Бесплатно

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

32

Ләкин без ул җәйне кайта алмадык. Ялга чыгу белән, Ташкентка киттек. Диләраның әллә күпме туганнан туганнары, сеңелләре-энеләре, апалары-агайлары дигәндәй, шунда яши булып чыкты. Нигезләре нык – һәркайсының үз йорты, үз бакчасы, үз мунчасы, вино базларына тикле бар иде. Сугышка чаклы ук китеп урнашкан кешеләр, – кайсы бухгалтер, кайсы ревизор. Безнең юлга дип алган, икебезгә ике мең сум акчабыз алар өчен акча да түгел иде.

Алар мине яраттылар шикелле. Әлбәттә, беренче карауда япь-яшь башым белән институт кадәр институтта укытуым дәрәҗәмне күтәрсә дә, икенче карауда ассистент буларак аена мең илле сум гына алуым, җитмәсә, аларча әйтсәк, спортсмен гына булуым дәрәҗәмне киметеп тә куйды. Алар өчен Диләраның махсус Мәскәү белеме белән кооператив техникумда укытуы ун өлеш артык иде. «Связьләрең күп булачак!» – дип, мактап бетерә алмадылар.

Кая инде Диләрага «связьләр»!..

Мәгәр безне бөтен байлыкларын күрсәтеп кунак иттеләр. Чын туй шунда булды. Шулай һәркайсында кунак була-була, ай ярымны үткәреп, Ташкентыннан, байлыкларыннан, «связьләреннән» тәмам туеп, кайтып төштек үзебезнең Казаныбызга.

Аннары инде тагын иртәдән кичкә кадәр чын-чыннан тир түгеп эшемә чумдым. Тир түкмәсә дә, Диләраның да эше минекеннән ким түгел иде.

Авылга без икенче елны да кайта алмадык. Бу юлы инде бәбәй сәбәпче булды.

Бәбәйгә үтүенең бишенче аенда Диләра тын гына яткан җирдән минем ун кулымны ипләп кенә тотып алды да биленә тартып китерде.

– Менә шуннан әз генә басып тор әле, – дип, кулымны үзе эченә басып тотты. – Сизәсеңме?..

Мин, тынымны тыйган килеш:

– Сизәм!.. – дип пышылдадым.

Карында яткан җан иясе – балам – нәкъ уч төбемә генә тибеп-тибеп ала иде. Күкрәгемә һич бетмәс-кимемәс- тән шатлык бөялеп тулды. Минем балам булачак!..

Шул көннән алып тар нәфесле көннәрем Иделдәй тулып-җәелеп агып китте. Диләрага да инде мин, яңа гына яралган булса да, үз баламның әнисе итеп карый башладым. Сөюем дә икесен бергә сөю иде. Гаҗәеп тә Бер нәрсә икән ул – ата булачагыңны тою тойгысы! Канның тамырда күкрәк киереп агышы гына түгел, ә «Мин бар! Мин яшим!» дигәнне бөтен тәнең белән тою, тыннарны кысып алган сөенеч икән ул!

Әгәр берәр көн мин тотып караганда ул типми торса, миңа күңелсез булып китә.

– Нигә типми соң әле? – дип эчем поша башлый иде.

– Йоклый әле, ял итә, – ди андый чакны Диләра. Бәбәйгә кагылышлы сүз әйткәндә, аның да тавышы искиткеч ягымлы, җылы булып китә иде.

Беркөнне, көмәне шактый зурайгач:

– Бигрәк каты тибә – үзәкләремне ярып җибәрә инде кайвакыт! Малай булыр, ахры, врач та шулай дип әйтте, – диде.

Шуннан соң икебез дә гел малай дип көтә башладык. Диләра инде:

– Әнә улың тибешә!.. – дип кенә әйтә иде.

Февраль аенда көткән улыбыз дөньяга килде. Ул иртәнге сәгать биштә туды. Мин, сестра чыгып, «Улың бар!» дип әйтү белән, таң атканын да көтмичә, Зур Кызыл урамыннан җәяүләп, Казан чаклы шатлык белән өебезгә кайтып киттем. Дүрт кило ярымлык малаең тусын әле!..

Минем бергә эшләгән иптәшләрем, ярышларга бергә йөргән дусларым, ничәсе ничә яктан котлап, коньягын-ниен кочаклап, өйгә килеп керә башладылар. Хәтта хәрби хезмәтне бергә иткән, хәзер кадровыйда калган элекке спортсмен дусларыма хәтле, җаен табып, котларга килделәр. Казан шәһәренә сыймас шатлыгым булгач, дусларны кем кабул итмәс!

Мин көненә ике тапкыр больницага барам. Диләрадан мин улымны имезергә кайчан китерүләре, имезеп алып киткәч кайсы бүлмәгә яткыруларына хәтле сорап, язу язам. Җавабын алгач, китәсем килмичә, улым кайсы тәрәзә турыларында ята икән дип, һәр тәрәзәгә кереп чыгардай булып, больница әйләнә йөрим. Ләкин салкын февраль, тәрәзәләргә юка бәс катып, эчтә ниләр барлыгы тышка мәгълүм түгел иде.

Ә бер атнадан мин, кара «ЗИМ» га гына утыртып, улым белән әнисен алып кайттым. Чыгарганда, сестра зур итеп юрганга төреп кулыма тоттырган иде, кайткач ачып җибәрсәк – борын өсләренә сары бөрчек сибелгән бәләкәй генә бер бала, имеш!..

– Сөбханалла! Күзләр генә тимәсен! – диде әби.

Ә мин Диләрага:

– Дүрт кило биш йөз дип язган идең бит, шушылай гынамыни? – дип аптырап карадым.

– Һе, сиңа сразы зур кирәк икән! – диде Диләра.

Миннән яман әби шатланган төсле:

– Зур инде бу, кияү, баһадир инде бу! – дип кабатлый. – Кеше балалары әнә песи баласы чаклы бер кызыл ит кенә була. Ә бу… Тфү-тфү, күз тимәсен берүк, өстенә бик карап тормыйк әле…

Шунда улым, күзләрен ачып җибәреп, дөньяга карады.

– Бүлбүлем!.. – дидем мин.

Телемә һич алдан уйлап килгән түгел, Мирза абыйның сөеп Нилүфәр җиңгигә әйтә торган сүзе иде бу: «Былбылым!..»

Яшәүнең мәгънәсе инде бөтенләй башка ягы белән ачылып китте. Минем өчен хәзер шушы зур җиһанда шушы бәләкәй генә бер җан иясеннән башка беркем юк иде. Ул хәзер бөтен сөюемне үзенә җыеп алды. Ул миңа көннәр буена җитәрлек көч бирә: иртән «Улым бар!» дип, шатлык белән уянып китсәм, кичен дә шул сөенеч белән йокларга ята идем. Юк, мин әүвәлгечә үлеп йоклый алмый идем инде. Улым чак кына тавыш биргән, шыгырдаган саен сикереп торып, әнисенә һич ирек куймастан, улымның чүпрәкләрен алмаштырам, биләп-төреп, имезергә бирәм. Кайчак, имеп тә тынычлана алмаган чакларында, тын-кара төндә ялгызым, талгын бер көйгә туктаусыз көйли-көйли, салкын идән буйлап җылы күкрәгемдә тирбәтеп йөртәм. Шулай – йоклап киткәнче.

Әнисенең күкрәге шешеп, улым канлы сөт иммичә акырып елаганда, шушы интеккән ике җан өчен башларымны кая куярга белмәдем… Ә улымны имидән аерганны мин күземә яшь тулмыйча сөйли дә алмыйм. Диләра, бала күзенә күренмәс өчен, иртәдән кичкә кадәр өйгә кайтмый йөри, соң гына кайтып, кухня ягына кереп ята. Ә мин, эшем бетү белән, хәтта кайберләрен калдырып, тизрәк өйгә чабам. Тышкы ишек ачылган саен, һәр тавышка һич төшенмәс бер сизгерлек белән борылып, улым ишеккә карап торыр иде. Йөзләре суырылып, күзенә чын хәсрәт ачысы чыкты. «Кеше башына беренче кайгы имидән аерганда төшә» диләр иде – рас икән. Өч төн буена, җил генә искән бер тавыш белән, бер үк көйне көйләп, куенымнан бер илле дә аермыйча, улымның кайгысын күреп, бәгырем кискәләнде. Бала – ирнең дә бәгырь итедер…

Минем хәзер бөтен яшәвем, карап торган бердәнбер сөенечем – улым-бүлбүлем иде.

Менә шуның аркасында без авылга икенче җәйне дә кайта алмадык. Диләра кисеп әйтте:

– Кул баласы белән ай буе авылда ята алмыйм, син аңларга тиеш, – диде.

– Алайса, бер атна гына торырбыз.

– Баланы көйсезләпме?

– Нигә «көйсезләп»?

– Сирин, – диде Диләра, – әйдә быел ялны шәһәрдә генә үткәрик. Мин аз-азлап кандидатлык минимумын да әзерләрмен. Ташкенттан да берәрсе килеп чыгуы бар. Миннән дә болайрак үзең ич: «Киләсе елга безгә рәхим итегез» дип, кат-кат чакырдың. Ә авылга киләсе ел кайтырбыз. Ул чагында инде Рәшитебезгә дә яшь ярым була, – дип, гадәтенчә, мине күндереп куйды. Аннары, тагын гадәтенчә, теләсәң нишлә дигән бер тавыш белән: – Үзең кара, алайса, бик кайтасың килсә кайт, – диде.

– Әйттең сүз! Нишләп мин улымнан башка кайтыйм?

Чынлап та, әни хат саен «Рәшитемне күрәсем килә. Кайчан миңа шул бәбәемне күрсәтәсез инде?» дип яздырганда, мин нишләп, бер буйдак төсле, ике кулымны селтәп өйгә кайтыйм ди!

Шулай калдык. Ташкенттан да килмәделәр. Диләраның минимумга әзерләнүе дә бик минимум гына булды.

Без авылга өйләнешкәннең өченче җәендә генә кайттык.

Гомер үпкә сүз әйтмәгән әни үпкәләп алды:

– Самолётка гына утырып, Актанышка час арасында кайтасы юл – ике ел тилмертәсең кайтмыйча. Сезне уйлап саргайганны кеше генә сизми бит!.. Болай да инде Хәвадисем белән Мирзам сәгатенә ничәләр искә төшеп, барган сукмакларымнан төшеп китәм…

– Янында ике улың бар, оныкларың бар, мин исән – алай бик бетерешмә инде, инәй, – дидем мин.

Берара әни үземә генә сүз катты:

– Шул Әдрәнгә әйт әле нык кына итеп, улым, өйләнсен иде. Аның да бәбәен күрәсем килә бит. Гөл кебек кызы бар – аның өчен өзелеп торган!..

– Кайдан соң ул кыз?

– Соң, гомер буе силсәвит булып эшләгән Өркыя кызы инде. Абыйсын беләсең – Кара Әхмәтне. Хәзер Минзәләдә пыркарур булып эшли.

Кара Әхмәтне белмичә! Бишенче класстан җиденчегә кадәр бергә укыган идек без. Дуслар идек. Ул, минем кебек, ничә ел укудан өзелеп тормады: беррәттән унны да бетереп, судта эшләде дә Казан университетының юридик факультетына барып керде. Өченче ел әнә – прокурор. Тик, үзебезнең авыл булмаганлыктан, мин инде аның сеңлесен белми идем.

– Әйбәт ата-ана баласы инде, – диде әни.

– Ярый, сөйләшеп карармын, – дидем мин.

Ләкин Әдрән миңа, сүз кузгаткач:

– Әткәйдән калган иске өйгә ничек кәләш алып кайтасың? – дип, уйнап җавап бирде.

– Бүрәнә кайтарт та сал яңа өй, – дидем мин. – Трактор үз кулыңда. Сиңа нәрсә!

– Шул шул менә: трактор үз кулымда. Үз кулымда булмаса, мин дә Раббани абый төсле ялланыр идем дә, бүрәнәсен генә түгел, бөтен урманын алып кайтыр идем… Шул тракторга эт кебек бәйләнгән. Көз юк, кыш юк… Менә әле – болында. Син белгән чалгы белән чапмыйбыз бит без хәзер печәнне. Син белгән ат җыйгычы белән дә җыймыйбыз. Трактор белән чабабыз, трактор белән җыябыз. Куак араларында гына чалгы… Шулай булгач, мин ул тракторны ничек ташлап китим?.. – дип, бик каты сөйләп чыкты да, кинәт йомшарып-елмаеп: – Ярый, ярый, инәйгә әйт: быел көз өйләнә, диген. Бик ачуны китерсә, иртәгә үк тә алып кайтырмын, – диде.

Без кайткач, ул бер көнен, ял сорап, безнең белән үткәрде. Безне ул, улым, Диләра – өчебезне матаена утыртып, үзе эшләгән болынга алып чыгып китте. Агыйдел буеның әле чабылмаган, гел җиләк, гел чәчәк, гел кояш җирендә хуш ис иснәп, сулар кереп, Ашаеш буйларын әйләнеп, ял итеп кайттык.

Кире кайтканда гына чак бәлагә тармый калдык. Юл аша колхоз көтүе чыгып килә иде. Әдрән кычкырта-кычкырта барганда, бер коба сыер, аягын икегә аерып, йомышына кереште. Ярый әле Әдрән туктатып өлгерде, юкса бәласе зур булачак иде. Диләранең коты алынды, Рәшит акырып елап җибәрде. Ә сыер берни булмагандай китеп барды. Әдрән беребезгә дә охшамастан кызу канлы иде, сикереп төшеп:

 

– Юл өстендә нитмәсәң… башка җир беткәнмени сиңа!.. Сыер!.. – дип, башта сыерны кыйнап килде, аннары, сүнеп туктаган моторын бик озак кабыза алмый интеккәч, бензин багын төя-төя, үзен тирги башлады: – Юньле кеше кешенең искесен аламыни? Матае юньле булса, аны сатмыйлар да. Бер туры китереп, йә хуҗасын ярам, йә матаен Тоба ярыннан атам!..

Ул тәмам тынычланып беткәч кенә:

– Сиңа чыннан да өйләнергә кирәк, апай, бик нервынныйлана башлагансың, – дидем.

Аннары без өйгә кайтып, Рәшитне генә йоклатып чыктык та базарлы авылга киттек. Инде күптән базары булмаса да, ни өчендер шул авыл гел сагындырып йөдә- тә – кайтсам, күрми китә алмый идем.

– Авыл кибетләрендә шәһәрдә ятмый торган әйберләр булучан, диләр, кереп чыгарбыз әле, – диде Диләра.

Ләкин кибетләре ябык иде.

– Монда коньяк өзелми торган иде – булмады, – диде Әдрән. – Үзебезнең магазин кала, тик анда шул «акбаш» кына инде.

– Нәрсәгә әле ул? Миңа дисәң, миңа берсе дә кирәкми, – дидем мин.

– Алай итмик инде, абый. Болынга да алдырмадың, өйдә бераз кабып куярбыз. Бераз гына ярый торгандыр бит инде?.. «Абыйсы кайтты, ярты да алып эчермәделәр» дияр ату Җәмилә?

– Нинди Җәмилә?

– Сатучы инде. Бик усал телле нәрсә.

– Алырсың, алайса, – дидем мин, көлеп.

Без, кайтып, үзебезнең авыл кибетенә кердек. Яртыны гына сорагач, Җәмилә дигәннәре, майлы елмаеп, Әдрәнгә карады:

– Кит әле моннан, тау чаклы гәүдәгезгә бер ярты сорап торасың оялмыйча!.. Әллә нигә бер кайткан абыеңа ящигы белән алалар аны синең кебекләр. Синең ул яртың белән мин ничек план тутырыйм ди?

– Җә, телеңә бик салынма, – диде аңа Әдрән. – Планыгызны Раббани абый тутырган да җиткән.

– Одеколон белән генә бик тутырып булмый шул…

– Әйтер идем инде – җиңгәй бар, – диде Әдрән аңа. – Сиңа план тутыру кирәкми, ир кирәк… – диде сатучы кызга. Ә чыккач: – Нервынныйланырсың да! Шул кәнтәенә хәтле көлсен әле. Юри сезнең алда әйтә ул, – дип, Раббани абыйдан зарланып китте. – Одеколонын да капкалый шул – гел аракыга каян җиткерәсең? Җиңгәй әйтеп, җиңгәй сүзен тыңламый, инәй әйтеп, инәйнекен тынламый. Бер мин тыеп торудан нәрсә? Мин дә бит камчылы ишан түгел.

– Кызма әле, Әдрән, син кызма, – дидем мин. – Раббани абый дип авыз да ачып булмый синең белән.

– Ике елга бер кайтып, «кызма» дип китү җиңел дә ул! – дип, Әдрән кабынып ук китте. – Менә син аның белән ел буе кара-каршы торып кара!.. Кызарсыңмы-юкмы?.. Менә кайткансың – син дә сөйләш әле бер, яхшы атлы булып кына китмә…

33

Беркөнне кич Диләрага «соң гына чыгармын» дип әйтеп, Раббани абыйларга кердем.

Тагын үрчегәннәр – бишектә инде дүртенче балалары елап ята иде. Аны сигез яшьлек зур кызлары тирбәтеп утыра. Ләкин сабыйга ими кирәк, ә Тәрҗимә казан тирәсендә кайнаша иде.

– Имез әле балаңны. Йөрәгем әрни бала елавына, – дидем мин.

Тәрҗимә баласын имезергә утырды. Мин, яңа күргәндәй, текәлеп йөзенә карыйсы иттем. Тәрҗимә, яңаклары батып, бик нык картайган иде.

Хатын-кыз бит, минем уйны шундук сизеп алып:

– Картайдык инде, Сирин, картайдык, – диде. – «Тәрҗимә дә, яхшы атлар кебек, башын чөеп, күкрәген киереп кенә йөри иде дә, Раббани яхшы атны яхшы гына итеп өйрәтте…» дип көләләр әнә хәзер. Синең Диләра миңа карый кыз гына! Яшьтәшләр дип эт тә әйтмәс!..

– Абый кайчан кайта соң? – дидем мин.

– Кайтырга бик вакыт та бит… Сәрхушлыкка китсә – белмим инде.

– Тавыш чыгармыймы соң эчеп кайткач?

– Гөнаһына керә алмыйм, андый гадәте юк. Затыгызда юкны! Ачуым килеп үзем генә кыздырып җибәрмәсәм, талаш-тиргәшне белми. Беркемгә начар сүз әйтмәс, бәйләнмәс. Бәйләнешкән ике кешене күрсә дә аерып китә. Үзенә дә кагылучы юк. Кем кагылсын инде аңа йөрәге җитеп? Сугу түгел, тотса да кара яндыра бит!..

Тәрҗимә, имеп туйган бәбәен бишеккә салып, тагын кызына тирбәтергә кушты. Үзе, миңа сөйли-сөйли, токмач кисәргә тотынды:

– И Сирин! Аның өйдә тавыш чыгармавындамыни! Өйгә акча кайтмый бит, акча!.. Тимершәех абый ни әйтүенә әйтте: «Китмә колхоздан, китмә, тиздән колхозлар аякка басачак», – диде. Китте. Акчага эшлим мин, дип, кирпеч заводына барып керде. И шуның белән Аллаһу әкбәр – акча да юк, икмәк тә. Клуб чаклы өй салып кердек тә бетте. Эче дә буш, тышы да. Әнә күз алдында – шыр бит! «Тамак ач түгел, өс шәрә түгел, тагы ни кирәк?» – ди. Ничек инде кирәкмәсен? Әле ярый балалар вак. Үсә башласыннар әле менә! Колхозда бит ул берүзе, ачуым килмәгәе, җиде кешелек эшли иде. Ә монда күпме эшләсәң дә – алты йөз тәңкә. Сәгатеннән соң кешеләргә бура бурап, капка-койма ясап, мунча салып йөри. Ни акчасы, ни ялы. Акчасын эш сөйләшү белән ала башлыйлар: утыз тәңкә дә илле тәңкә – эчәргә инде – эшләп бетерүләренә бер тиене калмый… Көлим дә инде: быел яз Сабираттәйләргә ак мунча салырга сөйләшкән. Ун көн эчендә гөл шикелле итеп салып та куйды. Берүзе бит! Мунча алларын тикле бүрәнәләп бураттылар. Май бәйрәме җитте, һәркем хәленчә кунак җыйган була бит. Сабирәттәйләргә дә Ижаудан туганнары кайтып төште. Аракы каян җиткерәсең – бал койганнар. Кунаклары бәйрәм итте дә киттеләр. Бәйрәмнән соң безнекенең дә башы авырта. Иртән барган бу Сабираттәйләргә. «Сабираттәй, башым чатный, калмадымы әзрәк балың?» – дип сораган. «И Раббаникәем, калмады шул, чүпрәсенә төшеп туктадылар», – дигән Сабираттәй. Минеке: «Алайса, чүпрәсен булса да бир», – дип сорый икән. «И Раббани, чүпрәсен менә әле генә сыерга ашаттым шул!» – дип әйт-кән Сабиратгәй. «Алайса, мунчаңны да сыерың салып бетерсен!» – дип, минем дивана инде бетте дигән эшен ташлап кайта. Ике ишек куеп, мичен чыгарасы калган. Бүтән кеше эшләп бетерде. Акчасын да алмаган – миңа кертеп бирде Сабираттәй. «Нигә алдың?» – дип, бер көн буе табалады абыең. Көлке дә, гыйбрәт тә инде…

– Бал дигәннән, умарталарыгыз исәнме әле, Тәрҗимә? – дидем мин.

– Әнкәй, әтиеңнең васыяте, дип, биш башын безгә биргән иде. Кем карасын инде аны? Раббани аның белән пычранмый. Аңа тимер булсын. Үз тамакларын үзләре туйдырырлык бал җыялар шунда… Әнкәйләрнең дә кимеде инде. Биш башын Рәҗимә апа алып китте. Җәзилә кайтканны беләсеңдер инде, – көтүгә ялланып килгән бер карт егетне йортка керткән иде, аның да умартага кулы ятмый… Бер унлабы исән бугай әле.

– Шулай, һәрнәрсәгә белгән кул кирәк, – дидем мин.

Тәрҗимә тагы сөйләп китте:

– Быел Әдрән, җайлап кына: «Әллә, Раббани абый, үзең теләп дәваланып карыйсыңмы? Әле бит соң түгел», – дип әйтеп караганые. Каралай көеп чыкты абыең. Сабырлыгы җиңеп кенә, өстебезгә җикерүдән тыелып калды. «Әллә мин бер алкагуликмы? Теләсәм, мин иртәгәдән үк туктый алам», – дип, бик нык гарьләнде. Шуннан бирле сүз кузгаткан юк әле. Менә син кайтсын дип тордык. Эчеп алгач, бар эше шул: «Мирзакаем… Хәвадискәем…» – дип җылый. Сине дә еш искә ала. «Сириннең дә безне ташлавы шул микәнни, кайтып күренми дә!» – ди. Син кайтканга бик сөенде инде. Салуын да киметте…

Шунда Раббани абый үзе дә кайтып керде. Бераз кызмача гына иде. Кесәсенә яртысын да тыгып кайткан.

– Кереп әйбәт иткәнсең, апай. Мин үзем дә сине сорап кергәнием әле, – дип, аркамнан килеп сөйде дә аракысын өстәлгә чыгарып утыртты.

– Акчага мулкыгансын икән! – диде Тәрҗимә, мыскыллап.

– Баш исән булса, акча табыла ул!

– Үтечкә алдыңмы?

– Нигә, үтечкә алу гаеп эшмени?

– Үтечкә алып эчкән – ике исергән.

– Исермәгәч тә, мин нигә эчәм? – диде Раббани абый. Кесәсеннән йомарлап алып, өстәлгә гел унлыклар чыгарып салды. – Сана, не отходя от кассы. Биш йөздән артык булырга тиеш. Эштән соң МТСта культиватор ремонтлаганыек… – Аннары ул миңа карап көлде: – Җиңгәң телгә-тешкә бик шәпләнде әле, Сирин апай. Хәвадис сүзе: авырса да, телгә-тешкә таза!

– Кайгырма, болай барса, төшеп бетәргә дә күп калмады инде.

– Дәүләттә тимер бетмәгән, куйдырырбыз, – диде абый. – Тырма теше кебеген үзем дә ясый алам. Хәер, теш булмаса, эчәргә җиңел була ул.

– Әйтәм җирле, син бик авыр эчәсең – шул тешләрең таза булгангадыр инде. Бер теше төшмәгән бит шуның!..

– Җә, Сирин кергәч кенә, телләшергә ясканып торма әле. Кая, кабарга берәр нәстә бир дә…

– Әле туймадыңмыни эчеп?

– Туйсам, амин тотарыем, – диде Раббани абый. – Әйдә, телеңә салынма, ашыңны бир.

– Аракы булса, чабата да ашыйбыз, дисең бит! – дип, Тәрҗимә аш бүлә башлады.

Раббани абый шешәсен ачты.

– Синең эчмәгәнеңне беләм, апай. Шулай да өч елга бер күрешү хакына үткән хәтле генә кабып куярсың инде. Кайтмыйсың да үзең хәзер…

– Үпкәләмә инде, Раббани абый, туры килмәде. Мин дә семья кешесе бит, – дидем мин.

– Йә, булды. Үзең үпкәләмә… Нигә Нилүфәр киленне дә алып кайтмадыгыз соң?

– Алар июнь башында гына Фирганәгә китте. Туганнары шунда җыела икән. Бертуган абыйсы эзләп табып чакырган. Бөтенләйгә торып калуы да бар әле җиңгинең…

– Кияүгә чыкса да берни эшләтә алмыйсың, апай.

– Мирза абыйдан соңмы? Ю-ук, булмас. Ышанмыйм. Андый мәхәббәттән соң – булмас!..

– Белмәссең… – диде Раббани абый. – Дөнья бу!

Мирза абый белән бергә торулары исемә төшеп, бу сүздән миңа бик күңелсез булып китте.

– Әйтергә онытканмын: без китәр алдыннан гына, Мирза абый эшләгән участок урамына абый исемен куштылар, – дидем мин.

– Әйдә, алайса, шуның өчен эчик. Димәк, Казан ура- мында безнең фамилия дә бар!.. – Ул үзе генә эчеп җибәрде дә: – Их, Мирза, Мирза! – дип, күкрәгенә суккалый башлады. – Менә шушыны өзгәлиләр бит алар… Мирза да, Хәвадискәем дә…

– Тагын җылый башлады инде, – диде Тәрҗимә.

Раббани абый, аның сүзләрен колагына да элмичә, яшьле күзе белән миңа карады:

– Бүген бездә генә кун әле, апкаччаем. Ак якка гына кереп йокларбыз. Сөйләшәсе сүзләр дә бетмәгән…

– Ярый, – дидем мин. Тиз генә үзебезнең өйгә кайтып, Раббани абыйларда кунасымны әйтеп чыктым.

Тәрҗимә безгә ак яктан урын җәеп бирде. Раббани абый яртылаш та эчмәгән аракысы белән стаканын да алды.

Һәм Тәрҗимә теге яктан ишекне ябып кую белән, ике стаканга тигезләп кенә аракы салды.

– Әйт әле, Раббани абый, – дидем мин, – ни рәхәте бар шул аракы эчүнең?

Ул елмайды:

– Эчкәндә рәхәт тә ул, айныганда кыен.

– Алай булгач, ник эчәсең?

– Бәй! Әйттең син дә сүз! Ник эчмәскә миңа? Мин җәһәннәм утыннан да кайнар сугыштан исән кайттыммы? Кайттым! Илләр инде тынычмы? Тыныч! Дөньям тигезме? Тигез!.. Менә шушы кулымдагы биш бармагым төсле газиз балаларым бар, карчыгым бар. Менә өч ел күрешмәгән синең белән күрештем. Ник эчмәскә миңа! Башым сау, кулым-аягым исән. Эшләсәм, җиде кешелек эшлим. И күкрәгемдә кайнаучы кайгым да бар: җан кебек ике туганыбыз җир куеннарында ята. Булган кайгыла- рым – бар да шулар кайгысы. Шулар өчен дә эчәм…

– Эчмичә булмыймы соң, Раббани абый?

– Юк. Булмый. Кайгыдан эчмичә булмый!..

– Ә шатлыктан?

– Шатлыктан да эчмичә булмый. Әйдә! Барысы өчен дә эчеп җибәрик әле бер! – диде дә үз стаканын күтәреп эчеп тә җибәрде.

Мин аның инде исерек булса да ягымлы зур йөзенә карап уйланып киткәнмен.

– Нинди уйларга талдың әле, Сирин апай?

– Төрле уйларга төшеп уйланыла шул, Раббани абый… – дидем мин.

– Ташла! Уйны уйлап, кайгыны кайгырып бетереп булмас. «Уйлама күңелем барсын да, әзерәге калсын ла» дип, тиктомалдан җырламаганнардыр әле.

Раббани абый, кайтканда тыштан гына исерек күренмәгән икән, капыл исереп китте дә, чишенеп тә тормыйча, урынына ауды. Шул килеш тынды да…

Җилкәмә бер авыр нәрсә төшкәнгә куркып уянып киттем. Абый торып утырган да минем өскә кулын куйган икән.

– Нишләп тордың әле? – дидем мин.

– Сине әллә кая алып китәләр икән дә, аерылабыз икән дип куркып уяндым, – диде Раббани абый.

– Сәгать ничә соң әле?

– Өчтер. Гел шулай өчтә уянып китәм. Әле беренче әтәч кенә… Ник кычкырмый соң әле әтәче дә?..

– Йоклыйк әле, Раббани абый, ят, – дидем мин.

– Син йокла, апай. Мин инде йоклый алмыйм.

– Йоклый алмасаң, күзеңне йоммыйча, ачкан көе генә санап ятып кара. Мин үзем ярышка бик нык әзерләнеп йокы качкан чакларны гел шулай итәм.

– Файдасы буламы?

– Була.

– Ә мин хәзер эчмичә йоклый алмыйм, – диде Раббани абый. – Кая, кичтән безнең калган булырга тиеш бит?

– Әнә тәрәз төбенә алып куйдым.

Раббани абый ут кабызмыйча гына тәрәзә янына китте. Тәрәзәдән упкындай болытлы кара төн күренеп тора иде. Беленер-беленмәс яктылык төшкән. Аны да абыйның караңгы өйдә зураеп киткән кара гәүдәсе каплады. Өнсез тынлыкта тирән стаканга шешәдән тын да алдырмыйча аракы агызган тавыш ишетелде. Йокым ачылган иде инде.

– Менә һәрвакыт шулай, апай. Уянам да миллион уйларга батып ятам. Мин дә уйлыйм бит! Башым шундый нык эшли – әллә ничә айларга алга китеп, күкнең читенә җитеп уйлый. Ә кайвакыт бөтенләй томаланып, кара болыт шикелле, өсле-өсле кара уйлар өелеп килә. Мин япа-ялгызым кара камерада ятам икән төсле тоела, йә кабер кебек була башлый… Әллә нинди хәшәрәт бөҗәкләр алга килеп, битемә-күземә, бугазыма тулалар кебек… Моны беркемгә дә әйткәнем юк иде әле. Теге, сугыштан кайткач йөри алмый яткан аягымның чире дә нык сизелә башлады. Торып-торып аягым юкка чыккандай була…

 

Ул, кара тәрәзәне каплап, бик озак сүзсез басып торды. Миңа тәннәр чымырдаткыч шомлы булып китте.

– Нишләп торасың инде анда, Раббани абый?

– Менә! Уйлый торгач, мин дә уйлап таптым әле! – диде абый кинәт. – Эчүгә бер сәбәп тә юк – сылтау гына күп икән!.. Шулаймы? Сиңа шулай дип җавап бирү кирәк идеме?

– Сиңа аракыдан дәваланырга кирәк, абый, – дидем мин.