрәтә калсаң,
Разый ирмәс сәңа Алла.
 
 
Ике мәгъшук бергә кушла –
Ефәк булып ки ишелә,
Кәлүб куйнына ки керсә,
Нәсыйб итеп, кушып Алла.
 
 
…………………………………………..
………………………………………….
Муафикъ кулларын салса,
Гүйә разый аңа Алла.
 
 
Кушылып [бу] ике җаный,
Ки белеп хөкме уганый[529],
Ки мондан яхшысы къәный[530]? –
Бу дорур ризаи Алла.
 
 
Бу икеләре гыйлем булса,
Белүб андай гамәл кыйлса,
Ки галимнең кулун алса, –
Булыр и һөдаи Алла[531]!
 
 
Сүзем тотып ки ал гыйбрәт,
Ярин[532] сәңа булыр рәхәт,
Бу эшләрдер сәңа гыйбрәт, –
Сәнеңчөндер җәннәти Мәүля[533].
 
 
Гыйлемдән ки йөз дүндермә,
Гыйлем чырагын сүндермә,
Аңа чытык йөзең вирмә, –
Разый булыр сәңа Алла…
 
 
Салур андин түбән башны,
Чытар йөзи, күзне-кашны,
Ачылып хатнына дәшми, –
Көлеп бакмак аңа къәный?
 
 
Каралык къәлбене[534] баскан,
Агыр балта биленә аскан,
Юан-юан агач кискән, –
Арыгач уйнамак къәный?
 
 
Арыгач ачылып тормаз,
Үзе йәш, ултырып тормаз,
Хәлалене күзе күрмәз, –
Торыр килеш карап аный.
 
 
Йәнә ул дәмдә[535] кич булгай,
Кәлүб түшәккә ултыргай,
Хәлаленә моны айгай[536]:
«Дийәен бән, ишет моный.
 
 
Дийәем бән, сән ишеткел,
Кәлүб аякымны чишкел,
Үгетне бу онытмагыл:
Кибәргә пичкә сал аный».
 
 
Китәндәй[537] ак беләкләрен,
Кәлүб ул сызганып анда,
Чишеп алыр аякларын,
Алып пичкә салур аный.
 
 
Наданның хале бу улгай,
Чабатасына туфрак тулгай,
Оекы һәм кара булгай, –
Чыкуб хатун кагар аный.
 
 
Йәнә сузар аякыны,
Ки тартырга оекыны,
Коеп тузан увакыны[538], –
Буянурсән йәнә, җаный.
 
 
Бу мескин чыкубән какгай,
Ки әле туфракга баткай,
Керүбән катында яткай, –
Торып да ул үбәр аный.
 
 
Кияр аякына лапта[539],
Аны киеп йөри таптап,
Көйдермәгел берүк утка,
Әгәр салса кибәргә аный.
 
 
Киеп лапталары тузгай,
Кадерсез гомре, бел, узгай,
Ишетеңез моны сез, һай, –
Ахирәт эстәмәк къәный?
 
 
Аякы, тубыкы бәйләнгәй,
Йите кат киндерә әйләнгәй,
Кәзеб[540] сүзләргә бәйләнгәй, –
Басубән гъәфләти аный.
 
 
Надан [дин] хур дәхи барму,
Бу сүзгә сүз дәхи барму?
Галимне хур күргәнләргә
Ходаның рәхмәте къәный?
 
 
Ни мәгъкульдер моный күрмәк,
Гыйлем кызны нәданга вирмәк,
Гыйлем егет наданны алмак,
На мәгъкульдер дидем аный.
 
 
Әгәрчә ир галим улса,
Хәлял кәсеб: иген иксә,
Возу кыйлып[541], намаз кыйлса,
Ушал ирдер ки рәхманый[542]!
 
 
Намаз кыйлса, алып таһрәт,
Булубән анда ул шөһрәт;
Бу эшләргә йөзең үгрәт –
Булырсән чөн ки рәхманый.
 
 
Зирагъәтдән[543] әгәр кайтса,
Тиз үк хәляленә әйтсә,
Ки комганга суын салса:
«Намазга вараем, җаный!»
 
 
Кәләше анда су койса,
Торубән һәм возу кыйлса,
Намазга мәсҗедә варса,
Ки мондин яхшысы къәный?
 
 
Ки бәгъзеләр надан булса,
Галимләргә коллык кыйлса,
Тагъәт[544], коллыкны күп кыйлса,
Галимләрдин сайуң[545] аный!
 
 
Берәүләр гәр галим булса,
Кяһиллек[546] тагъәтен кыйлса,
Үзе кешегә «кыйл» дисә,
Монафикъ[547] дип белгел аный.
 
 
Әгәр хөкме Хода улса,
Галим бер дөхтәри[548] алса,
Үзенең нәсыйбы улса,
Ниләр дийәм – ишет аный!
 
 
Дәйүр: «Җаный, бирү килгел,
Оекым, читекем алгыл,
Килеп янымда ултыргыл, –
Кушылдырды бези Алла!»
 
 
Укыгай ул торып намаз,
Кыйлып ул мәүляйа нийаз[549]
………………………………………
Дир ул хәмед-сәна кыйлса[550],
Аңа хушнуд[551] булыр Алла.
 
 
Дәйүр: «Җаный, тиз үк булсаң,
Самавыр ярагын[552] кыйлсаң,
Китереп сөфрәйә куйсаң,
………………..будыр җаный».
 
 
Дилваз[553] ярагыны кыйлып,
Бер-беригә күз[ен] салып,
Ки чәйнеккә чәен салып,
Диеп ул: «Әлхәмделилла,
 
 
Кушылдырды бези мәүля,
Китер бал, чәй, лимун тагы,
Куең һәм сөфрәгә[554] аный…
……………………………………»
 
 
Утырыр ике[се] алда,
Самавырны алып алга,
Сузарлар кулларын балга, –
Ки мондин яхшысы къәный?..
 
 
Салубән күзләрә күзне,
Тәбәссем[555] берлә дир сүзне,
Көлешеп дийәрләр сүзне:
«Ки кушды безне ул мәүля!»
 
 
Галим булса, булыр дәүләт,
Нәдан [булса], булыр зилләт[556],
Әгәр сән эстәсәң гыйззәт,
Дигел [сән]: «Бир[ер] ул, Алла!»
 
 
Наданга сән әгәр варсаң,
Берәүне сәүмәен алсаң,
Ки бер гъише нуш кыйлсаң[557]
Ки үлмәкең ирүр әфзаль[558].
 
 
Гыйлем йарны сәүеб алсаң,
Аның илә самит торсаң[559],
Ике мәгъшук гомер сөрсәң –
Бусыдыр, бел, җаный, әүля!
 
 
Ки наданга берәү бармак –
Үзене зиндана салмак,
Ки хәсрәтдер уйлә[560] кыйлмак, –
Ки кушмасын берүк Алла!
 
 
Хода кушса ушал йарга,
Мәхәббәт дөкәнсә[561] анда,
Аның илә мосахибдән[562]
Ки әфзаль зиндани, Алла.
 
 
Мәхәббәт йебе киселсә,
Әгәр салкын йиле иссә,
Ки дә әйтсен ушал дәмдә[563]:
«Сыгынырмын сәңа, Алла!»
 
 
Үз-үзеңә моны сүзлә,
Ки дәрман дәрдеңә[564] эзлә,
Китәр юлыңны сән эзлә, –
Үзеңә тиң бирүр Алла.
 
 
Өзелеп, егълайу калсын,
Үзедик мәҗнүнне алсын,
Малы-мөлке ута янсын –
Котылдырсын берүк Алла!
 
 
Сәүешмәклә кулын салмак,
Ки ләбендән пусә кыйлмак[565],
Аның нәхренә[566] кул салмак
Ирүр, бел, ләззати алма[567].
 
 
Ки галимдәй хәбәр килсә,
Ата-анаң аңа вирсә,
Мәһәрә[568] керәнләр салса, –
Аны кабул әйләгел, җаный!
 
 
Әгәр сән наданга варсаң,
Барып таш бота керсәң,
Мәхәббәтсез билә торсаң –
Суган булыр сәңа алма!
 

«Колак тотып ишет, җаный…»

 
Колак тотып ишет, җаный,
Идәем бер хикяйәти,
Сәңа гашыйк улып тәкый, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Яратыбдыр сәне ул Хакъ,
Ки ак йакут кеби һәм ак,
Йөзеңә салды күп рәүнәкъ[569], –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Йөзеңне әйләде гөлтик,
Сачеңне игде сөнбелтик,
Үзеңне итде былбылтик, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Йөзең биңзәр[570] тулар айа,
Күрәнләр хур диеп сайа[571],
Сәңа биңзәшле кыз кайа? –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Йөзең биңзәр кызыл ләгълә[572],
Йөзеңдән нурларың агъла,
Күрәчәк күзләрем чагъла, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Гаҗәб ләтыйф дорыр[573] җисмең,
Мәгълүм дор[ыр] сәнең исмең,
Йөрәгем бәгърене кисдең, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Билең нечкә, нәзек дорыр,
Буең зифа, төзек дорыр,
Җиһан эчрә[574] аз ук дорыр, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Билең нечкә, буең һәм төз,
Төсең саф, гөл кеби йөз,
Әгәр дисәң иде бер сүз, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Матурлык исмене алдың,
Хәлаикъ эчрә[575] дан алдың,
Зөләйха урнына калдың, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Сүзем язылды күп төрле,
Тагы да әйтәем берне:
Кабул итәрмүсән серне? –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Килермүсән бәңа үзең?
Дәхи кашың, кара күзең,
Бал-шикәрдин датлы сүзең, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
[Әгәр кал]сам сәне алмай,
Ки куйныңа керә алмай,
Ботыңны ботыма салмай, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
[Сә]лам яздым сәнең артын,
Сәне сәүмәклекем сартын[576];
Яңакларың кызыл алтын, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Сәлам яздым каләм кашка,
Ки сәүмәкдә эшем башка,
Чыкармагыл серне фашка, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
[Әйа] җаным, ки бел халем,
Җана гыйшкъ утына җаным,
Тәнемдә калмады каным, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Әйа җаным, нәчек итим,
Гыйшыкдин саргаеп бетдем,
Атаң-анаң бирә белмәс, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Намаз артларындин, җаный,
Телимен Алладин сәни,
Кабул итсен ки сүземни, –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Әйа җаным, абыстаем,
Кызыл йөзең – тулан аем!
Сәнең өчен кышын-җәен
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Языйм микән, җитәр микән,
Сәнең мәдхең[577] бетәр микән,
Күңелләрдин китәр микән? –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Хисабың, сагышың кайда?
Болай торуда ни файда,
Кауышыйк без шушы айда! –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
[Күземне күзеңә] салсам,
Ходай язып сәне алсам,
Ки куйныңа керә калсам,
       Фида җаным сәңа, җаный!
 
 
Кауышыйк инде бу айда,
Вакыт җиткән ки, җаный ла!
Ирадәң[578] әллә байларда? –
       Фида җаным сәңа, җаный!
 

«Кечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы…»

 
Кечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы[579],
Йөрәгем-бәгърем, күзем тутыйасы.
 
 
Үзеңне күрмәен[580] күңелемне алган,
Көйдереп тә яндырып утка салган.
 
 
Морадым, мәкъсудым, күрер күзем сән,
Нәчә елдин бирле сүләр сүзем сән.
 
 
Нәчә елдин бирле җәһдеңдә әфгяр[581],
Гамең берлә гъәриблыкда герифтар[582].
 
 
Сәне нәчә сыйфат кыйлсам төгәнмәс,
Вәли[583] күрмәй кеше һәргиз ышанмас.
 
 
Ләбең – йакут, дешең энҗү дезелмеш,
Йөрәк-бәгърем сәнең өчен өзелмеш.
 
 
Гыйшыклыкдин берәүгә ут чакылса,
Гаҗәб улмаз җиһан утка якылса!
 
 
Гыйшык хәле мәризъдан[584] каты, ачы,
Кочаклашып үбешмәкдер гыйляҗы[585].
 
397Сәрбагъ – бакчалар «башлыгы»: бакчалар бакчасы, иң яхшы бакча.
398Дидар – күрешү, очрашу.
399Фиракъеңдин – аерылудан, аерым торудан; синнән башка торудан.
400Оемай – йокламый.
401Гамгин – гамьле, моңлы, кайгылы.
402Кыйлма г[е]рифтар – дучар кылма.
403Гъәрибләр – монда: кимсетелгәннәр, өлешсезләнгәннәр.
404Сәнең һиҗреңдә әфкяр – синнән аерылуны фикерләүдә.
405Фәрагъәт берлә – тынычлык, гамьсезлек белән.
406Канилә (каны илә) – каны белән.
407Йийәргә – ашарга.
408Дидар – күрешү, очрашу.
409Мөнәүүәр – нурлы, якты, балкып торган.
410Гирйан – елаучы, күз яше түгүче.
411Хәрәм – тыелган нәрсә; гаиләдә ят кешеләр өчен тыелган урын (хатын-кыз өчен билгеләнгән урын, бүлмә).
412Илкем – кулым.
413Ләтыйфә – гүзәл, күркәм, нәфис.
414Кәмаляти – камиллекне.
415Айати – аятьләрне (догаларны).
416Ләбең – иренең.
417Гъөнчә – чәчәк бөресе.
418Фәһм (фәһем) – аң, аңлау, төшенү.
419Мәкалят – мәкаләләр; бу очракта: сөйләр сүзләр.
420Хыйаляти – хыялыйларча.
421Күрәчәк – күргәч.
422Рәүнәкъ – яктылык, нур.
423Ригайәти – ригайәтне: олылауны, игътибарны.
424Идеп фазли гъинайәти – фазыйльлекне (өстенлекне, камиллекне) бүләк итеп.
425Мөдәүвирсез бигайәти – бик тә туры карый торган.
426Һилялә охшашы вара – айга охшашлыгы бар.
427Биңзәр… айа – айга… охшаш.
428Сайа – саный.
429Көнәш кеби шәрайати – шартлары (сыйфатлары) кояш шикелле.
430Бакылыр – багылыр: төбәлер, карар.
431Кидәрер һәм бу сагъәти – бу сәгатьләрдә һәм җуяр (шунда ук юкка чыгар да).
432Къамәтең хубий – буй-сының гүзәл.
433Хуби (хубы) – яхшысы, әйбәте, матуры.
434Тугаймусың күби – күпләп, күп булып туганмысың.
435Бу галәм бәрчидә нәбат – бу галәм яшеллек (гөл-чәчәк?) белән тулы.
436Вә илля соңрада һәйэат – әмма соңында үкенеч.
437Зикер әйләү – искә төшерү, кабатлау, гел истә тоту.
438Катасың – катысың.
439Чәнди – монда: моның кадәре, моның тикле.
440Сафалар – рәхәтләр.
441Тәәссефтин – үкенечтән.
442Хун-хар – канечәр.
443Зәнки – тупас, кырыс, мәрхәмәтсез.
444Хар булу – хур булу.
445Кусайде – куса иде.
446Күрсәтсәйде – күрсәтсә иде.
447Җәмалең – матурлыгың, гүзәллегең.
448Күксиңә – күкрәгеңә, түшеңә.
449Тәваззигълык итәнләрең йөз анча – йөзләрчә түбәнчелек итүләрен.
450Михе әлимтик – кайгы кадагы шикелле.
451Агыз-йары тоелсайде хәмимтик – авыз тарафы тоелса иде тирләгән кебек.
452Баде сәмумтик – сәмум җиле шикелле.
453Мумтик – мум шикелле, балавыз шикелле.
454Моктандырсайде – интектерсә иде.
455Дәмләр – вакытлар; сулышлар.
456Зәригъә – монда: яшь кыз (асылда: үсенте).
457Күңлең йадига – күңелең хәтеренә.
458Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә – ышанычы юк, ә бетүе исә тиз.
459Һәб – барысы да, һәммәсе.
460У – ул.
461Итәрде нәүхә – зар елар иде.
462Мисъри шаһ – Мисыр шаһы.
463Сәригъәм – ашыгучым, сабырсызым.
464Итде фөрйад – елады, агълады.
465Бәһари – бәһарне: язны.
466Ләйле-нәһари – төн һәм көннәрне.
467Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә – ышанычсыздыр, ахыры (бетүе) исә якын (тиз үтүчән).
468Талигъә – бәхет.
469Сәламулла – Алланың сәламе.
470Җигәргүшәм – бавырым кисәге, бәгырем.
471Бәдига – күркәм, гүзәл, тиңсез; татлы телле; хатын-кыз исеме.
472Рәуанем мәкъсадыйга – юнәлешем максатына.
473Шәмсе вә маһы – кояшы һәм ае.
474Йуйдың – җуйдың.
475Гомре вар – гомере барынча, бар гомеренә.
476Җыелса, белмәс ала – җыелса да, ала белмәс (бәладән ала алмас).
477И куәти рухы рәуаным – и җанымның ургылып торган куәте.
478И дилбәри җан-у-җиһаным – и җан һәм дөньялыгымның иясе (гүзәл хуҗасы).
479И миһербани дилнәуазем – и миһербанлы (шәфкатьле) күңел юатучым.
480И бостанә сәрвийе-назем – и бакчалардагы назлы сәрвием.
481И лаләи руй гөлгъөзарем – и лалә йөзле алсу йөзем.
482И куәти җан-у-бәһарем – и җанымның һәм (тормыш) язымның куәте.
483Сохбәт – сөйләшү, әңгәмәләшү, серләшү.
484Чү михнәт – михнәт шикелле.
485Мөсыйбәтдер – бәхетсезлектер.
486Мәгъишәт – тормыш, яшәү, тереклек.
487Фиракъең – аерым булуың, аерым торуың.
488Әксәр – бик, күп, көчле.
489Кыйлыбдыр такъәтем такъ иштийакың – сиңа көчле мәхәббәтем теләге тәкатемне (сабырымны) җуйды.
490Ширбәти һиҗран – аерылу ширбәте.
491Күзем гирйан – күзем йәшле.
492Сәнең йадың – сине йад итү белән.
493Гөлзар – гөлбакча, чәчәклек.
494Бидил – шәфкатьсез, каты бәгырьле.
495Къәндин – кайдан, кайда.
496Фиракъең утында бисйар көйәрмен – синнән аерылу утында бик көярмен.
497Кәлями – кәлямне: сүзне.
498Нигярем – гүзәлем, чибәрем.
499Хамуш улмаз – телсез, тыныч булмас.
500Висаль – кавышу, күрешү, очрашу.
501Дур – ерак.
502Шаде-харәм – шатлыклы; күңелле.
503Мәлүл – күңелсез, боек; кайгылы.
504Мәхбүб – сөекле, сөйгән яр.
505Ниһанда – аулакта, яшерен урында.
506Дәрига – үкенеч, кызганыч.
507Җан-дилилә – җан-күңел илә.
508Ирсаль әйләдем – җибәрдем, күндердем.
509Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый – Ул (Алла) мәңгелек озын гомер бүләк итсен.
510Дәригъ итмәм – кызганмам.
511Рузый кыйлсын – бүләк итсен, багышласын.
512Халка изһар әйләмә – халыкка белдермә.
513Ниһан әйләмә – яшереп тотма (ягъни: безгә җиткез).
514Япсаң – яшерсәң (капласаң).
515Мөкъәддәр – тәкъдир, язмыш.
516Мисальдә – чагыштыруда.
517Герифтар – дучар.
518Гъәнбәр – хуш исле үлән; мәхәббәт гъәнбәрендән – мәхәббәт ароматыннан.
519Сүзеңнең рәһбәрендән – сүзеңнең сөрешеннән.
520Нигярем – гүзәлем, чибәрем.
521Йуйма – җуйма.
522Ивгә – өйгә.
523Кызма – кызыкма.
524Сари – таба.
525Гъисйан Алла – Аллага каршы баш күтәрүче.
526Нәданә гъәсъбәи Алла – белмәгәнгә Алла әҗере (җәзасы).
527Мотыйгъ булу – буйсыну, баш ию.
528Бакып анлара дөз күзне – аларга күзне туры төбәп.
529Хөкме уганый – Ходаның хөкеме.
530Къәный – кайда.
531Һөдаи Алла – Алланың тугры юлы.
532Ярин – киләчәктә, алда.
533Мәүля – хуҗа, ия; монда: Алла.
534Къәлбене – йөрәген, күкрәген, күңелен.
535Ул дәмдә – шул мизгелдә.
536Айгай – әйткән, әйтер.
537Китән – мамыктан, киндердән эшләнгән ак тукыма.
538Тузан увакыны – тузан вагын (увак – уалу).
539Лапта (лапти) – чабата.
540Кәзеб – ялган.
541Возу кыйлу – тәһарәт алу.
542Рәхманый – рахманныкы, ягъни Алла юлындагы кеше.
543Зирагъәт – игенчелек, иген игү.
544Тагъәт – буйсыну (Аллага); дини йолаларны үтәү.
545Сайуң (санаң) – санагыз.
546Кяһиллек тагъәте – ялкаулыкка, үшәнлеккә баш ию.
547Монафикъ – икейөзле.
548Дөхтәри (дөхтәрне) – кызны.
549Мәүляйа нийаз кыйлу – Ходага ялвару.
550Хәмед-сәна кыйлу – мактау, олылау сүзе әйтү.
551Хушнуд – риза, канәгать.
552Ярагын – әзерлеген.
553Дилваз – яхшылап, матур итеп.
554Сөфрә – ашъяулык.
555Тәбәссем – елмаю.
556Зилләт – түбәнлек, белемсезлек.
557Гъише нуш кыйлсаң – типтереп калсаң (алдануны татып карасаң).
558Әфзаль – өстен.
559Самит торсаң – кычкырышсыз, ягъни тыныч торсаң.
560Уйлә – шулай.
561Дөкәнсә – бетсә.
562Мосахибдән – иш һәм әңгәмәдәшлектән.
563Ки дә әйтсен ушал дәмдә – әйтсен ки шул чакта.
564Дәрдеңә – чиреңә, кайгыңа.
565Пусә кыйлмак – үпмәк, үбү.
566Нәхренә – муенына.
567Ләззати алма – алма ләззәтләре.
568Мәһәрә – мәһәргә.
569Рәүнәкъ – нур, яктылык; монда: гүзәллек.
570Биңзәр – охшар.
571Күрәнләр хур диеп сайа – күргәннәр хур дип исәпли (саный).
572Ләгълә (ләгългә) – асыл ташка (алсу һәм кызыл төстәге ташка).
573Ләтыйф дорыр – матурдыр, күркәмдер.
574Җиһан эчрә – җиһан эчендә: җиһанда, дөньяда.
575Хәлаикъ эчрә – халыклар эчендә, кешеләр арасында.
576Сартын – өчен, хакына.
577Мәдх (мәдех) – мактау, дан.
578Ирадә – теләк, ихтыяр, омтылыш.
579Күңлем зыйасы – күңлем нуры, яктылыгы.
580Күрмәен – күрмичә.
581Җәһдеңдә әфгяр – яныңда җәфаланучы.
582Герифтар – дучар, тоткын, әсир.
583Вәли – вәләкин.
584Мәризъ – чир, авыру.
585Гыйляҗы – дәвасы, даруы.