Tasuta

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

36

Чын Сабан туен мин гомеремдә өч тапкыр күргән кеше: кырык алты, кырык җиде, кырык сигезенче елларда күрдем. Шулардан беренчесе – Җиңүдән соң беренче Сабантуй! – яшьлек хыялымда гомер күрелмәгән бер ямь, бер моң булып уелып калган. Исемә төшерсәм, әле һаман да бөтен бизәге-чәчәге белән, колгадагы сөлгеләре белән күз алдыма килә дә баса. Йөз җирдә йөз гармун уйнаулары, тыныч тормыш, бәхет, мәхәббәткә сусап җырлаулары – бүген ишетәм диярсең – колагымнан һаман китми тора. Күңелемдә ул Сабантуй әле булса таралмаган, таралырга тиеш тә түгел сыман; теләсәм, менә бүген үк шунда барыр идем сыман торып калган иде…

Казанда мин бер генә тапкыр Сабан туена бардым. Каенлыкта иде. Ләкин мин анда күңелемә сеңгән яшьлек Сабан туен күрмәдем. Урам булып тезелгән буфетларга, каен төбе саен утырган компаниягә очрап, көрәшкән-йөгерешкән җиренә барып җитә алмадым. Дөресрәге, анда борын төртерлек тә түгел, мәхшәр иде. Мин кул селтәп кайтып киттем.

Хәзер минем яшьлегем Сабан туен күрәсем килә иде.

Әни иртәдән пешеренә башлаган. Киленебез мунчалар яккан. Беренче булып мин кереп чыктым. Сабан туеннан соң туры безгә кунаклар киләсе булганлыктан, әни Тәрҗимә белән аш әзерли калды, Зөлфия безнең белән китте.

Сабан туеның урыны үзгәрмәгән – шул ук Иске Агыйдел яланында иде. Ләкин бару белән күрдем – бүген дә яшьлегем Сабан туе булмаячак. Берничә җирдә берничә машинадан винодыр-аракыдыр саталар, кешеләр дә Сабан туе караудан бигрәк, дус – дусты, туган туганы белән җыелышып эчәргә килгән сыман иде.

Әдрән килү белән көрәшкә әзерләнә башлады. Ул инде ике ел рәттән батыр калган, быел да мәйданга бик дәртләнеп чыкты. Ләкин… бөтенесен рәттән кырып килгән Актаныш батыры аны да җиргә салды. Искәрми дә калдык. Бу яшь, яңа батырның гайрәтенә халык аһ итте. Әдрән бик кызу да, гарьчел дә иде – сикереп тә торды, үзенә дусларча кул биргән Актаныш егетен сугып та екты.

Инде батырга чыгарга кеше дә калмаган иде. Шунда, түгәрәкне ерып, Раббани абый килеп керде. Пинжәген салып атты, күлмәген салып атты, сул кулына сөлгене урап тотты.

– Кил, акыллым!.. – диде ул әлеге батырга.

Батырның да гаре кузгалган иде – җан ачысы белән алыша башладылар.

Минем яндагылар:

– Нишләп керәсе итте соң әле бу Раббани? Гомер көрәшкән кеше түгел бит! Көрәштә ул көчтән дә бигрәк сол кирәк, – дип, абый өчен борчылып алдылар.

Ләкин, спортны белгән кеше, мин күрәм: бу егет абыйның унике яшьтән тимер сугып каткан билен ала алмаячак иде. Ул да булмады, абый аны «у-ух!» итеп җирдән суырып та алды.

– Ат үзен Актаныш ягына!.. – дип, безнекеләр дәррәү кычкырып җибәрделәр.

Ләкин абый тегене үз гәүдәсеннән аерып атып бәрә алмый: атарга итсә, бергә егылачаклар иде. Ахырда абый, бер мәзәк итеп, батырны күтәргән килеш, түгәрәк әйләнәсеннән алып китте. Шулай бер әйләнеп чыкты да, тик кенә тор, кыймылдама дигәндәй, мәйдан уртасына бастырып куйды. Батырның кулын кысып, безнең янга килде.

Шунда мин абыйның һаман бетмәгән көченә хәйран калдым.

Сабан туеннан туры Әдрән кунаклар җыеп алып кайтты. Мин белгәннәре дә, белмәгәннәре дә бар – биш пар кунак иде. Бәйрәм өстенә, минем – Казаннан, абыйның больницадан кайтуын бизәккә санап, күңелле иттереп табын башлап җибәрделәр. Әдрән стаканын кулына тоту белән кисәтеп куйды:

– Баштук шуны сөйләшик: минем батыр асты калу хөрмәтенә, дип, берегез дә сүз әйтми! Булдымы?.. Ә хәзер, әйдәгез, бәйрәм хөрмәтенә, и шул бәйрәмгә туры килеп кайткан ике абый хөрмәтенә күтәрик әле!.. Моның өчен мин дә эчәм, – диде.

Кунаклар:

– Юк-юк, болар – аерым! Һәркайсы өчен аерым эчәргә кирәк… – дип көлешеп алдылар.

– Анысын үзегез карарсыз. Минеке бер генә – барысы өчен дә!.. – дип, Әдрән эчеп җибәрде, һәм шуннан соң бер грамм да капмыйча, кунакларны сыйлый башлады.

Раббани абый алдына стакан да куйдырмады.

– Юк, җәмәгать. Минем – беткән!.. – дип, кунакларның шау-шулы сүзләренә дә катнашмыйча утырды.

Үземнән беләм: эчмәгән кешегә эчкән табында күңелсез була. Ләкин берзаман Раббани абый: «Тәмәке тартып керим әле», – дип, үзе генә чыгып китте дә, шактый торып, өстәвенә бик матурланып килеп керде. Әдрән нәкъ аракы бүлеп тора иде. Раббани абый:

– Әйдә, сал әле, апай, миңа да берәр йөз грамм! – дип, бер буш стаканны алып, Әдрәнгә сузды.

– Абый, дәваланып кайткансың, эчү ярамас бит! – диде Әдрән.

– Бәйрәмдә генә ярый ул, – диде аңа абый. – Миңа Терегулов үзе әйтте. Эчмәгәч тә, мин нишләп утырам монда?..

Табында тарткалашып булмый иде инде – Әдрән абыйга да аракы салды.

Һәм әни алдында ипиләр тотып ант иткән кеше, Раббани абый, шул көнне үк «ычкынды» да. Кунаклар таралышуга, инде ул исереп егылган иде.

Икенче көнне ул кичкә таба, без күз-колак булып торган җирдән кинәт юкка чыкты. Әни әйтмешли, ут булды да су булды. Бер матай тавышы ишетелеп калган иде, шуңа утырып киткән, ахры. Кибетче Җәмиләгә әйтелгән, – Әдрән таң белән йодрыгын борын төбендә уйнатып әйтте, – ул хәзер абыйга бер тамчы нәрсә бирмәячәк иде. Димәк, бердәнбер җир – пристань кала. Тәрҗимәгә Раббани абый кичә минем күз алдында җиде йөз сум акча бирде. Бирмәгәне минем исәп белән бер-ике йөз булырга тиеш иде. Шуны бетерми кайтмаячак иде инде ул хәзер.

Тәрҗимә каядыр киткән. Әдрән эштә. Мин кая баруымны әнигә генә әйттем дә пристаньга киттем. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, юлда ни аты, ни матае туры килмәде. Шулай җәяүләп кенә өч чакрымны барып җиттем.

Пароход, көндәгечә, сигез тулгач килергә тиеш иде. Ул килер алдыннан, яр өстендәге ларёкны ачып җибәргәннәр. Раббани абый шунда, ларёк авызына янын куеп, мин белмәгән кешеләр белән басып тора иде. Алларында – аракы.

– Раббани абый, эчмисең! – дидем мин.

– Мин эчмим дә, – диде ул. – Менә дусларны гына сыйлыйм.

Ләкин авызына инде аракы кергән: күзеннән үк күренеп тора иде.

– Алайса, буталып йөрмә, әйдә, кайтыйк, – дидем мин.

– Менә пароход килсен дә кайтырбыз. Мин иртәгәдән эчми башлыйм, ә бүген пиво эчмичә терелеп китә алмыйм.

Хатын-кыз түгел, кеше алдында тартышып, кычкырышып булмый иде, мин:

– Ләкин анысын да өйдә генә эчәсең, – дидем.

Пароход бераз соңлап килде. Җыелган ирләр, буфетыннан сыра алып калырга өлгерер өчен, басма салганны да көтмичә, борт аша сикереп, пароходка ташландылар. Беренче булып диярлек сикергән абый, аягы аксап китепме, артта калды. Пароход соңлап та килгәч, һәммәсе ашыга, чөнки еш кына, кире чыгарга өлгермичә утырып китеп, икенче пристаньнан егерме-утыз чакрым җәяү кайтучылар да була икән.

Соңлап килгәч, ун минут та үтмәгәндер, пароход китәргә дә яскана башлады. Ике матрос дөбер-шатыр китереп басманы тартып алды. Сырачылар, йөгерешеп чыккан уңайдан, без торган дебаркадерга сикерәләр. Ләкин әле барысы да чыгып бетмәгән, шул исәптән Раббани абый да юк иде. Ул арада борын якны чишеп җибәрделәр. Агымга каршы туктаган пароход борыны көчле агым белән бик кызу аерыла башлады. Раббани абый белән тагын ике кеше чабып килеп җиткәндә, пароходның борыны гына түгел, биле дә дебаркадердан кеше буе аерылган иде инде.

– Койрыкка барың!.. Койрыкка барың!.. – дип кычкырышып, без дә койрык ягына йөгерештек.

Ләкин безнең абыйлар, чыгар юл табып койрыкка барып җиткәнче, койрык бавын да чиштеләр. Алда заготзернодан икмәк төяп бик зур «Волготанкер» торганлыктан, пароход борылып китәр өчен артка чигәргә тиеш иде – гөжләтеп куласасын әйләндереп җибәрде. Нәкъ шулвакыт, беренче булып, пароход читенә безнең абый килеп чыкты. Чалбар кесәләре, пинжәк кесәләре тулы шешә иде. Кулына да икешәрне тоткан. Ләкин күзе тонган – мине күрмәде дә.

Мин:

– Раббани абый, сикермә! Утырып кына кит! – дип кычкыруым булды – абый шешә тоткан ике кулын алга сузып, дебаркадерга сикерде. Ләкин култыксасына ябыша алмыйча, ике арага шатырдап төшеп китте. Халык аһ итте. Ул арада Раббани абый артка чажлап чигенгән пароход астына суырылып кереп юкка чыкты.

Капитан өстән:

– Стоп!.. Полный ход вперёд!.. – дип кычкырды.

Ләкин соң иде инде – пароход абыйны таптап үткән иде.

«Полный ход» белән алга киткәч кенә, куласа дулкыны абыйның җансыз гәүдәсен кесә тулы шешәләре белән үзебезнең кечкенә елга тамагына илтеп какты…

Ә икенче көнне әнинең чәче ап-ак булып агарып чыкты.

Мин, Раббани абыйны күмеп кайтышлый ук кибеткә кереп, бер ярты аракы алып чыктым. Өйдә дә бар иде барлыгын, ләкин мин үзем алдым. Өйгә кайткач, өстәлгә утыртып куйдым. Тутырып бер стакан салдым. Эчкәч җиңел була, диләр бит… Калтыранган куллары белән әни карап тора. Аның инде миңа сүз әйтергә дә хәленнән килми. Тик иреннәре генә «Ник эчәсең? Ник эчәсең?» дигән төсле куркып дерелди иде.

Менә биш туган идек. Раббани абый белән Мирза абый сугыштан тәннәренә пуля түгел шырпы да тими кайтканнар иде. Базарларда бер без генә, бөтен базар өстеннән калкып, бер-беребезне күреп йөри идек… Булмаган да сыман беттеләр… Биш туганнан икәү калдык. Каян табыйм мин хәзер андый туганнарны?! Нигә тотып калмадым мин Раббани абыйны?! Аһ!..

Мин, алдымдагы стаканны алып, интегә-интегә эчеп бетердем дә, кинәт бик нык башыма китеп, өстәлгә капландым.

– Ал мине, газиз җир, җылы куеныңа!.. Ал!.. Салкын туфракларың белән суыт кайгыларымны!..

Минем туйда Раббани абый да нәкъ шулай елаган иде.

– Чү, балам, ипле сөйләш… – дип, әни телгә килде. Мин, инде елаудан туктап, тагы шешәгә үрелдем. Шунда беләзегемнән, каты иттереп, Әдрән килеп тотты.

– Җитте, абый!

Мин күтәрелеп әнигә карадым.

– Их, инәй! Балаларыңның үлемен күреп үләр өчен генә тудыңмы әллә син дөньяга?!

– Сабыр бул, улым. Без күрәсене без күрмичә кем күрсен?.. – диде әни.

– Бу кайгыларга ничек түзеп торасың икән, акылдан язмыйча!..

– Тәүбә диген, улым!.. Мин дә акылдан язсам, Раббани улымның бәбәйләрен кем карар?.. – диде әни.

1976

Егет язмышы

1

1940 елның июнь уртасы иде.

 

Болын җитеп килгән чак. Инде Кама ягыннан искән дымсу җил белән борыннарга сутлы үлән, пеше тал исләре кагылып китә; Сөләй кашлагында мәмрәп пешкән, чалгы артыннан теземнәрдә тәгәрәп калган җиләкләрен уйласаң, авызлардан сулар килә иде.

Инде Мәгъдән алачыгы алдында ике бригаданың да чапкычы белән җыйгычын эшләтеп карадылар. Мисбах бабай бер ат йөге ап-ак тырма ясап куйды. Өй саен диярлек чың да чың чалгы таптыйлар, чалгы көйлиләр. Ундүрт-унбиш яшьлек малайлар да болынга чыгарга җые- на – көн туды исә, йөгән кашларына җиз тәңкәләр сугып, ярыша-ярыша, нәзек каештан сигезле камчы үрәләр иде. Алар бәхетле: алар чүмәлә тарттырачак…

Быел гына уналтысы тулган Мәйсәрә апам да печән җыярга чыгачак. Инде тәтәй коштай вак-вак борчак төшкән ак күлмәге белән алъяпкычын, ап-ак оек-чабаталарын әзерләп куйды. Әти миңа да район кибетеннән җебе-ние белән чын кармаклар алып кайткан. Мин дә быел апам белән болынга чыгып, Би күлендә күзгә күренеп йөзгән кара сыртлы балыкларны җиң сызганып тотарга җыена идем. Болында әле безгә эш юк.

Шулай дәртләнеп-янып йөргән көннәрнең берсендә Акчурин агай идарә җыйды да:

– Мәчет манарасы бер бездә генә калган, иптәшләр. Печәнгә төшкәнче кисеп, эшен бетереп куярга кирәк, соңыннан кул җитмәс, тагы калыр, – диде.

Бик озак бәхәс, үгеттән соң манараны тегермәнче Фидаил абый кисеп, безнең әти трактор белән тартып төшерергә сөйләштеләр. Партизан Нәмәт карт:

– Тик җомга үтсен, җәмәгать. Базар көнгә калдырыйк без аны, халык та базарда булачак, – диде.

Якшәмбе көн таң күзеннән әни белән ике апа – базарга, әти МТСына китте. Мин алардан уянып калсам да, әле бик иртә иде, тышка гына чыктым да яңадан кереп яттым.

Мин кеше сөйләшкән тавышларга уянып киттем. Инде каршы як таудан өй эченә кайнар кояш төшкән – бүген дә кыздырачак иде. Торып, идарә ягын ачып карадым. МТСлы авылдан Хәмитшин белән милиционер килгән икән: безнең Акчурин агай белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашып торалар. Идарәдә тагы бездән биш-алты кеше бар. Хәмитшин абыйларны көтеп торганнар, күрәсең: алар килгәч, манараны ничек-ничек кисәргә дип, каты гына киңәшеп алдылар да тиз-тиз чыгып та киттеләр. Мәчет бездән ерак түгел иде.

Мин түбән очка – дустым Гафиятләргә йөгердем.

Гафият тә торган. Җылы ипи белән мичкә тәгәрәткән кайнар бәрәңге ашап утыра иде. Өйләре тын алырлык түгел – эссе. Шул эссе белән кушылып, мичтән әле генә чыккан арыш ипиенең әчкелтем хуш исе тамакларга килеп капланды.

– Әйдә тизрәк! Мәчет манарасын кисәләр!.. – дидем мин.

Хәмидәттәй баздан катык алып чыгып килә иде – кулыннан чүлмәге төшеп китеп, икегә ярылды.

– Ходаем! Кем әйтте аны?..

– Акчурин агай. Болынга чыкканчы кисәргә, диделәр. Инде сельсовет председателе белән милиция дә килде. Милициясе мин белгән түгел. Ярхәм абый белән Кара Самихны арканга җибәрделәр. Әти дә иртүк тракторын алырга китте… – Колхоз идарәсе безнең өйдә булганлыктан, мин бар хәбәрне кешедән алда белеп тора идем. – Әйдә инде! Иң кызыгын күрми калабыз бит! – дип, Гафиятне ашыктырдым.

Ул, идәнгә түгелгән катыкка караган килеш, авызындагы бәрәңгесен пешә-пешә йотып җибәрде дә:

– Мин кайткач, әни, – дип, дөбер-шатыр торып басты. Сәкедә генә кепкасы ята иде, аны эләктерде. – Әйдә!..

– Иллә, малай, ишетсен колагың: бер әйберенә дә кагыласы булма – кулың корып кына төшәр! – диде аңа Хәмидәттәй.

Без чыгып чаптык.

Түбән очка миннән башка да хәбәр җиткән.

– Манара кисәләр!.. Манара!.. – дип, малайлар йөгерешә, алар артыннан тәрәзәдер, ишектер ачылып, аптырау йөзләр карап кала иде.

Әле кисә башламаганнар. Озын таза буйлы милиционер абый беркемне якын җибәрми. Белеп булса кирәк, базарга бармый калган кешеләр Мисбах бабайлар ишегалдына җыелган да шуннан тамаша итәләр, койма, читән башларына малай-шалай менеп атланган иде. Без дә шунда кердек.

Мәчет күләгәсендә Акчурин агайлар сөйләшеп тора. Ә читтәрәк, кояшта, Ярхәм абый белән Кара Самих, тагын ике бригадир чүмәлә тарттыра торган сүс арканнарны бер-берсенә бәйләп кайнашалар иде. Ул арада ямь-яшел чирәмле мәчет тавыннан туп-туры тракторы белән әти кайтып төште. Җендәй трактор тавышына манарадан күгәрченнәр очып чыгып, күккә сибелделәр.

Әти, җиңел генә җиргә сикереп, Акчурин агайлар янына килде. Шуннан алар, бер манарага, бер тирә-якка карый-карый, киңәш корып калдылар. Аннары Фидаил абый белән Ярхәм абый икәү биек баскычтан мәчеткә кереп киттеләр.

Мисбах бабай калтыранган тавышы белән:

– Тегеләре, ярый, камунис та камсамул – динәре- иманнары беткән – бу Фидаиленә ни калгандыр? – диде. – Бәлхис кортканы тереләй гүргә кертә ләбаса бу!.. Үстер менә үксез баланы, «Минем балам – анасы, балдай татлы баласы» дип!..

– Ходаем кәрим, ярлыка! – дип, таякка таянган Сәйдә әби дә көрсенеп куйды. – Әүвәл мәчет юлын ташлаттылар, инде хәзер манарасын да кисәләр. Ил өстендә дога кунар җир дә калмый икән болай булгач… Җан бирәселәребез барлыгын уйламый микәнни соң болар бер дә?..

– И Сәйдәттәй, Сәйдәттәй!.. – диде аңа Мисбах бабай. – Син әле Нуриманның ни сөйләгәннәрен белмисең… Җан дигән нәрсә юк ул, ди. Кешене йөрәге белән кан гына йөртә, ди. Үлгәч мине тураклап эткә ташласалар да, миңа барыбер: мин аны тоймыйм, ди. Менә сөйләш син алар белән!..

– Әстәгъфирулла тәүбә, Алласыз җан икән!..

Минем шунда, Мисбах карт белән шул бөкре карчыкка җен ачуларым чыгып, «Әти дөрес әйтә, җан юк ул! Китапта да шулай язылган» дип кычкырып җибәрәсем килде.

– Әнә менделәр! – диде Гафият.

Мин башымны күтәреп өскә карадым. Фидаил абыйлар, манараның икесе ике тәрәзәсеннән башларын тыгып, өскә карап торалар иде. Аннары Ярхәм абый юк булды, ә Фидаил абый тәрәзәгә аркасы белән басты.

– Ярхәм манара очына менеп китте! – дип хәбәр салды кайсыдыр.

Анысын шәйли алмый калдым. Мәгәр беләм: Сабан туйларында багана башына менәргә дигәндә Ярхәм абыйдан да остасы юк иде.

Чыннан да, күп тә үтмәде, манара очыннан тук та тук иткән тавыш килә башлады. Кайсы төштән икәнлеген күз чамалап өлгергәнче, мин монда дигәндәй, бик югарыдан бер такта кубып чыкты. Аның артыннан – икенчесе. Бөтен кеше, авызын ачып, өскә караган иде. Яңа ясалган тишектән еландай шуышып нәзек бау төшә башлады.

Фидаил абый манара тәрәзәсеннән астагыларга кычкырды:

– Арканны менгерегез!..

Мәчет кырыена янгын сараеның озын баскычы сөяп куелган иде. Кара Самих, аркан очын тотып, түбәгә менеп китте. Такта чигенә ябыша-ябыша менеп җитте дә, манара төбенә атланып утырып, өстән төшкән каеш бауга аркан очын бәйләп куйды. Ярхәм абый аны өстән әкрен генә тартып ала башлады. Бераздан аркан очы тишеккә кереп югалды.

Байтак вакыт маташканнан соң, эчтән Ярхәм абый тавышы килде. Кара Самих бар көче белән арканны тартып, бер-ике кабат тикшереп карады. Шуннан соң гына, менә, нык бәйләнгәнен күрегез дигәндәй, шуңа тотына-тотына, түбә буйлап төшеп китте. Бауның җирдәге очын тракторга бәйләп куйдылар. Әти аны Шәйхел бабайларның бәрәңге бакчасы ягына алып китте дә, аркан кылдай турайгач, сүндерми генә тракторын туктатты.

Мисбах бабайлар ишегалдына кеше тулган иде инде. Өлкән җиңгиләр әкрен генә сөйләшеп алдылар:

– Тәки кыйбла якка авар микән, Ходайның рәхмәте?

– Шул якка тарттырып бәйләп куйгач, кая аусын бүтән?.. Шәкүрт корткасы өенә аудармаслар бит инде аны.

– Туйиш мәчетенең манарасы төшкәч, җир икегә ярылып, ае җиргә иңеп киткән икән, – дип, Сәйдә әби тагын сүз кушты.

– Киткән менә сиңа! Әнә алачыкларында ята. Бу заманда юк сүз сөйләп, иске мунча себеркесе чәйнәп тормагыз. Манара җиргә авып төшкәч тә, мин дә аен үзем алып китәм. Коммунистлар да мәңгегә килмәгән, – үлгәч каберләренә йолдыз ясарга кирәк булыр бит… – Моны әйткән усал йөзле тимерче Мәгъдән абзый иде.

– Кәҗәгә – җан кайгысы, суючыга – мал кайгысы! – диде аңа бер апа.

Ә түбә астында Фидаил абыйлар манара кисәләр. Берара мәчетне төбе-тамыры белән селкеткәндәй, балта чаба башлый да янә туктап кала. Әкрен генә мотор эшләп торуга карамастан, сәер бер тынлыкта түбә эченнән үткен пычкы кискән бер көй ишетелгәндәй иде.

Әбиләр елаша башлады.

– Җыламагыз, корткалар! Алладан – ярдәм, изгеләрдән мәдәт сорагыз. Ил картлары! Кыям басып, сәҗдәгә әзерләнегез…

Мин артыма әйләнеп карадым. Тынлыкта бик каты ишетелгән бу хәлсез тавыш Размулла бабайныкы иде. Аның бөтен йөзе «ярамый, ярамый» дигәндәге сыман бертуктаусыз селкенә иде.

Менә бервакыт бөтен дөнья тынып калды. Фидаил абый белән Ярхәм абый мәчеттән чыгып, нигез буйлап кына тау битенә йөгерделәр. Алар менеп җиткәч, Акчурин агай:

– Әйдә! Тарт-тыр!.. – дип, әтигә кул изәде.

Шуны гына көтеп торган әти, тракторын яман үкертеп, әкрен генә кузгалып китте. Мәчет манарасы йолкынып, башы әйләнеп киткәндәй аз гына чайкалып торды да гөрселдәп җиргә ауды. Бабайлар сәҗдәгә егылды.

Җирдә җансыз яткан манараны шундук сүтә дә башладылар. Ае белән гөмбәзен чыннан да, җизенә була, Мәгъдән абзый алып китәргә иткән иде дә – картлар, бик каты тавыш күтәреп, якын да җибәрмәделәр, һәм алар, барысы бергә тотынып, мәет кебек итеп, Размулла бабайлар ишегалдына алып кереп киттеләр.

Шулай кистеләр мәчет манарасын…

2

Ә көзен әтине үтерделәр.

Кырыгынчы ел, алтынчы ноябрь, чәршәмбе көн иде. Әти төштән соң, яхшыга дигән киемнәрен киеп, МТСка үзләренең бәйрәм тантанасына китте. «Фидаилләргә кереп, өйдә булса, чәчне дә алдырып чыгармын», – дип, иртәрәк тә китте.

Без дә ул көнне кич, докладтан соң, үзебезнең клубта концерт куйдык. Концерт беткәч, Ярхәм абыйлар, бала-чаганы куып чыгарып, яшьләр кичәсе башлап җибәрделәр. Апалар кичәдә калды, мин кайтып киттем. Өйдә әни үзе генә иде.

– Әти кайтмадымыни әле? – дидем мин.

– Җәприм дәдәңнәргә кергәндер. Тиз генә кайтмас та инде ул анда керсә, – диде әни. – Көтеп утырма, ят, улым, – диде.

«Иртәгә бәйрәм!» шатлыгы белән мин йокларга яттым. Иртәгә демонстрация булачак! Без һәр елдагыча, кызыл әләмнәр күтәреп, «Яшәсен, яшәсен шанлы Октябрь бәйрәме!» дип җырлый-җырлый, урам әйләнәчәкбез. Минем өчен шуннан да күңеллесе юк. Әти дә демонстрациягә безнең белән чыгачак.

Ләкин иртән бик тә сәер дөньяга уянып киттем. Әни кичтән, иртүк торып пешерергә дип, камырлар куйган иде. Күземне ачсам, шыксыз салкын мич авызын ыржайтып утыра – өй эче җансыз, хәрәкәтсез, хәтта шомлы иде. Әтиләр урыны буш, җыештырылмаган. Мәйсәрә апа да юк, стена буенда төпчек апа гына йоклап ята. Кая киткәннәр болар дип аптырап, сәгатькә карадым. Әти чылбырын тартырга оныткан, күрәсең: сәгатьнең дә гере төшеп туктаган иде. Әллә йоклап калганмынмы мин?..

Сикереп торып, аягыма ката гына эләктердем дә ишегалларын әйләнеп кердем. Ләкин бер җирдә беркем юк. Кызык! Әллә әни дә демонстрациягә киткәнме?..

Кереп төпчек апаны уяттым:

– Апа, тор әле!.. Тор!..

Ул көчкә күзен ачып, берни төшенмичә, миңа карады.

– Әниләр кайда, белмисеңме? – дидем мин.

Төпчек апа, инде уянып җитеп, күзен як-якка йөртеп чыкты.

– Белмим шул, – диде ул, үзе дә аптырап. – Ишегалдында, чоланда түгелме?..

– Юк. Бар җирне карап кердем. Су чиләкләре дә кузгалмаган.

– Алайса, Җәприм дәдәйләргә китмәделәр микән?

– Әти кичә кайтмадымыни?

– Без кайтканда юк иде.

Мин тиз-тиз киендем дә мәктәпкә йөгердем. Демонстрациягә чыгасы халык шунда җыела иде. Ләкин, барсам, мәктәптә беркем юк. Мәгәр ишеге шыр ачык тора, флаг-ниләр дә кузгалган. Димәк, монда бүген кеше булган… Тик кая киткәннәр соң алар ишек ябарга да онытып?.. Кире урамга чыгып, Октябрь капкасы ягына карадым – ник бер җан иясе булсын! Үтә дә сәер хәл иде бу. Әллә юкса мин бар кешедән дә алда торып килгәнменме?.. Алай дисәм, инде яктырып беткән, күктә сыек кына ак болытлар агыла; җир туңдырып җибәреп, бит кенә сизә торган җиңел, рәхәт салкын иртә иде.

Димәк, бүген мин үзем соңга калганмын…

Тик кешеләр кая киткән соң?..

Шулай карап торганда, югары очтан Мәйсәрә апамның кайтып килүен күрдем. Йөгерүеннән үк нидер сизенгән йөрәгем дөп-дөп тибә башлады: нидер булган…

Көчкә көтеп алдым.

– Нишләп торасың монда, Даниал үскәнем?.. – диде апа.

Тавышыннан йөрәгем өзелеп төшеп китте.

– Апа, әтиләр кайда?.. – дидем мин.

Мәйсәрә апа сыгылып төшеп елап җибәрде. Аның болай да бөтен бите күз яшенә чыланып беткән, күп елаудан иреннәре йомшарган иде.

– И үскәнем!.. И туганым!.. Әткәйне үтергәннәр бит!..

Сыным катты да китте. Апа мине кочаклап алды: ул мине бик тә ярата иде.

– Әйдә, үскәнем, монда тормыйк, кайтыйк…

– Юк, мин кайтмыйм, – дидем мин. – Минем әтине күрәсем килә…

– Анда барырга ярамый, үскәнем… Анда барма, йөрәгең күтәрмәс…

– Юк, мин барам!.. Минем әтине күрәсем килә.

Апа кулыннан ычкындым да, үз-үземне белештермәстән, югары очка йөгердем.

Каршыга кешеләр очрый башлады. Ләкин берсендә бер кайгым юк: күз берни күрми иде. Шулай йөгерә торгач, урам киселеп кенә бетеп, юл ярдан түбәнгә, үзәнлеккә төшеп китте. Мин бер генә минутка туктап калдым. Каршы- да гына керәшен авылы җәйрәп ята. Ике ара бер чакрым да юк. Ике авылга бер елга – Сүсән елгасы. Кыш буе күпме тирес, күпме чуп-чар түгүләренә карамастан, быел язын өске юл белән бергә, Мәгъдән абзыйларның ярты бакчасын җимереп алып китте. Киләсе язга инде өйләре дер калтырап тора иде. Болай барса, ике-өч елдан югары очны очы белән йотачак дип, май аенда Сүсәнне авыл башыннан ике-өч йөз метр читкә борып җибәргәннәр иде.

 

Менә шул елганың яңа яры буена, Көҗмә дәдәй тегермәненнән астарак, бик күп кеше җыелган иде.

Мин, барып җитү белән, халыкны ерып, эчкә кердем. Төбе ләмле сай гына канаудан аккан елга эчендә башы белән агымга каршы, йөзтүбән капланып, әтинең үле гәүдәсе ята иде. Бу турыда елга минем тездән генә булып, әти гәүдәсен күмәр-күммәс кенә тора. Шәп агым әти өстендәге кайры тунны кабартып куйган. Су шыбырдап кына яка эченнән агып кереп китә иде дә чабуыннан килеп чыга. Әтинең бүреге юк, чип-чиста итеп кырылган ап-ак башы салкын су эчендә ята. Моны күргәч, мин тагы елап җибәрдем – өши торгандыр бит башы!..

Яр читенә якын җибәрмәделәр. Артымнан әни килеп, үз янына тартып алды.

Инде авыл советына ат чаптырганнар. Мин килгәч, күп тә үтмәде, идарә юргасын менгән Кара Самих җилдәй очып кайтып та җитте. Гел карлыккан тавышы белән Акчурин агайга хәбәр бирде:

– Хәзер киләләр! Хәмитшин абый район белән сөйләшергә генә калды. Ике авылга да җиткерегез: беркем беркая чыгып китмәсен, диде. Районнан тиешле кешеләр килеп җитми торып, мәеткә бармак та тидермәскә кушты.

Акчурин агай борчулы тавыш белән:

– Анысын шулай эшлибез дә инде, – диде. Аннары Кара Самихка боерды: – Бар, алайса, хәзер үк Бикләнгә чап, Гөргөри агайның үзен күреп, сельсовет әмерен аңа да җиткез.

Юрга әле тыелырга да өлгермәгән иде, Кара Самих, тезгенен бушатып, ялына иелү белән, йомылып кына күрше авылга чапты.

Акчурин агай – янында торганнарга:

– Кем уйлаган, ә!.. Кем уйлаган!.. Нинди кеше иде бит!.. – дип, баш чайкап сөйләнеп куйды.

Җыелган кешеләр:

– Демонстрация булмас, болай булгач… – дип шыбырдашып алдылар.

Инде кайтырга борылучылар да бар иде. Безне укыткан Юматов абый халыкка:

– Иптәшләр! Таралмый торыгыз! Хәмитшин ага килеп җитсен инде, демонстрация мәсьәләсен бергәләп хәл итәрбез, – диде.

Шунда кемдер:

– Киләләр!.. – дип сөрән салды.

Барча күз Биклән ягына карады. Көҗмә дәдәйнең тегермән өе почмагыннан, эре адымнар белән юыртып, кара тарантас җигелгән кара айгыр килеп чыкты. Бу тарантас белән бу айгырны танымаган кеше юк, ул Хәмитшин абыйныкы иде. Аның сул ягына биек булып тагы бер кеше утырган, анысын да халык ерактан ук таный: анысы фуражкасы югары очта күренү белән түбән очта бала-чага куркып качкан милиционер иде.

Алар килеп җиткәнне дә көтмичә, бала-чага тиз-тиз авыл ягына тая башлады; өлкәннәр дә, алдан ук юл биреп, читкә чигенделәр. Яр буенда әүвәлгечә Акчурин агайлар гына торып калды.

Хәмитшин абыйлар килеп җитү белән, күрешкәч-ниткәч, бераз әти гәүдәсенә карап торгач, киңәшләшеп алдылар да, Хәмитшин абый алга чыгып, уң кулын күтәрде:

– Колхозчылар и укучылар! Сез бүген Бөек Октябрьнең егерме өч еллыгы наменә демонстрациягә дип җыелгансыз. Ләкин нәкъ шушы бәйрәм көнне авылның гына түгел, ә районның алдынгы кешесе, коммунист Нуриазданов Нуриман иптәшнең гомерен кистеләр. Кистеләр димен, чөнки ул, үзегез күреп торасыз, тиктомалдан менә шушы көзге салкын суга кереп, капланып ятып үлмәгән. Аны үтереп суга ташлаганнар. Димәк ки, безнең арада дошман элементлары бетеп җитмәгән икән әле. Ләкин алар ялгышмасын без сыгылып төшәр дип… Ә хәзер, иптәшләр, әйдәгез, сәяси яктан бердәмлекне күрсәтеп, шушылай тупланган килеш, Октябрь капкасына китик. Мин дә сезнең демонстрациягә кушылам. – Ул, әз генә тын алып, Акчурин агайга әйтте: – Син монда каравыл калдыр инде.

Акчурин агай тиз генә:

– Нәмәт абзый! Син бер-ике егет белән үлек янында каласың.

Алар сөйләп бетергәч, милиционер абый үзенең тилгән күзе белән халык өстенә карады.

– Бер генә минутка дикъкать, иптәшләр! – диде ул һәм гәүдәседәй калын, усал тавыш белән күңелләргә кадап әйтте: – Демонстрациядән соң беркем авылдан чыгып китми. Райүзәктән тикшерүче килеп җитү белән сорау алу башланачак, һәркайсыгызның һәр минутта кирәк булуы мөмкин. Үтерүчене без табарга тиеш!.. Минем бетте. Миңа монда калырга рөхсәт итегез.

Аның сүзләре төндәй кара бушлык биләп алган күңелемне айкап җибәрде. Шунда Юматов абый да көзге җилдәй ачы тавышы белән:

– Дүртәрләп тезелергә! Тезелү тәртибен беләсез! – дип, команда бирде.

Кешеләр авыр адымнар белән сүзсез генә сафка баса башладылар.

Безнең өй эче бу олы кайгыдан сафка басып барыр хәлдә түгел иде. Әни, күрәм, егылмас чиктә генә тора, аны инде елап туктаган, ләкин әле күпме елыйсы ике апа ике ягыннан тотып, бер читтән генә кайтып киттеләр.

– Даниал кайда? Даниал!.. – диде әни.

Мәйсәрә апам да, безнең якка каерылып:

– Даниал!.. – дип дәште.

Ләкин мин, Юматов абый командасына буйсынып, барысы белән бергә кузгалып киткән идем инде. Минем, ир малай буларак, кеше алдында җебеп төшәсем килми: мин – тиз йөгерүче, тиз йөзүче, сугыш уеннарында гел разведчик булып уйнаучы, Юматов абыйдан «Унөч» дигән киноны ишеткән, «Чапаев» ны үзем караган кеше! – җебеп төшәргә тиешме? Әнә Хәмитшин абый да: «Сыгылып төшәр дип уйламасыннар», – диде бит. Һәм мин, шул сүзләр белән дәртләнеп, әтине үтергән кешене бүген үк тотарларына нык ышанып, саф белән бергә киттем.