Tasuta

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

– Мәчет манарасы кискән кешенең әйбәт яшәвен күргәнебез дә, ишеткәнебез дә юк. Әнә берсен туракладылар, берсе төрмәдә чери…

– Коммунистның да юньлесе манара кисми… – дип, әтигә төрттереп әйткән сүзләре минем йөрәккә генә килеп кадала иде.

Шундый күңел җәрәхәте белән без җәйгә кердек. Мин дүртенче классны бетереп, мактау грамотасы алдым. Аны миңа Юматов абый, мине идарәгә чакырып, Акчурин абзыйлар алдында үз куллары белән тоттырды.

7

Тузан бөртеге дә очмаган күк йөзенә җете кояш балкып менгән бер көн иде. Болыннарның күпереп үскән, игеннәрнең буйга сикергән, җирнең тын алганы да ишетелеп торган тын, тыныч, якты көннәр иде. Буа буйларында бәбкә үләне өстендә чалбар төпләребез яшелгә буялганчы пәкеле уйнап, бишташлы уйнап; күбебез көзен күрше авылга – бишенчегә, кайберебез русчага – кабат дүртенчегә кереп укырга җыенган, план корган чаклар иде.

Колакка дәһшәтле бер сүз килеп ишетелде.

«Сугыш чыккан!..»

«Герман сугыш башлаган!..»

Сугыш… сугыш… сугыш…

Моңа тикле сугышларны ишетеп, укып кына үскән, «Чапай» киносында гына күргән без малайлар өчен сугыш кызык, мавыктыргыч уен, аның да чыны – атлысы, кылычлысы. «Нигә без үскәнче чыкмый тормады икән?» – дип үкенеп сөйләшүләр. «Нигә без сугыш чыккан җирдә түгел икән? Сугышканнарын читтән генә булса да карап торыр идек!..» – Унбер яшьлек малайлар хыялында сугышның җиңеллеге сурәтләнә иде.

Ләкин нигә елап озата ирләрне апалар, җиңгиләр, аналар? Безнең җитмеш тугыз гына өйлек авылдан да бер көнне кырык өч кеше китте! Халык, якшәмбе базарына баргандагыдай, пристаньга иярә барды. Кешеләр киткән буш өй тәрәзәләре генә авылда елап калды. Безнең өйдән китәр кеше юк: әни дә ике апа гына. Мин укытучыбыз Юматов абыйны озатырга булдым. Аның беркеме юк – әниләре еракта, Казан артында, дип сөйләгәне бар. Сугыш чыгасын белгән кебек, армиядән кайткач та, ике ел буе шинелен салмаган Юматов абый! Безгә үзе күргән барлык киноларын сөйләгән, композитор дигән кешеләр чыгарган көйләр өйрәткән, үзе тальянда уйнаган Юматов абый!..

Ләкин каерып ачылган басу капкасын чыгып, ап-ак кәүсәләре күзне камаштырган каен урманына җиткәч, әллә кайдан гына зур апам килеп чыкты. Тез астына җитә язган кыска итәкле, кыска җиңле, нәзек билле зәңгәрсу күлмәген кигән; муенына иңбашларын каплап торган зур челтәр яка куеп, аны алдан коңгыздай зур брошка белән каптырып куйган. Мине күргәч кызарып чыкты.

– Бәй, син нишләп монда, Даниал? – диде апа.

– Мине озата! – диде Юматов абый, елмаеп апага карады.

Апа тагын кызарды.

– Бар кайт инде, үскәнем. Әни югалтып торыр, – диде апа.

Мин киреләнеп башымны түбән идем.

– Әйдә, барсын, – диде Юматов абый.

Мин, башымны күтәреп, аңа карадым. Юматов абый әз генә шадра, ләкин матур йөзе белән елмаеп апага карап тора иде. Апа оялып кына Юматов абый янәшәсеннән атлый башлады, алар әкрен-әкрен генә артка калдылар.

Ә мин алга – ике абыйсын берьюлы озаткан дустым Гафият янына йөгердем.

Шулай озаттык без сугышка беренче китүчеләрне.

Июньнең егерме тугызында, башка елдан бер атнага соңлап, болынга чыктык. Башка елдагы ирләр, егетләр урынына чалгыны илле яшьтән өлкән бабайлар белән бергә егерме-утыз яшьлек апалар тотты. Башка елны чүмәләне дә, ат менеп, уйнап кына, унбиш-уналты яшьлек егетләр тарттыра иде. Анысы безгә күчте.

Болыннан кайтып, уракка төштек. Башка елларны ургыч машинага җигелгән ат башында җырлап, сызгырып кына унбиш-уналты яшьлек егетләр йөри иде – ул егетләр ирләр эшенә күчеп, очтагы атлар безгә калды. Моңа кадәр алты атлы суккыч машинада унбиш-уналты яшьлек егетләр ат куа иде, алар авыр көлтә ташу, кибән кую эшенә күчеп, көн буе түгәрәктә әйләнеп йөреп ат куулар безгә торып калды.

Печәнне бетереп, уракка төшәргә әзерләнеп яткан бер- вакытта безнең авылга, Ленинградтан эвакуацияләнеп, сигез гаилә килеп төште. Аларны Акчурин абый урынына калган Рамазан бабай белән күрше авылның аттай гәүдәле Палак түтәй – авыл советының яңа председателе урнаштырып йөрде. Иң зур гаиләлесен безнең өйгә – колхоз идарәсе чыгып киткәч һаман буш диярлек торган якка урнаштырдылар.

Бик карт бабай белән әби, безнең әнидән яшьрәк апа һәм аның өч кызы. Бишесенең берсе дә безнең дөнья кешесе кебек түгел иде. Бабайның башында – беретка, әби төзәнеп, чәчләрен чигәсеннән баскыч-баскыч китереп, каптыргычлар каптырып куйган; аягында – безнең әбиләр гомердә кимәгән үкчәле туфли; кызларының да өстендә авыл кызлары гомер хыялланмаган күлмәктер, кофта-дыр – гел курчакка кидергән кебек. Алар яшел чирәм өстендә тәгәрәп уйнаган, пычранып-караеп беткән ыштансыз бәләкәй малайларга исләре китеп карап торалар. Алар өчен чүмәлә төбендә кабык арбада чүпрәк имезлек имеп яткан бишек баласы сыер, сарык, кәҗә, үрдәк, күркә, каз шикелле үк сәер, ят иде. Алар – безгә, без аларга ятсынып карап торабыз, сөйләшергә тел юк: алар татарча, без русча бер авыз сүз белмибез.

Ләкин безнең халык аларга үз түрен бирде. Күршеләребез төрлесе төрле яктан маен, күкәен, сөтен кертә башлады. Иң башта бала-чага әбине яратты: ул җыелып, авыз ачып торган ыбыр-чыбырга каз тешедәй тигез тешләре белән елмайды да башта өске тешләрен, аннары аскысын казнасы белән суырып алды. Бала-чага аһ итте. Аннары әби тешләрен кире үз оясына куйды да тагын елмайды. Шунда гына бала-чага көлеп җибәрде.

Эшли алганнары, урнашып, әзрәк үзләшү белән, кырга эшкә чыга башлады. Берсе дә урак тота белми, шулай да аларны көлтә биреп торырга, көшел өяргә куштылар. Киеп килгән үкчәле туфлиләр белән ындыр табагында көлтә биреп тә, көшел өеп тә булмый иде, аларны чабата кияргә өйрәттеләр. Безнекеләр ни әйтсә дә, алар елмаеп баш кага, безнекеләр дә нәкъ шулай итә иде.

Безнең әни үзебездәге апага бик озак иттереп чабата кияргә өйрәтте, ләкин апабыз барыбер йон оекбашны яланаягына кия алмады, «ай-ай-ай» дип, аягыннан тиз генә салып ата иде. Чәнчә, кытыклый шул ул йон оекбаш!

Ләкин безнең апа укытучы булып чыкты. Сентябрь керү белән, ике авылга Ленинградтан килгән унбиш баланы туплап укыта башлады. Болар беренчедән алып дүртенчегә кадәрле балалар иде. Аннан өлкәннәр безгә дүрт чакрымлы МТСлы рус авылына йөреп укыдылар.

Мин дә русча укырга тотындым. Без авылдан Гафият белән икәү генә идек. Татарча бишенчедә укыйсы урынга кире дүртенчегә төшеп утырдык. Әтиемнең бик күп рус сүзе өйрәтүе дә, һәм шуларны хәзер кинәт кенә искә төшерә баруым, шуның өстенә көн саен Валентина апаның мине өйдә укытуы, аның кызлары белән бер кызарып, бер агарып русча сөйләшергә тырышуым бушка китмәде. Мин русчаны бик тиз элдереп алдым. Дүртенчегә рус мәктәбенә кергән алты баланың бишесе бер-ике айдан янә дә татар мәктәбенә барып керделәр, ә без Гафият белән укып киттек.

Көз көне сугыштан беренче кеше – Мәгъдән абзыйның зур улы яраланып кайтты. Ул сугышка хәрби хезмәт иткән җиреннән киткән. Аягы яраланып, тездән бөкләнгән килеш гипска катырганнар. Өеннән бигрәк, ире фин сугышында һәлак булган ике балалы Фәгыйлә апаларда яшәде дә, бер айдан артык вакыт торып, кире китте. Фәгыйлә апаның аны без укыган рус авылына кадәр озатып, кочаклап елап калуын үзем күрдем. Яңа елда инде аның да һәлак булды дигән хәбәре килде.

Кырык беренче елның соңгы, җиргә төкерек төшмәс салкын декабре керде. Бу декабрь кырык икенче елның кырлач суыгына ялганып китте. Сугышка кадәр җилле атлар, җилле ирләр барында колхоз малларына гына түгел, үзләренә дә печәнне һәркем ат белән кайтарып кына аудара торган иде. Ирләр генә түгел, атлар да сугышка китте. Калганнары җиде чакрым болыннан үзләренә көчкә ташып өлгертә. Бәләкәй чанага апалар җигелде. Минем бер кыш сугыш уены уйнап йөргән зур апам беренче көнне үк ат белән ирләр эшенә тотынды. Ул печәнне бер караңгыдан икенче караңгыга тикле унбиш-уналты яшьлек малайлар белән бергә ат белән ташый. Әни белән кече апа, башкалар кебек үк, зуррак бәләкәй чана ясатып алдылар. Бер караңгыдан икенче караңгыга алар шуның белән печән ташыйлар.

Сугышка кадәр җилле атлар, җилле ирләр барда урманны да ерактан кайтаралар иде. Хәзер үзебезнең Кама буендагы болыннан тал чыбыгы ташый башладылар. Ләкин ул да коткармады: чи чагында сызып кына бетә, киптерсәң – күкерт – ялкынын гына күреп каласың.

…Кырык икенче елның зәмһәрир кышында, кырлач ае чыгып, көннәр бераз сындыргач, бер көтмәгәндә-уйламаганда, аны уйларга кайгысында да булмаганда, инде аны беткәнгә санаганда, бер аягын тездән югары өздереп, Фидаил агай кайтып төште. Үлгән кеше әгәр, ләхетен күтәреп килеп чыкса да, кеше бу кадәр шаккатмас иде. Барысы шаккатты.

Көздән каралмаган, күздән кар басып киткән өенә керә алмады. Чыбык очы агай-энесендә атна-ун көн торгач, үзебезнең тегермән өенә күчте. Оста юклыктан гына тегермән тарттырып йөргән Әхмәтдин абзый үз өенә кайтып кунып йөри иде, тегермән өендә шул, тегермән тартырга килгән кешеләр җылынып кына чыгып йөриләр иде. Шул өйне колхоз Фидаил абзыйга бирде, бер йөк утын кайтартты. Инде чират торып ашлык тарттыручылар бетсә дә, тегермән тарта иде әле, күп кешенең сугышка кадәрге байлыгы бетмәгән иде. Тегермән түбән очта, хәтта авылдан байтак читтә иде. Фидаил абзый кайтып, шунда тора башлагач, бала-чага ул якка тау шуарга йөрми башлады. «Кеше үтергән» тамгасы әле бик тирәнгә киткән иде.

Ләкин Фидаил абзый һәркем белән ягымлы елмаеп, гаеплемен дигән кебегрәк итеп, күрешеп китә, сөйләшеп торганда, кеше китмичә, беренче булып үзе китәргә кыенсына иде. Ләкин тора-бара, алар йорты бала-чаганың иң яраткан бер урынына әйләнде. Фидаил абзый иркенләп, тәмләп сугыш турында сөйли; яраланса да, немецларны үзе күрми кайткан Газдали абый кебек түгел, бу немецларның агын да, сарысын да күргән; күзгә-күз чекерәешеп, немец солдатын чәнечкән, әүмәкләшкән, кылдай каты чәчләреннән йолкып, бугазларыннан ике яктан бармак батырып, кәҗә кебек акыртып, ничә немецны үтергәнен сөйли иде.

Кышкы сайлау җыелышында әзрәк кызмача Баһау карт Рамазан бабайга, «Нигә ул кеше үтерүчене кадерләп җылы тегермән өендә тотасыз?» дип, бик ямьсез итеп кадалып караган иде дә, авыл советы – инде шактый усалланып килгән Барбара түти, аягөсте басып, шашкан телне кисте:

 

– Аның бөтен документлары тәртиптә, иптәшләр. Гаебе хөкем карары белән расланмаган. Гаебе булса да, ул инде аны үз каны белән аклаган булыр иде. Батырларча сугышып, үлем аны түгел, ә үлемне ул җиңеп кайткан кеше, – диде. Бик сабыр тавыш белән әйтте. Бер Баһау картка гына түгел, башкаларга да үткәзеп әйтте: – Ул җинаятьтә гаепләнгән Кузьма дәдәйнең дә хәле шундый ук дип әйтергә кирәк. Ләкин Кузьма дәдәй инде мәрхүм. Аны да фронтның иң утлы авызына илтеп тыгалар. Аның хакында да безгә хат килде…

Җыелыш халкына бик нык уйлап әйтелгән бу сүзләр минем бу хакта инде уйламыйча, басыла төшкән миемне яңадан кузгатып җибәрделәр, һәр сүзе зиһенемә ярылып төшкән сорау алу вакыйгасы, менә кичә төнлә, бүген иртә генә булган кебек, терелеп, җанланып, каршыма килеп басты. Тикшерүченең каты тавыш белән сораулары. Аңа Мәгъдән абзыйның, Фидаил абыйның биргән җаваплары. Кузьма дәдәй ничек җавап биргәндер – анысын белмим. Ләкин тегеләрнең һәр сүзе хәтеремдә. Фидаил абыйның гаепле булуына мин ул вакытта ук ышанып бетмәдем. Баһау картның тимерче Мәгъдән абзый турында сөйләве, өйләреннән чыккач, кайсы таба китүен шикле генә әйтеп куюы… Инде Мәгъдән абзый да юк – фронтка китте дә, хаты килгәнче үлем кәгазе килде… Әтине иң соңгы күрүче бердәнбер кеше – Фидаил абый исән. Кузьма дәдәй белән аны икесен дә штрафной батальонга җибәргәннәр. Кузьма дәдәй керү белән киселгән, һәм менә меңгә бер бәхетле кеше – Фидаил абый кайтты. Ләкин бөтен кеше түгел, ярты кеше. Җәйгә чыгып, өен дә рәтләмәде, тегермән өендә яши бирде. Өйләнмәде дә, «Ятимнәр болай да күп, минем дә ятим арттырасым килми» дип әйткән дип сөйләделәр. Дөрес, солдатка Фәгыйлә апаның Фидаил абый хәлен белеп, ашарларына илтеп кайтып йөргәнлеген авылның бала-чагасына кадәр белә иде. Ләкин беркем аны гаеп санамады, бигрәк тә Фидаил абыйның гаебе санап сөйләмәде. Июньдә буа буган апалар да, Фәгыйлә апа җаен табып тегермәндә калганда да, «Җаны барның тыны бар» дип куялар иде.

Кырык өченче елга кергәндә, Фидаил абыйның хәле начарайды. Ул яралары өстенә күксәүгә әйләнеп, кәкшәеп, әкрен генә сыза барды, сыза барды. Бер йөткерә башласа, тартышып бетеп, маңгаендагы кан тамырлары бүртеп чыкканчы йөткерә иде. Шулай да ул тегермәнен ташламады: эше аз, элеккечә көн-төн тартасы түгел, күпчелектә колхозга фураж тарта иде. Кырык өченче елның башы – кышкы каникул иде. Мин, хезмәт көненә тигән бер пот арышны күтәреп, тегермәнгә киттем. Фидаил абый минем өчен генә тегермәнне җибәреп, вак тартырга көйләп куйды да:

– Әйдә, энем, монда катып-туңып торма, өйгә кер, – дип, мине үзе яшәгән тегермән өенә алып керде.

Өй эче шып-шыр – чүпрәк-чапрактан, савыт-сабадан бернәрсә юк. Эскәтерсез өстәл өстендә тышы янып-корымланып беткән котелок, бер читтәрәк алюмин кружка тора. Мичкә терәтеп стена буена сугылган сәке өстендә – җыелмаган урын, юрган урынына сары кайры толып ята иде. Чөйгә эленгән бердәнбер кием сугыштан киеп кайткан шинеле иде. Мәгәр өйгә кот биргән бер нәрсә – аның майдай җылылыгы иде.

Үзе үз сәкесенә барып утырды да, култык таягын мичкә сөяп куйгач, миңа каршы яктан урын күрсәтте. Монысы килгән-киткән ятып торыр өчен ясалган сәке иде.

– Утырып җибәр, энем. Җылын.

– Утырып тормыйм ла мин, – дисәм дә, шундук утырдым да.

Фидаил абый бик озак түбән карап, башын иеп утырды. Аннары:

– Даниал энем, – дип, гаепле генә елмаеп, миңа карады. – Безнең синең белән бер дә сөйләшеп утырган юк бит әле. Элек син яшь идең. Хәзер – мондый хәл килеп чыкты… Мин фронттан кайтканнан бирле гел сезгә керергә йөрдем. Җиңги белән, сезнең белән сөйләшергә йөрдем. Тик булдыра алмадым. Исемеңә бер тап төшкәч – булмый икән ул. Син инде бала булырга тиеш булсаң да, бала түгел. Хәзер сезнең яшьтәгеләрнең берсе дә бала түгел. Без үскәндәге шикелле, унҗиде яшькә җиткәнче лапталы уйнап йөрергә туры килмәячәк сезгә… Минем синең хәтереңдә һич кенә дә әтиеңне үтерүче кеше булып каласым килми. Мин нахактан эләктем. Нахактан кыйналдым. Фронт кына миңа ирек бирде. Шуңа мин фашистның бугазын чәйнәдем дә. Хәер, болары сиңа кызык түгел… Инде дөреслекнең бер калкып чыгуына да, гаделлек җиңәсенә дә ышанмыйм, хәтта мин әйткән сүзгә синең ышанырыңа да ышанмыйм. Мәгәр әйтәм: Нуриман абзыйны мин үтермәдем, энем. Башым нахактан бетте. Их, дөнья! Мин болай идеммени?! Минем урында рус кешесе булса, иртәгә бәйрәм итәр иде: алар бит туган көнне дә бәйрәм итәләр… Ә иртәгә миңа утыз яшь тула…

Ул шулай дип, уй тулы күзе белән миңа карап торды һәм башкача бер сүз катмады.

Ә икенче көнне Фидаил абый, йөрәгенә без кадап, үзен үзе үтергән иде.

Кулының көченә бик ышанып җитмәгәнме, – башта, басып торганда йөрәк тигезлегендә генә итеп стена бүрәнәсен бораулап, безнең очын үзенә каратып, сабы белән шунда тыгып куйган, – күкрәге белән шуңа ташланган булса кирәк. Ап-айнык баш белән шулай эшләгән.

Көн саен фронттан кара кәгазь алып торган кайгылы халык бу кайгыны да үзенеке итте. Тик борыны яньчек Баһау гына (бала-чагага кадәр аны «абзый» дими иде) ач яңаклы усал йөзе белән мәет өстенә акыргандай әйтте:

– Әнә мин үткән кыш җыелышта, кеше үтерүчене нигә яклыйсыз, дигәч, теге сәлсәвит Барбара, бер дә харап, яратмаган иде. Сугышта үзен үзе аклаган, имеш. Минем Газдалием гаепсез килеш тә сугышта үлде. Кем сугышмый хәзер? Ә бу үз гөнаһын күтәрә алмаган. Шул сәбәпле үзенә кул салган. Үзен дә Нуриман мәрхүмне үтергәнчә үтергән. Безе дә шундый ук бит, ә!.. – дип, җыелган халыкны шаккатырды.

Баһау картның зәһәреннән куркып, яклаучысыз ятим апалар йөрәкләрне суырган кызгану эчендә тел шартлатып, ияк кагып тик торалар иде.

Бу хәл әти үлеменә бернинди дә ачыклык кертмәде. Киресенчә, төшсә тиз күтәрелми торган кышкы томандай, җирне-күкне бер итеп каплады да куйды. Иң якындагы маяк та күренмәс булды. Кырык өчнең ел башында инде кырыктан узган абзыйларны да фронтка алып киттеләр. Әтинең энесе – моңарчы безгә терәк булып торган шәкерт абзыкайны да алдылар. Болары – туры Сталинградка. Шәкерт абзыкай киткәч, кызы Фәүзия туды. Барып җиткәч, хат язгандыр инде ул, ләкин хаты килмәде – хат урынына «Батырларча һәлак булды» дигән кәгазе генә килде.

Тагын да өлкәнрәк ирләр хезмәт армиясенә алынып, Свердловск заводларында корал коялар иде. Авылда шул йә бик яшьләр, йә бик картлар торып калды. Баһау карт яше белән берсенә дә эләкмәде.

– Баһауның бүресе улый!.. – диләр иде кешеләр.

Ул җәен һаман көтү көтә, ә кышын куян, бүре аулый иде. Көтүдән һәр җәй өч-дүрт сарык «кайтмый кала». Һәм һәрвакыт өендә үсмер егет заты, бабай заты булмаган җиңгиләрнең, апаларның соңгы сарыклары «кайтмый» иде. Безнең авылдан ерак түгел дәүләт урманында качкылар яшәвен дә халыкка бик куркыныч итеп Баһау карт сөйли, хатыны сөйли, минем белән бергә укыган малае сөйли. Чөнки ул да гәүдәгә бик таза-буйчан булып, шул качкылы урман авызларыннан икешәр-өчәр куян асып кайта иде.

Югалган сарык һәрвакыт шул качкыларга сылтана иде. Әмма Баһау картлар турыннан ничә үтсәң дә, борыннарны ярып, төтен белән бергә ит исе агылып чыга. Баһау картның ике баш бармагы, тире туный-туный, кире якка дугаланып бөгелеп тора иде. Аны шул ике бармагы белән ике яктан ике-өч кенә ышкып, куян тиресен салдырып кына ала дип сөйлиләр иде. Ләкин безнең, малайларның, бергә укысак та, алар өенә аяк баскан булмады: курка идек.

Алар итне гел төнлә белән генә пешерәләр. Казанда ит пешкәндә, ут алып тормыйлар. Кышкы төннәрдә өй турыларыннан үтсәң, караңгы өйдә, туң тәрәзә пыяласында шәүләләнеп, учактан төшкән ут уйный; соңра үзләре сизенепме, берәрсе әйтепме, урам яктагы ике тәрәзәне дә томалап куя башладылар. Ләкин ашыйсыларны китереп борын эчен кытыклаган ит исен томалап куеп булмый бит!

Кырык дүртенче елның язында, май башында ук, безне – алтынчы-җиденче класста укучы тазарак малайларны, укудан азат итеп, сабанга куштылар. Без, Гафият белән икәү, татарча дүртенчене бетереп, русча дүртенчегә барып кергәнлектән, татарча укучы яшьтәшләрдән бер класс артта бара идек. Шуңа күрә дүртенчегә кадәр бер класста укыган иптәшләребез, шул җөмләдән Бәздәви дә, инде җиденчене бетереп чыгып, колхоз эшенә җигелделәр. Бәздәви әтисе урынына көтүгә чыкты, ә әтисе Баһау картны безнең өстән бригадир итеп куйдылар.

Без кояш чыгып кына килгән салкын иртә белән иңбашларга йөгән, камчы салып, һәркем үз өеннән чыккан малайлар, һәркем аерым-аерым, атлар тибендә йөргән ерак такыр басуга юнәләбез. Басу юлында очрашып, бергә барсак та, такыр басуга җиткәч, һәркем үз атларын эзләп, аерылышып китәбез. Ләкин атлар төн эчендә тышаулы булсалар да, бик еракка китәләр – минем ат берәүгә дә баш бирми торган, тибешә торган җирән бия иде. Ике көннең берендә тышавын өзеп, дәүләт урманы буена китә иде. Ул такыр басудан ике-өч чакрым җирдә иде.

Куе томан төшкән бер таң иде. Атка барып төртелмичә танып та булмый. Басуның бер башыннан икенче башына, бер аттан икенче ат янына чабып йөреп тә, җирән бияне таба алмагач, сабанда буразнадан йөргән туры алашаны менеп, җиденче басу читеннән урманга таба юыртып киттем. Урман авызына җиткәч, чирәмле иңкүлеккә төшеп мендем. «Тирәнкүл» дип аталган, озынлыгы биш-алты чак- рымга җиткән чокыр менә шушыннан башланып, безнең авыл башына барып чыга иде. Безнең авыл көтүе урак җиткәнгә кадәр шул Тирәнкүлнең чишмәле, үләнле битләүләрендә йөри дә, игеннәр җыелгач, басуга менә иде.

Җирән биям анда булмагач, мин урман буйлап ары киттем. Атны алай да таба алмагач, үртәлүемнән елар чиккә җитеп, урман эченә барып кердем. Агачларга томан уралган; мин бераз барам да, атымны туктатып, тирә-якка колак салам; ат пошкырмыймы йә булмаса тавыш килмиме дим. Ара-тирә алашам колагын шомрайтып ала: андый чакта, тәннәремне кымырҗытып, йөрәккә шом төшә иде. Бу – урманның башы гына. Кайда беткәнен без малайлар белмибез дә. Ләкин элек-электән анда качкылар яши дип сөйлиләр. Урманның исеме дә күңелләрне шигәйтә торган: «Качкын урманы» дип атала. Үткән-сүткән казыкка гына кисеп алмаса, бер агачын да кистермиләр, шуңа күрә, юл өсте дә булмагач, безнең халык монда йөрми; майда миллек сындырырга гына киләләр, анда да ялгыз түгел – күмәкләп йөриләр.

Ләкин без кичә, мин сабаннан кайткач, җиде Кеше, тәмам караңгы төшкәнче, бу якларны актарып чыктык, әллә нинди аланнарга барып чыктык, ләкин чибәр җиңгиләрнең көтүдән «кайтмый калган» сыерын таба алмадык. Олысына ун яшь, кечесенә бер яшь – дүрт бала белән калган чибәр җиңги канлы күз яшьләрен түгеп елады! Бүген инде күрше авыл көтүләреннән эзләргә чыгачаклар иде. Кояш чыккан иде инде, ләкин урман эченә төшмәгән иде әле.

Шунда кинәт атым, өркеп китеп, бер читкә сикерде – атның җай гына атлавына көйләнгән гәүдәм моны көтмәгән иде – мин җиргә егылып төштем, ләкин тезгенне кулдан җибәрмәдем. Ат өреккән җирдән күмелеп бетмәгән сыер коерыгы чыгып тора иде. Мин ялт итеп як-ягыма карап алдым – күз күргән кадәр җирдә беркем юк иде. Котым очып, куркудан, мин атка атланалмый интектем, ахырда мин агач ботагына басып кына атлана алдым. Инде күземә ак-кара күренмичә, ботакларга сыдырылып бетеп, кепкаларым төшеп калып, урман читенә килеп чыктым. Ни күрим, утыз-кырык адымнар гына җирдә җирән биям басып тора. Атымны шул якка бордым.

Тышаулы килеш тә, баласытып, миңа башын бирмичә, гел тибәргә торган бияне мин хәзер тышаусыз килеш, тиз генә йөгәнли алмаячак идем. Хәтта, җиңел тоттырганда да, мин хәзер аттан төшәргә курка идем, шуңа күрә йөгән белән бергә билемә урап куйган чыбыркымны алып, биянең артына төштем. Беләгемдә булган көч белән, чыбыркымны шартлаткан булып, сыртына тамыздым. Ләкин, ни гаҗәп, атым тышаулы булып чыкты. Шунда минем кинәт, куркуым җиңелеп, аның урынына бетмәс ачу кабарып чыкты. Мин сабанга төшкәннән бирле, унбиш көн буена, каныма күп тоз салган, күземнән ачы яшьләр агызган бу җирән шайтанга чиксез ачуым чыгып, чыбыркымны икегә бөкләп яра башладым. Биям кушаяклап, әле уңга сикерә, әле сулга – чабып китмәкче була. Аның саен мин, каршысына чыгып, юлын кисәм. Бер ике-өч кабат камчы сабы белән бик нык итеп яңагына да сугып алдым.

Ахырда ул, тышавын өзеп, үзебезнең басу ягына чабып китте. Мин, әллә нинди авыр эш эшләгән кебек, көчкә тын алып туктадым. Шунда күзем урман буеннан миңа таба килгән Баһау картка төште. Нишләргә дә белмәстән, исем китеп, ат өстендә катып калдым.

– Тукта! – дип кычкырды ул, килеп җитәрәк.

Тавышында бернинди шәфкать юк; җитмәсә, тирә-якта кеше-кара да юк, – мин куркыныч сизеп, тыным кысылып, тезгенне кактым, ләкин соң иде инде. Баһау карт, ат башыннан җәһәт кенә эләктереп алып, кәкре борыны белән кыек яңагын миңа төбәде:

– Син монда, малай актыгы, ат кыйнап, корткычлык итеп йөрисеңме әле, ә? Бүген наруш артыңнан күзәтеп килдем. Аңладым мин сине хәзер: нурмыңны юри тутырмас өчен монда килеп, ат арытып, ат кыйнап йөрисең икән! Төш хәзер үк аттан, кулак калдыгы!

Мин: «Төшеп, тиз генә чокырга йөгерергә», – дип уйлап алдым. Ләкин шунда күкрәгемә каты сугудан җиргә очтым. Мин арка белән барып төшеп, тын ала алмый тордым. Ләкин һушым бик нык эшли иде – Баһау карт, атны читкә генә этәреп, күкрәгемә басардай булып өскә килә башлагач, йомгактай йомарландым да, чирәмле текә тау битеннән чокыр төбенә тәгәрәдем. Тыным да җибәрде. Бу әле куркынычтан котылу түгел иде: Баһау картның ат менеп, минем арттан чокырның сөзәк битеннән төшеп торуы бар иде. Монда инде мине үтереп куйсалар да беркем күрмәячәк иде. Мин тәгәрәп туктау белән сикереп тордым да иң аста бәләкәй генә инеш чыгып яткан тирән ярга сикердем. Бу ярдан инде ат түгел, кәҗә дә төшә алмый иде. Бу үзәк ярга бара-бара ике яктан да чирәмле тауны ярып төшкән башка ярлар кушыла, һәркайсыннан судыр, чишмәдер чыгып, бер-берсенә кушыла барып, бәләкәй генә бер инешкә әйләнә. Мин шул инеш буйлап элдердем генә! Инде ничә чакрым йөгергәч, авылга җиткәндә, каршы яктан, тау битеннән мөгерәшеп, бәэлдәшеп, сыеры-сарыгы бергә йөргән көтү килгәнен күреп алдым. Көтү артыннан килгән Бәздәви, мине күреп, өстән кычкырды:

 

– Даниал! Кая чабасың? Ни булды?

Минем чабып килеп тыным кыскан – сүз белән җавап бирә алмадым, кулым белән авыл ягына гына күрсәттем. Бәздәви дә минем өчен хәзер бер кара көч иде. Чибәр җиңгинең сыеры кичә аның көтүеннән кайтмый калган бит! Сыер энә түгел, күрми калырга. Көтүендә дә, булса, утыз сыер бардыр…

Мин инде йөгереп кызган идем (менә кайчан кирәк булды ул йөгерә белү!), авылга кергәч тә туктамадым. Туры чибәр җиңгиләргә чабып кердем. Чибәр җиңги бас- кычтан төшеп килә иде, минем болай чабып килеп керүемне күргәч, тәгаен бер хәбәр китергәнемне сизеп, өмет белән минем күземә текәлде. Ләкин минем сүз әйтерлек хәлем юк: биш чакрым йөгереп кайтып, эчем бер бата, бер калка – сүз әйтергә тыным җитми тора иде.

– Әйт тизрәк, ни булды? Әллә сыерыбыз табылдымы?..

Мин «юк» дигән ишарә белән баш чайкадым. Аннары, бераз хәл җыйгач, озын-озак сузмыйча, күргәнемне сөйләп бирдем.

– Күңелем сизгән иде инде шулай буласын!.. – дип, чибәр җиңги тагын елый башлады. – Дүрт сабый күз тегеп торган сыерыбыздан калгач, ничек көн итәрмен инде хәзер?!

Безгә кереп, әнине иярттек. Идарәдән хисапчы чулак Камай абзый иярде. Без көтү сукмагы белән, Тирән күл буйлап, Качкын урманына киттек. Минем бөтен курыкканым – тиренең күмелгән җирен таба алмам дигән уй иде. Ләкин безгә ат эзе ярдәм итте. Мин урманга шактый кергәнмен икән. Байтак кергәч кенә, кепканы табып алып кидем. Аннары ат өреккән җиргә дә барып җиттек. Койрык исән – шул килеш тора иде. Без аны бик җиңел тартып чыгардык. Йонына балчык сеңәргә дә өлгермәгән, селкеп җибәрү белән, тере сыер тиресе кебек ялтырап китте. Җиргә җәеп салдык. Чибәр җиңги тире өстенә ятып, ауный-тәгәри елый башлады. Беребездә бер аны туктатырлык көч тә, сүз дә юк иде.

– Ходайның ачы каһәрләре суксын сине суйган кешене!.. Куллары корып, муеннары аска килеп, кәкрәепләр катсын иде ул бәдбәхет адәм!.. – дип, туктаусыз кабатлый-кабатлый, тире өстендә канлы яшьләр түгеп елады чибәр җиңги. – Минем каргышым төшмәсме?.. Минем каргышым төшмәсме?.. – ди-ди, тире өстеннән торды да, тиренең койрыгыннан сөйрәп, зәһәр белән кузгалып китте.

– Кайтам да, йөзенә каплыйм ул канечкечнең! – дип, һичшиксез, Баһау картка яный иде.

Әни аның кулыннан ипләп кенә тирене алып, тәгәрәтеп төрде дә иңсәсенә салды. Шулай дүртәүләп кайтып киттек. Чибәр җиңги бара-бара да:

– Ул балаларга ни ашатырмын да ни эчертермен инде мин хәзер?.. Өзделәр бит авызларыннан сөтне!.. – дип, шыңшып елый башлады.

Әни йомшак, көйле тавышы белән:

– Елама, килен. Елап каза китмәс. Әле, шөкер, бозавы калды. Көзгә тана булыр, язга – башмак. Аңынчы безнең сыер исән булсын, бергә-бергә җиткерербез… – дип, чибәр җиңгинең күңелен күтәрергә тырыша иде.

– И җиңги, җиңги! Үзегезнең дә семья ишле бит!..

Чибәр җиңги өч кызы белән бездә торган Ленинград апасын кертеп әйтә иде. Бабай белән әбиләре кырык өчтә үк аллы-артлы гына вафат булып, икесен дә мин укып йөргән рус авылы зиратына җирләп куйдылар. Эвакуацияләнеп, безнең авылга килгән сигез гаиләнең инде җидесе бер ел эчендә үк кайсы Минзәлә, кайсы Алабуга кебек җирләргә таралышып бетте, бездә торган Валентина апа гына яшәвендә дәвам итте. Инде ул, шактый татарчага өйрәнеп алып, үзебезнең авылда икенче, дүртенче классларны укыта, зур кызы минем белән бергә күрше рус авылына йөреп укый, ә кечесе татар балалары белән бер класста утырып, әнисендә укый иде. Валентина апа, бездән көн саен, әни акчасын алмаска никадәр тартышса да, сөт алып тора иде.

Чибәр җиңги әле, шул Валентина апаларны да күз алдында тотып, семьягыз ишле, дип әйтте дә инде. Ахырда ул:

– Бу күз яшьләрем төшәр әле, төшәр! Төшми калмас, Алла бирсә!.. – дип өзгәләнеп бер әйтте дә, шул сүзләреннән үзе үк җиңеләеп киткәндәй, тыныч кына тавыш белән: – Кая, җиңги, үзем күтәрим, – дип, әни иңбашыннан алып, үзенең иңбашына салды.

Тире алдан да, арттан да асылынып бара иде, шуның алгы як өлешен тере бер җан ияседәй сөеп-сыйпап ала иде.

Без шулай дүртәү, тезелешеп, авылга кайтып кердек, туры колхоз идарәсенә юнәлдек.

Ни күрим: идарәнең болдыр төбендә минем җирән биям тора, ә баш ягында өелешеп биш-алты кеше баскан. Арырак, бүрәнәгә бәйләнгән авыл советы айгырын күргәч, йөрәгем жу итеп китте. Авыл советы председателе хәзер Барбара түти түгел, былтыр көз сугыштан сул аягын җәрәхәтләп кайткан, кисеп кенә ташлыйсы табанын кистермичә, шуны селтәп-селтәп ыргытып атлаган, бәләкәй буйлы, каты куллы Шәехов абый иде.

Безне күрү белән, ат янына җыелганнар безгә борылып карады.

– Әнә шул малай үзе! – дип, Баһау карт миңа бармагы белән төртеп күрсәтте.

– Кил әле монда! – диде капыл Шәехов абый. – Бу синең һөнәрме?

Мин, якын килеп, атка текәлдем: аның уң күзе йомык, тирәсе эренләп, туктаусыз агып тора иде.

– Менә шушы йөгән авызлыгы белән сугып, күзен имгәтте, – дип, Баһау карт минем билдән төшеп калган йөгәнне селкеп күрсәтте. – Бу беренче генә түгел. Җирәнне ул буразнада да кыйный, нигәдер каныккан ул аңа. Бүген юри артыннан күзәтеп бардым. Тач кыйнаган чагында өстенә барып чыктым…

– Юк, мин атка йөгән белән сукмадым. – Минем бар ачуым тышка бәреп чыкты. – Мин чыбыркы белән генә суктым. Анда да күзенә түгел – сыртына гына. Йөгән бөтенләй кулда түгел, билгә бәйләнгән иде. Син мине ат өстеннән сугып төшергәч кенә төшеп калды ул, – дип, мин, ярсып, кешеләр алдында гайрәтләнеп, йөзенә акырдым. – Син үзең анда сыер тиресе күмеп чыгып килә идең!..

Шунда, беркем бер сүз әйтергә өлгермәде, чибәр җиңги туп-туры Баһау карт каршына килеп туктады да:

– Мә тиресен өстеңә бөркән, ерткыч! – дип, кай арада җәеп тоткан сыер тиресен Баһау картның өстенә ташлады.

Баһау карт, селтәнә-селтәнә, тирене өстеннән алып ташлады.

Ачуы бик нык җыелган әни дә:

– Әле син, йөзең кара, үз гаебеңне яшерер өчен, гаепсез атның күзен чыгарып, минем бала өстенә яла ягарга төштеңме? – дип, карчыгадай очып килеп, Баһау картның кулыннан әле һаман тотып торган йөгәнен тартып алды.

Бу күренештән хәтта ни усал Шәехов абый аптырап калды. Идарә янына, бу хәлне күреп, карты-яше җыела башлады. Килеп басканы бере, мәсьәләне аңлап алу белән, Баһау карт өстенә сүз ыргыта иде.

Мәсьәлә Баһау карт өчен катлауланып китте. Үзебезнең председатель Рамазан бабай белән Шәехов абзый халыкка таралмаска кушып, идарәгә кереп китте. Бераздан берәм-берәм чибәр апаны, хисапчы Чулак Камай абзыйны, әнине, мине чакырып сөйләттеләр. Баһау карт та кереп, яңагы тагын да кыегайган кебегрәк килеп чыкты.

Шәехов абый тыелгысыз хәрәкәт кешесе иде. Шундук комиссия төзеп, Баһау картларга тентү кертте. Комиссия халкы уйланып, баш иеп кенә алдан китте, ә алар артыннан күкрәген киереп, әкрен, эре адымнар белән Баһау карт бара иде. Соңыннан гына, шигәя-шигәя генә, артларыннан без дә иярдек.

Ләкин, халык «ике катлы икән» дип сөйләгән караңгы базларына төшеп эзләсәләр дә, суелган сыер түшкәсе табылмады.