Блүгъә[1027] йитешәчәк җан,
Фәуахиш[1028] итмә һәм тогъйан[1029],
Сакыйн, һич әйләмә гъисйан,
Сакыйн һәм кыйлмагыл әшрар.
Гизүбән йөрмәгел, и рух[1030],
Җиһанда улубән сән шух,
Ямандыр ки шәкъәуәт, бух, –
Фәсадәтләр[1031] хале изһар[1032].
Йөремә чыкубән илә,
Фәсадәт эстәйүб бөйлә,
Һәммә гомрең виреп йилә,
Зи-хөсран[1033] үлмә соң, и йар!
Фасикълар[1034] катына килмә,
Фәуахиш эстәйүб йилмә,
Ки сөкран улубән йөрмә,
Шаярып улма һәм сәййар.
Сакыйн, дуст әйләмә әшрар
Һәм итмә юлына әдбар,
Ки анлар тәбгыдин[1035] күп-күп
Күрәсән соңындин әзрар.
Фәсадәтдән атың шаигъ[1036],
Һодадин[1037] карныңыз җаигъ (?).
Кил, итмә гомреңи заигъ
Һәлякәтдә тәмам дәр-хар.
Кичә-көндез гизеп юлдин,
Сәгадәт вирмәгел кулдин,
Ки улма соң фасикъ колдин,
Ерак китеп мин-әл-әбрар[1038].
Бу сүзгә саласән, җан, гүш[1039],
Газиз гомреңне вирмә буш;
Соңы – гъәмләргәдер сән туш[1040], –
Сәне гъәбн идәчәк[1041] гъәддар[1042].
Колак сал та ниһайәти,
Ки бер сабый хәкяйәти,
Ничек идәр шәкяйати,
Ки бер мөштәридин[1043], и йар!
Тофулийәт[1044] заманымда,
Сабыйлык үзә данымда,
Ки атам ошбу анымда[1045]
Алып вирде ләүхе дәфтәр[1046].
Дәхи алтын йөзек, һиммәт[1047],
Бәһасе дәхи зи-кыйммәт,
Алубән вирде һәм, әлбәт,
Мәхәббәт улынып дәркяр[1048].
Зәмани мин-әл-әзмани[1049]
Виреп бер хөрмә вә алмани,
Алып бер мөштәри ани,
Сатуда гъәбн итеп бәрдар[1050].
Боның дикен сәне мәлгунь,
Сакыйн, әйләмәсен мәгъбүн[1051],
Мәкер вә хәйләсе әфзүн[1052],
Сакыйн, лилхафиз саттар[1053].
Шәйатин үзрә кем бака,
Ходауәндә аңа кака[1054]:
Баканларны уда яка[1055], –
Белерсең кәндүзең[1056], и йар!
Халыкдин улубән мәстүр[1057],
Үзен кемлек белән пәс тор[1058],
Имәстер гъәксенә[1059] дәстүр[1060],
Ки мәхрүм әйләйүб изһар.
Ки шамдин ятма та собхи[1061]
Ойып гафләтдә, басып хи[1062],
Тора бакып хи ба-кобхи[1063], –
Хәйа берлән шәрм[1064] бисйар!
Гөлстани җинан садрең[1065],
Бөйләдер, беләсең, кадрең,
У мәнзилдә[1066] ике бәдрең[1067], –
Алардин йуймагыл әкърар[1068]!
Кадерсез кыйлма, ки белсәң,
Ике күксеңне[1069], чөн күк сән,
Соңы тугъры бәһа күрсәң,
Әлемдин күп әләмләр вар[1070].
Якыныңа килеп шәйтан,
Идә сәңа комар бахтән[1071],
Сакыйн, әйләмәсен тахтән[1072],
Килеп галиб мәгъә-л-әгъйар[1073].
Үтеп сөк-ран, итеп сөкран[1074],
Кабарга уладер фикран,
Мәгәр саклайа зи-л-гофран[1075],
Идеп үз фазлене иншар[1076].
Идеп шәбхун[1077], түгеп шәб хун[1078],
Йөрер әтрафыңа мәлгунь,
Таба та аздырып фәрхун[1079], –
Сакыйн, мәкр итмәсен мәккяр!
Бәшир бөшри бәшәр[1080] булгыл,
Мөшире[1081] Хакъ, би-шәрр[1082] улгыл,
Шәкъәуәтне нәшер кыйлгыл[1083],
Сәгадәткә куйып әкъдам[1084].
Сәгадәт багыны багый[1085]
Улубән булмагыл багый,
Шәкъәуәтне улып рагый[1086],
Ки гомрең әйләмә инзам[1087].
Кыйлыр инша нә кем иншаэ.
Лик әфша кыйлмайә хәйф шаһ[1088];
Вәли изгеләргә охша,
Дели җаның белән бул тамм[1089].
Тәләттыйф берлә сүз әйлә,
Ишедән дили суз әйлә[1091],
Шөйлә ки йинҗү риз әйлә[1092], –
Тәмам рәнҗү бетә әттам[1093].
Дилең миһри – делең лөтъфи[1094]
Белән сүз әйләп би-зәгъфи[1095],
Миһербанлык идеп зөлфи,
Дигел йомшак ләгъилә рам[1096].
Сүәксез дел яратды Хакъ,
Сүзи та кыйладыр йомшак.
Җәрахәт дел белән кыйлмак
Яман әз-нәйзаи Бәһрам[1097].
Җәрәхәт гәр кыйлыр нәйза,
Уңалыр[1098] тиз сагъәт үзә,
Уңалмас, китмәйү мадәм
Вәли дел җәрхе чөн[1099] нәйза.
Яман тел һич кемә вирмә,
Дәхи гайбәт кыйлып йөрмә,
Бу форсатны йилә вирмә,
Шәйатин салмайа та дам[1100].
Сүзи сөйлә сарих-ачык,
Йибәрмә тел къәбихә чук,
Сүзеңдә ул тәуазигълык[1101]
Фәуаиддин[1102] идеп тәмам.
Нәмимә[1103] гайбәти сүзләп,
Йөремә һич [дә] шабезләп,
Ки улмагыл хәйасез һәп[1104],
Бу эшләр улмайа ихсан[1105].
Делең бу сүзгә фәкк итмә[1106],
Булып нәммам[1107], бөтек[1108] итмә,
Кеше гайбен һәтек итмә[1109],
Хәрәм эш уласән, и җан!
Шаярып йөрмәгел сәййах,
Ки шухлыкда улып шәййах,
Нә ятырсән: хоруслар сах[1110], –
Әгәр наим[1111] исәң уйган!
Улыр иршад[1112] белән ир шад,
Шәкъидин кача бад чөн бад[1113],
Идәр хәйфе сәмамда әфсад
Ки тәгьвиз әйлә[1114] бәр йәздан[1115].
Белерсең кәндүзең ир дип,
Ахыр урыны, белең, зир[1116] дип,
Фирашыңи[1117] – кара йир дип,
Торабеңи[1118] дәхи – юрган.
Гъәбәс[1119] вирмә дәваздәһи[1120],
Кичермә улубән ляһи[1121],
Нәгяһан йитешеп раһи[1122], –
Сәфәрдер даре дөнйадан.
Гамәлдә иҗтиһад әйлә,
Барасы юлый йад әйлә.
Сәфәргә заде зад әйлә[1123],
Ахыр тапмайасән ибкаэ[1124].
Һидайәт әйләгел дәр-пиш[1125],
Рийадин буш улубән хиш[1126],
Ки шәйтан салмасын тәшвиш,
Рийа гъәҗбә идеп әгъраэ[1127].
Рийа улса гамәлдә чук,
Зыйасы[1128] һич мәхәллдә[1129] юк,
Кә-әннә фи-л-мәсәлдә юк[1130]:
Кәмәгъдум ләйсә мин әшйаэ.
Танып белгел урынларны,
Ки безләрдин борынларны,
Виреп йилгә корунларны[1131],
Къәмусы[1132] кичәсәр зи-инҗа[1133].
Кемә бу йәнә горур тукый?
Әҗәл укы килеп укый,
Белерсән форсатың юкый, –
Нимә алданасың, әй-ва?!
Гаҗәб гъәсри хәлаикълар[1136]
Тәмам мөрдәгә[1137] лаикълар:
Эче тулы гъәляикълар[1138], –
Фәсадатдан дәхи тогъйан.
Би-гайрәт кеше кем дәййүс[1139],
Тәмугъга уладыр мәэнүс[1140],
Җинан[1141] андин ула мәгъбус[1142], –
Ки зәррә күрмәйә руйан[1143].
Гаҗәб бу хиндәге[1144] гъәүрәт[1145],
Үзене сала ба-гъәүрәт,
Һәммә гомре мәгънә-е-сүрат
Идүбән фискъ-у-гъисйан.
Гаҗәб бу хиндәге ирләр,
Бу дөнйаны «Безем!» дирләр.
Хосусән Болгари йирләр
Җиһанә хирсъ улып дәр-зән.
Улубән әһлә би-гайрәт,
Кичәләр вакъты ба-хәйрәт[1146],
Ивидә ивлеге гъәүрәт
Заляләтдә вирер дөр-ан.
Кичүбән ошбу халәтдә
У[1147] гъәүрәти фәсадәтдә.
Һаман рузи кыйамәтдә
Ки рисвай ула ул инсан.
Әгәр әһлең фәсидә буд[1148],
Күрәчәк дөнбалә дәр-зуд[1149].
Төшермәйә сәни бәр-худ,
Һәлякәткә идеп хәйран.
Дигел: Зән[1150], йөрмә ба-шухи[1151],
Фәсадәтлек идеп бу хи;
Нәчек зәне Лутъи, Нухи
Иденерләр иде көфран.
Ки булма күчләри рәү-зән[1152],
Аңа һәм бакма зи-рәүзән[1153];
Карышып бакъдисә ру-зән[1154]
Нәсыйхәтләр белән бер ан.
Аның чөн бәндәи дәййүс,
Биһештең[1155] исидән мәэйүс,
Җинан андин ула мәхнүс[1156],
Имәс бакъдырмака имкян.
Хәмийәт риштәсен пиш-дар[1157],
Йөретмә әһлеңи мишвар[1158],
Юк ирсә эш ула дишвар[1159],
Идисәр сәне дәр-хәҗлян.
Улырсың аңа би-гайрәт,
Зәнең ирдер ки, сән – гъәүрәт,
Мәляик[1160] иде сәр-ләгънәт[1161],
Сәңа дип йад дәхи бер ан.
Догадин улмагыл хали[1162],
Йад әйлә әһли һәм ани,
Сөаль ит боны әз-гали,
Иляһи вир нәдер бә-ан.
Иляһи ошбу сөалем:
Аләм әшраредин[1163] алыйм.
Диле салим[1164] үзә салим
Улалар та гъәля-л-ихсан[1165].
Голяма[1166] юлларын азмыш,
Тәрикъы мөстәкъим[1167] язмыш,
Шәкъәүәткә халык басмыш,
Дөшебдер фетнәгә заман.
Голямага халык бакмыш,
Дәйүрләр: «Ошбу сүз хакмыш», –
Әгәр хакъдин улачак тыш,
Ки тәрк әйләр иде кем ан.
Гөнаһдин мөддәти мөддәт[1168]
Тәмам азгылуга мәддәт[1169],
Кил, и җан, әйлә сән рәүүәт,
Фәсадәтдин дулып бу ан.
Гажәб бу хиндәге гъәүрәт,
Ачып гъәүрәт, салып гулат,
Гизәрләр салубән шурәт
Никъабсыз хәр[1170] кеби бәд-нам.
Җиһан тәркенә[1171] кыйл гайрәт,
Сакыйн, һич әйләмә рәгъбәт[1172].
Нә улса адәмә гыйбрәт:
Кирәк ник шәй[1173], кирәк бәд-кям[1174].
Ки улма чапкучы чапәк,
Фигъали идубән нә-пакь,
Ки ахыр күрәсән бер бакъ[1175] –
Үкенечләр белән әкъсам[1176].
На-мәшругъ[1177] фигълә – на-мәшругъ[1178]
Улубән, булыңыз мәмнугъ[1179],
Вә иллә[1180] уласән мәсругъ[1181],
Тәмам зәхмәт[1182] белән мадәм[1183].
Уйын-көлке мәкяненә[1184]
Вара күрмә дәр-ан инә[1185],
Шәтем[1186] вир анда ханына[1187],
Нәсыйхәт-лә идеп әгъзам[1188].
Кайадур рәнди[1189] мәҗлеси,
Ки тәргъиб[1190] идә иблиси:
«Вара күр, табак кәҗ лиси[1191]», –
Дәйүбән, хасиди залям[1192].
Дәйүр: «Зән, юла әкъдәм зән[1193],
Имәс күр сән[1194] – варып күр сән.
Урам кем кичә күрәсән,
Тәмам зиннәт белән инзам[1195]».
Дотып зиннәт, идеп нәкъши,
Вара бер мәҗлеси фәхши,
Ауази дузе вә кәфши
Вирисәр салачак әкъдәм.
Бу саутә[1196] әйләмә рәгъбәт[1197]
Ауази фигъл иде ләгънәт;
«Сәңа ләгънәт ки, ә гъәүрәт!» –
Дәйүбән вирәдер дөшнам[1198].
Кеше дәф[1199] орса һәм – танбур[1200],
Кидәсән сохбәтендин дур[1201];
Вә иллә күрисәр сән зур[1202],
Орыр зәнбур кеби алям[1203].
Фасикъдин дотмагыл дустан,
Заляләт далидер у сетан[1204],
Хәзәр күп әйлә[1205]: бу дастан
Сәңа һәм бу ирер игълям[1206].
Ерак бакма, якындин күр,
Фасикъларның хален сән сур[1207],
Фәсакъәтдә вирүбән дур[1208],
Заляләтдә куйыблар нам.
Һода[1209] дәүрани дур ани,
Йибәрмә, дота күр ани,
Бу күрәни зи-кү рани,
Идүбән хурлыкка алям.
Делеңне әйләмә ачигъ,
Дилең һәм аңадыр раҗигъ[1210];
Әгәр вәгъзым исә наҗигъ
Сакыйн, дил әйләмә бәд-кям[1211].
Сакыйнгыл, зиште зән[1212] улма,
Къәһер-лән моште зән улма[1213],
Кешигә суэи-зъән[1214] кыйлма, –
Ки бәгьзе-л-зъәнн фискъ гъисйан[1215]!
Кил, и талиб, кил, и гакыйль,
Яман зәндин хәзәр күп кыйл,
Яман хатыни зиндан бел,
Әгәрчә маһи[1216], и инсан!
Яман хатын, яман гъәүрәт
Сиҗендә кичерә дәүрәт[1217],
Кичә-көндез идеп җәүрәт[1218],
Идәр әгъмареңи[1219] зиндан.
Әгәрчә ай ула күрке,
Аны бел дөнйаның кәрке[1220], –
Кирәкдер әйләмәк тәрке,
Иллә алмаганың бэһ ан[1221]!
Яман зән агъзи вә ирне
Азар әйләдисә[1222] ирне,
Итисәр агъзилә тирне[1223], –
Зәбани зәхм һәм дәндан[1224].
Сөчеклек ләфзы[1225] берлән чүн
Ирен шад әйләсә хатын,
Бәкъадарны алып сатын,
Фәнадин әйләмеш һиҗран[1226].
Йөзендә күрки вә рәнги[1227],
Әгәрчә бәччәи зән ки[1228], –
Көнәш һәм ай дикен зән ки[1229],
Бу нардан кем эрер, и җан!
Яман хатын ки ул мәзкүр,
На-мәхрәм у на-мәстүр[1230],
Иредин улса би-дәстүр[1231],
Ирер дәхи зи-тогъйан.
Никү[1232] хатын, ки кыйлдык йад,
Ирене әйләдисә шад,
Һәзар[ан][1233] афәринләр бад[1234], –
Ки ул хатын үзә һәр ан.
Заһир идән бә-на-мәхрәм
Исә күркәм дә сән күр кәм,
Делинең очы зәһәр-сәм[1235]
Исә улдыр сөке ниран[1236].
Вәфаны[1237] дотмайур фани,
Йилә вирмә тәләф[1238] ани,
Йөрәк каны белән къәни[1239]
Бөкя кыйлмак[1240]? Къәни хөсран[1241]?!
Къәни гөнаһенә ташып,
Къәни ник-әндишә талып[1242],
Къәни ник-къәлебә[1243] калып,
Сәгадәтдә үтеп әзман?
Къәни Әхмәд, хәбибе Хакъ?
Къәни чарйари, кани ракъ (?)?
Әйдиләр катыйле фөссакъ[1244],
Къәни һәм газый[1245], ник-мәрдан[1246]?
Бу дөнйа дәхи бу дари[1247],
Һалякәт йарида бари,
Ки шәйтан җар[1248] улып җари,
Йөрер әтрафыңа һәр ан.
Гизүбән ошбу дөнйани
Мәшәкъкатьләр белән ани,
Ки хөсыль идәсән[1249] нани
Тәмам михнәт үзә, и җан!
Хәйердин ул дисә гәр буш,
Фикер кыйл гәр сәнен вар хуш,
Нә вар алмакда дәр-агуш[1250]
Фәуаид[1251] эстәйүб әз-фан[1252]?
Җиһанда килдеңез ирсә,
Базар дигән мәҗалисә[1253],
Тушә чүн алубән кисә[1254], –
Җәһед кыйл мәкъсадә, и җан!
Килеп алга гъәдү әхнас[1255],
Идеп тәлбис[1256], салыр вәсвас[1257],
Тәмам дилләр уладыр къас[1258],
Горурында улып һәр ан.
Агяһе улачак гяһи[1259]
Ләгъин Иблис ора раһи[1260],
Дәйүр: «Йа сәүдаме хаһи[1261]?
Ашыкма», – дир ләгъин шәйтан.
«Кичерер кич ирер әкнүн[1262], –
Дәйүбән сезне көн-дәр-көн, –
Ки сәүда таңда кыйлгайсән,
Ашыкма!» – дир ләгъин шәйтан.
Адәм гъәфләт үзә ятып,
Үлем киләдер уятып.
Әҗәл йайдин укый атып[1263],
Һәмандәм къәсд итеп бәр-җан[1264].
Үлем килеп уладыр туш[1265],
Фигъани[1266] адәм идә гуш[1267].
Фигъан судсыз[1268] уладыр буш,
Кичәдер би-түшә гъөрйан[1269].
Бөйлә хәлеңдер, и адәм,
Җиһан базарыйдыр гъәләм;
Ки ахыр күрәсән мадәм[1270], –
Гъәрәт улдың[1271] ки сән дәр-ан[1272].
Качан гъәфләтдә гъәф ләттә[1273]
Табылгай эстәсә, әлбәттә,
Вәләкин ләттәи бәттә[1274] (?)
Никабын өртенеп һәр бан[1275].
Җиһанә йөрмә, мәръгүб[1276] йар,
Йөз әвер аңа – мәргъүб вар,
Сәнеңдик мәгъбүни[1277] күп вар,
Соңыйда улисәр пошман.
Йилә вирмә газиз әгъмар,
Ки шәйтан – мар[1278] кебидер мар,
Сәңа зәһәр салып, и йар,
Соңыйда уладыр хөсран[1279].
Фәсадәтдә виреп рузгяр[1280],
Гөнаһдин кыйлма шәб рузкяр[1281],
Сәнеңдик бонда явызкяр,
Соңыйда улисәр гөрйан[1282].
Бу дөнйа хәйредин гарый[1283],
Эчидә тулы абзарый[1284],
Һәзар егълата[1285] ба-зарый, –
Юк ирер качмакка имкян.
Имәс бу дөнйа на-дамәт[1286],
Нийәт идүбән икамәт[1287],
Дота күрмә риҗа-дамәт[1288],
Горурын әйләйүб һәр ан.
Әҗәлдә өнсе җан[1289], җани,
Ки пәймани бэһ пәймани[1290],
Ба-мани көҗа мани[1291], –
Мәкаме идүбән, и җан?
Җиһан ташдин хәзәф[1292], белсәң,
Дилең бәрсәң, өзә бирсәң,
Җиһанны дотмака йөрсәң,
Имәс күркәм бу рай[1293], и җан!
Җиһан бәд[1294], җифәсендин[1295] туй,
Яңача гиз, сәйер[1296] сән куй;
Бакып күр: үре, сәрләр[1297], күй[1298]
Кичеп – кидә йөрер кәрван.
Беләм дирсәң бу дөнйани,
Хәкъикәтдә ирер фани,
Фани сә, эстәмә ани,
Үзеңнең ахирың һәм фан[1299].
Шәйатиндер хәсәд рани[1300],
Йар, андин тотма йар, ани.
Дәхи һәм кыйлма җар[1301] ани, –
Мәкам әйлә аңа зиндан.
Килеп алга гъөдү хасид[1302],
Сиңа әфсад белән касыйд[1303],
Сакыйн, алдамасын фасид,
Сәгадәтдин идеп гъөрйан[1304].
Ки Иблис мари, чөн мари[1305]
Аны, дуст, әйләсәң йари,
Ахир зәһәр салыр бари, –
Белерсәң, сахибе гъөрфан[1306].
Гъәзазил салмага тигъы[1307]
Йөрер, ба-хәрбе катыйгы[1308],
Өмидең әйлә катыйгы
Ки тәгъвиз[1309] идү бәр-йәздан[1310].
Кичә-көндез ләгъин Иблис,
Идеп вәсвас, салып тәлбис[1311],
Горурда төземә мәҗлис,
Мәкам итмәк өчен дәр-ан[1312].
Сагъәтең кичсә сагъәти,
Теләсәң фигъл тагъәти,
Кыйла та ул итагъәти,
Хакъ әмренә сонып гәрдан[1313].
Шәйатин җәһд итеп кидә,
Идеп хәйлә, салып хәйлә,
Буйыныңа идеп сайдә[1314],
Нийәтең итәдер ибталь[1315].
Никүсә[1316] нийәте инсан,
Идә ибталь аны шәйтан,
Дәйүр: «Ашыкмагыл бу ан,
Һәнүз вакыт ула фи-л-халь[1317]».
Бу сүзләри идеп тәзкир[1318],
Горурә әйләйә тәсхир[1319],
Тагъәтдин идүбән тәзхир[1320],
Идисәр гъәфләтә икъбаль[1321].
Яман әфгале ул садә
Дөшергәй дәм-бә-дәм[1322] йадә,
Дәйүр: «И адәми-задә,
Зәһи ник дидекем әгъмаль[1323]!
Кыйлачак ачыла делләр,
Бөтә дилләр үзә гөлләр[1324],
Нәчек гөл бөтерә[1325] чүлләр[1326]!»
Дәйүбән идисәр дурталь.
Йаман фикри күрүбән хуб,
Дилең аздырма, и мәхбүб!
Шәкъәуәт фикри салма күб, –
Әмәлларгә гамәлләр – гъаль[1327].
Гыйбадәт әйлә ба-ихлас,
Дога ит улубән кол-хасс[1328],
Укыгыл фатихә ихлас,
Тагъәтдә идүбән икъбаль[1329].
Шәйатинга күңел якма,
Аның хәйләсенә бакма,
Дамендин[1330] үзеңи сакла,
Делеңгә әйләмә иҗмаль[1331].
Һуш илә хәмли забтъ итмәк[1332] –
Үзеңгә иртибат[1333] итмәк,
Нәчек ирер сыйрат үтмәк, –
Аның хәмлен идеп әхмаль[1334]?
Ләгъү-л-ләһү[1335] салып къәлбә[1336],
Ләгъбдин дөшәсән ләгъбә[1337].
Дөшәсән бер ахыр тәгъбә[1338],
Улырсың дөнйада дәр-заль[1339].
Шәкъәуәт бадә[1340] сатасән,
Беләсән: зәхем дадәсән[1341],
Мәбадә, калма бадә сән[1342],
Итеп салып гъәля-л-әзлаль[1343].
Ки шәйтан адәмә хөссад,
Сәне аздырмасын фәссад.
Ки гомрең вирмәгел бәр-бад[1344],
Сәне алдамайа та ан[1345].
Шәкъи афәтигә өфтад[1346]
Улубән, улмагыл мөгътад[1347],
Ходага йадны кыйлгыл йад[1348],
Аны үз белмәгел йаддан[1349].
Улырсың къәдреңи дана[1350],
Һәлякәт салма сән җана,
Газиз дот җаныңи җанә,
Ничек къәумә газиз солтан
Дилеңи салмагыл баля[1351],
Ки шәйтан килеп ул халя,
Һәлякәткә сәне сала,
Ки шәйтан дилеңезгә хан.
Гъөдүгә[1352] сери баз итмә[1353],
Шәйатин үзә раз итмә[1354],
Гъөдүгә сер дираз итмә, –
Сәни җәзб идә[1355] бәр тогъйан[1356].
Бу җиһан нәҗес мордардыр,
Эчидә фетнә пөрдардыр[1357],
Әгәр ул фетнәле дардыр[1358],
Сакыйн сән, дөшмәгел бәр-ан.
И җан, егъла Хакъка зар-зар,
Ки та күздин ака, йар, җар;
Фәнане куй, бәкадер[1359] дар, –
Кыйласән ахыры һиҗран.
Нә ятырсән бу гъәфләтдә,
Бәнем дик әшрари сохбәтдә[1360]?
Кидәрсән ахры рихләтдә[1361]
Бу җиһан даредин, и җан!
Мәхәббәт әһленә тәргъиб[1362]
Идәсән нәфсеңи тәртиб,
Ки анлар сохбәте тәркиб[1363],
Улыбдыр ник белән иршад[1364].
Никүләр[1365] сохбәте рухә[1366],
Гъәзадыр[1367] җөмлә мәҗрухә[1368];
Җәрәхәтләр китә тухә[1369],
Идәрсән сохбәтен мөгътад[1370].
Мәхәббәт әһленә сохбәт
Идә күр айларга рәгъбәт[1371];
Дин әһле бонда күп, әлбәт, –
Дотисәр[1372] яхшыдин дустан.
Рәндәи һәмнәшинне[1373] куй,
Кил, ултыр, кил, әйлән хуб руй[1374];
Сәңа тәэсир идә хуб буй[1375], –
Кирәк әгьйан[1376], кирәк әлуан[1377].
Фасикъә әйләмә рәгъбәт,
Заляләткә идә дәгъвәт[1378].
Ки, зинһар, салмасын зәхмәт,
Шәйатиндик ирер дошман.
Гизәрди берәгү чүлләр
Юлыкды буйи хуш[1379] гөлләр.
Диде соң ул гөлә ул әр[1380]:
«Мөшек[1381] сән, йаки гөл-рәйхан?
Сәнең буйиң күреп дәр-ан[1382],
Димагымга[1383] кереп бер ан,
Аның хушбуй нәсимендән[1384]
Улып китдем тәмам сөкран[1385]».
Диде: «Гөл ирмәзем – туфрак,
Вәли вар хушбуем дәр-хакъ[1386],
Гөл илән ултырып анчак,
Бәңа тәэсир идеп дәр-ан».
Никүләри улың хастә[1387]
Идәрләр юлыңи растә[1388].
Әгәр дилең исә хәстә,
Шифадыр сохбәте бер ан.
Кубачакдан къийамәтдә
Җәмигъе ошбу халәтдә,
Кубар мәгъә-л-муалятдә[1389]
Кирәк иршад, кирәк тогъйан.
Нәчек зәне[1390] Лутъи, Нухи,
Бәдандин[1391] йар дотып шухи,
Тигеп дим агына кухи[1392],
Иденер улдылар көфран.
Зәне Нух һәм зәне Лутъи
Шәйатиннең иде сәутый[1393],
Җәһәннәмнең дотып утый,
Тәмугъ эчрә мәгъә-ш-шәйтан[1394].
Кил, и мәхбүб, кил, и садикъ[1395],
Бәди[1396] күрмә йара лаикъ,
Мозыйлль[1397] ула сәни баикъ[1398]
Идәрсәң анлари әсхаб[1399].
Җиһанда күп шәкъи әҗсад[1400],
Әйде сәрникләри әфсад[1401],
Дәхи күп вәҗәдалар[1402] шад,
Ки мослихләр[1403] улып әсбаб.
Сәгъидләрә рәфикъ[1404] улгыл,
Йәтимләрә шәфикъ[1405] улгыл,
Аларның хатирен[1406] соргыл,
Идүбән шәфкъәт, и әфтаб[1407]!
Рәндәи һәмнәшинин куй,
Кил, ултыр, гөл илән хуб буй,
Сәңа тәэсир идә хуб буй,
Ничек тәэсир идә гөляб[1408]?
Йөремә рәндәләргә күп,
Алардин дури киткән[1409] хуб,
Килүрсә, башыйа ор чүп,
Вәли худ[1410] чикмәсен бәр-наб (?).
И җаным, дыңла әз-әүбаш[1411]
Кача күр, качмакыңда – баш,
Башыңа ормасын та таш,
Сакыйнгыл, гәр уласың шаб[1412].
Ул әүбаш хәйлә дәр-пиш[1413],
Улып дәрвиш, салып сәр-пиш[1414],
Күрәлмаз лик сөляси хиш[1415],
Вәли салмак деләйүр наб[1416].
Ишедеп кач боны, и йар,
Алардин бары китеп вар.
Барыдин качасән, зинһар, –
Барының юлына әз-баб[1417].
Мөнаҗат кыйлмакка ба-дир,
Дигел: «Йа һәрнийә кадыйр[1418],
Ерак кыйл әһле әфсад ир,
Дигел, һәм кыйлма, дип, әхбаб[1419].
Явызлардин улың фаригъ[1420],
Ишикен улма һәм къаригъ[1421],
Никүләр юлына шаригъ[1422]
Уласән, тарехе әтраб»[1423].
Тәмгъ кыйлма кешедин, дуст,
Берәгү тәмгъ кыйлса уст[1425],
Кыйамәтдә кубар би-пуст[1426],
Улубән халкъ ара рисвай.
Тәмгънең хәрфе вардыр сәһ[1427],
Фәуаиддин өчи дә тәһ[1428],
Бәс аны тәрек кыйлмак бәһ,
Дәхи табигъенә күб вай[1429].
Һәуага улубән табигъ[1430]
Ки зәррә дотмагыл тамигъ[1431],
Хакъың вирдекенә канигъ
Улыр ирсәң, уласән бай.
Гидадер[1432] кемки хирсъ итсә,
Күңел зәһб-у-физза[1433] итсә,
Әгәрчә фәлси[1434] хирсъ итсә,
Хирсълыкда салыпдыр пай[1435].
Тәмгъдин улынан нани[1436],
Әгәрчә әз-у[1437] йимәни;
Вәли күп ула ямани
Соңыдин кем пәдид[1438] улгай.
Нәфес берлән рәуан улма[1439]
Һәм артындин дәуан кыйлма[1440],
Вәкадә[1441] дип гөман кыйлма, –
Әгәр сәндә исә хуб рай[1442].
Нәфес этдер, белең аны,
Йоларсың ничә ел аны.
Нәфес – дошман, ки бел аны,
Гъөдуләрдин нәфес – шәйтан.
Нәфс нәфсе артыдин йөрсә,
Йимәк-эчмәк-лә симерсә,
«Ари[1443]!» – дир һәрнәи күрсә,
Ки һәргиз улмайа шәбган[1444].
Симертсәң аны, димешләр,
Котырып, күп фәссад эшләр.
Яман тешләр белән тешләр,
Килеп сөкран[1445], килеп сәг ран[1446].
Кеше гәр ихтийар салгай,
Зәмамин[1447] үзе эт алгай.
Котырып котылып варгай,
Фәсадәтдә улып фәрхан[1448].
Нәфесең халенә гүш сал[1449],
Симертерсәң дәйүр: Хушхаль;
Әгәр син вирәсән күш[1450] мал,
Халем тиң, дир, бә-дәр-зиндан[1451].
Ойып бу нәфеснең чәңгә[1452],
Дәйүр тәңкә, төшеп тиңгә[1453].
Дәригъ[1454]! Гомре газизеңгә,
Ки заигъ уладыр әзман.
Гъәҗүзи зән[1455] ки бу дари[1456],
Бизәнеп зиннәти дари,
У къари[1457] һәркеми карый, –
Һәлякәтдә виресәр җан.
Къарилыкда бизәнүбән,
Җәуан[1458] кеби дөзәнүбән,
Йөрер сәни күзәдүбән,
Һәляк итмәк өчен бер ан.
Деләр бер көндә бер ирне,
Деләйүр таңда – дигәрне[1459],
Юк идә, сачу зәһәрне, –
Кичәрдер даре дөнйадан[1460].
Хода рәхмәтедин, йаран[1461],
Уласызлар риҗадаран[1462],
Ходаның хәүфилә күздин
Дүгәсез аби чү баран[1463].
Ширеклек[1464] кыйлма дәр-синнә[1465],
Күнел сабак дәресенә,
Йөкерлек (?) дотма һич кинә,
Хөседлек кыйлма һәм, и җан!
Уян гъәфләтидин шәбе хиз[1466],
Сәхәрләрдә дога кыйл низ[1467],
Фәсадәт куй, улып тәбриз[1468], –
Ничек баран идәр сәйлян[1469].
Хода хәүфилә дүк йәшләр,
Ничек ташлар сулар ташлар,
Ки ахир бу гъәриб башлар
Рөҗүгъ идә[1470] Хакъка, и җан!
Ходаның хөкеменә маша[1471],
Риза ул, әмри дот баша;
Ахир кол уласән хаша[1472],
Имәссән фагъиле әкүан (?).
Кичә-көндез хәтәрләрдә,
Дога әйлә сәхәрләрдә,
Хәтәр күпдер бәшәрләрдә[1473],
Мәгәр хифз идә[1474] ул йәздан[1475].
Догада егълагыл Хакъа,
Күзеңдин та сулар ака,
Шайәд Хакъ рәхимдә бака,
Ки У зө-л-гъизз вә-л-гъифран[1476].
Мөнаҗәт даимән сән ар[1477], –
Ходага егълагыл зар-зар,
Күзеңдин йәш идеп иншар[1478],
Нитә кем дүкелә баран[1479].
Идеп тәүбә мин-әл-батыйль[1480],
Ки егълап аб[1481] ула та сил[1482],
Ничек ягъмур ула һатил[1483],
Әбр[1484] дәр-фасле бәһаран[1485].
Идәсән тәүбә бәр-йәздан,
Рөҗүгъ ит, җөмлә яуыздан,
Ки гыйбрәт ал бу гаҗиздән, –
Кичә-көндез улып тогъйан.