Tasuta

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Моның шулай буласын үзе алдан белгән Баһау карт, бик тә гайрәт чәчеп:

– Мин пыркарулга җитәм: тентү керергә сезнең правагыз юк иде! Мин – үлгән фронтовик атасы! – дип җикеренә башлаган иде дә, Шәехов абый аны:

– Син, абзый, бездән права таптырма, кирәк булса, эзеңә тиз төшәрбез, – дип, тиз туктатты.

Ләкин җилкәләр чиләнеп тарткан зур, авыр колхоз эше кырылып ятканда, берәүнең сыеры югалган кебек бәләкәй эшләрнең кирәге булмагандыр; Баһау карт прокурорга барып тормаган шикелле, аның эзенә дә төшүче булмады. Моның эзе дә шулай кара урман эчләренә кереп юкка чыкты.

8

Еллар үтте. Сабыйларның күз төпләренә батып төшкән кара күләгәдәй булып, авырлыгы аналарның-җиңгиләрнең күкрәгенә кан саудырган, малайларның юка җилкәләрен батырып кергән сугыш еллары да инде артта калды. Сугыш чорында күпме газиз күкрәкләргә тигән кургаш кебек, исән күкрәкләргә дә тиеп-сызлатып үткән бер чорда әти кайгысы да салкын сулар югандай онытылды. Без инде әтине искә алганда да еламый идек.

Ләкин, еллар үткән саен, бу серле җинаять вакыйгасы күңелемне күбрәк били барды. Песи баласы түгел бит – кеше чаклы кеше – әти! Гаепләнгән өч кешенең берсе үтергәнме аны, әллә тагы шиктән бөтенләй читтә калган чын үтерүче бармы? Алай дисәң, кан коеп сугышып, немец пулясыннан исән калган Фидаил абзый нигә күкрәгенә без кадап, үз-үзен әти үлеменә дучар итә? Мине һаман, үтерү фактының үзеннән бигрәк яки җинаятьченең кем булуыннан бигрәк, тикшерүнең үзе кызыксындыра, күңелемне шунысы җәлеп итә иде. Мин теге вакытта да, тикшерүче абый безнең өйдә төн буе сорау алганда да, үлем кайгысын да онытып торып, тикшерүнең эченә керердәй булып, тыннарым буылыр чиккә җитеп тыңлап яттым. Ул төн бүген дә, һәр сүзенә кадәр бизгәк тоткандагы кайнар ут белән уелып, миемдә тамгадай ярылып ята.

Нибарысы җитмеш тугыз өе булган бер авылда кеше хәтле кешене үтерәләр! Кем үтергән – таба алмыйлар. Башына кигән күн тышлы бүреген дә таба алмыйлар – ут булган да, су булган! Ләкин бит ничә дуңгызның йөрәген айкап чыккан без бар – без!.. Гаҗәп хәлләр инде – әйтәсе дә түгел…

Димәк, тикшерү дөрес юлдан китмәгән. Ә бит сорау алганда минем бала зиһенем өчен бар нәрсә дә ачык, тикшерүче генә үз өендә ишек таба алмый йөргән төсле иде. Их, теге тикшерүче абыйның фикерен беләсе иде хәзер… Ләкин аны да «сугышта үлгән» диделәр. Ә теге Казаннан килгән комиссия нинди нәтиҗә ясаган? Күзнең кешесендә, чыннан да, үтерүче кеше сурәте төшеп калганмы?.. Анысы юктыр. Төшеп калган тәкъдирдә дә, көзге төн карасында нинди сурәт булсын ди икән? Аны шул, өйдә, ут яктысында үтереп, чыгарып ташламадылар микән дип кенә караганнардыр инде?..

Әле бит, сугыш бетсә дә, илдә җинаять бетмәгән. Әти иң соңгы кеше түгел. Сугыш чорында, күрәләтә сабыйларның ризыгын өзеп, «көтүдән кайтмый калган» күпме сарыкны бугазына тыккан, чибәр җиңгинең сыер тикле сыерын җир йоткандай йоткан Баһау карт та әнә җәзасыз йөри. «Тотылмаган карак түгел» ме? Алай булгач, җәен-кышын, ут алмый гына, урамны искә тутырып, нинди итләр пешерде соң ул?..

Каракларга, җинаятьчеләргә, үтерүчеләргә киләчәктә дә юл куелса, бу ярый торган эшме соң?..

Мине суд-хөкем, җинаять эшләре шулкадәр дә җәлеп итә башлады ки, мин киләчәк гомеремне, эшемне шул өлкәгә багышларга булдым. Ләкин ничек? Анысы миңа ала-чала гына шәйләнә иде.

Бәхеткә, минем матур язуым ярдәм итте. Җиденче класстан алып мине колхоз идарәсенә, авыл советына, МТСка чакырып, бик күп төрле кәгазьләр: учётный карточкалар, ведомостьлар, төрле докладлар, протоколлар яздыралар иде. Йә елга бер райондагы барлык мәктәпләрдән матур язучыларны военкомат, йә комсомол комитеты чакырып ала да, атна буе шундый ук документлар яздырып утырта. Миңа күпчелектә тоташ язмалар: доклад йә протоколлар туры килә иде. Шулай ел саен ике-өч тапкыр күчереп яза торгач (әйтергә кирәк, бу бик йөдәткеч эш – яза-яза кулларга кан төшкән кебек сызлый башлый иде), мин доклад йә протокол язуның бөтен серенә төшенә алдым. Шул сәбәпле, мәктәпне әйтеп тә тормыйм, үзебезнең колхозда җыелыш булдымы – протокол язарга мине өстәл башына менгереп утырталар иде.

1947 елның февраль ае иде. Минем унынчы класста укыган чак. Без, хәзер күрше рус авылында укыганнар, дүртенчеләр, бишенчеләрдәге шикелле, кеше сәндерәсендә кунып ятмыйбыз – көн саен кайтып йөри идек: биш чакрым юл нәрсә ул! Җыелыш көндез үк башланасы булгач, мин ул көнне, табигый, укырга барып тормадым: көтеп алган бәйрәм кебек, җыелышларны мин бик ярата идем. Халык – председатель дип тормый, бригадир дип тормый, вәкил дип тормый – чәчрәп сикереп тора да, бәрә дә әйтә, бәрә дә әйтә. Председательнең кемдә, кайчан кунакта булуын да, аңа ике центнер артык салам бирүен дә, больницага барырга ат бирмәвен дә, ә үзенең колхоз атын җигеп, бер тапкыр кунакка баруын да бик төгәллек белән әйтеп бирәләр иде. Ярты як председательне «алып ыргытырга» ди, ә ярты як «калдырырга» ди. Шуннан китә талаш, китә талаш, инде колхоз эше онытыла – инде кем кайчан нәрсә урлаган, кем кайчан эшкә чыкмаган, нинди хатын нинди ирне куна керткән – берсе дә калмый торган иде.

Сүз дә юк, күңелле үтә иде җыелышлар – халыкның югалтасы нәрсәсе юк – эчендәге тышында иде; куркыр нәрсәсе дә юк – һәммәсе фронтовик семьясы, һәммәсе бер үк хезмәт көненә эшли, һәммәсе ил өчен кан койган иде.

Бу юлы райкомнан, вәкил булып, гомердә килмәгән, ишетеп кенә белгән Вахитов дигән судья килгән иде. Председатель үзебезнең авылның, сугыштан кул-аягын өздерми кайткан бердәнбер кеше – бик гайрәтле Гыйльман абый иде. Эшкә дә ул гайрәтле тотынды – күпчелек кеше аңа ышана, таяна иде. Райком вәкиленең дә аның кандидатурасын якларга килгәнлеге мәгълүм булды. Ләкин җыелыш барыбер җыелыш инде ул – берсенә берсе очып-очып кунмагач, колхоз җыелышы буламыни ул!

Ревкомиссиянең үзен – сугыш вакытындагы председатель Рамазан бабайның үзен, «Бер йөк Кама болыны печәнен нишләп фермага җибәрмичә, үз капкаңа борып керттең? Әллә үз капкаңны картлык белән ферма капкасы дип ялгыштыңмы?» дип, аякка бастырып җавап алдылар.

Райком вәкиле Вахитов абый трибуна янында ук утыра иде, мин өстәлнең икенче читендә халыкка яным белән утырам, урыныннан торып, минем янга килде дә бик йомшак тавыш белән:

– Барысын да яз, энем, берсен дә калдырма, яме, – дип, аркама кулын тидереп китте.

Иреннән биш бала белән калган күпер башы Тәнзиләттәй Рамазан бабай белән председательгә кадалды:

– Уракка төштекме, басу капкасы төбендә хатын-кыз- ның ыштан төбенә хәтле капшап торасыз – сабыйларына берәр кадак салмаганмы, янәсе! Ә Шәрәфинең, төнлә заготзернодан кайтканда, бричка төбендә ничә кило ашлык кайтканын тикшерәсезме?

Моңа Рамазан бабай йә председатель җавап биргәнче, минем янда гына утырган президиумга сайланган актив – укытучы Сара апа, җавап бирмәстән, төгәллек кертте:

– Рамазан бабайның ыштан капшап торганы юк, яла якмагыз, тикшергән вакытларда да, «Хатын-кызның бот тирәсенә кул тигерә алмыйм, кызым. Анысын син кара инде» дип, миңа куша. Синеңчә әйтсәк, Тәнзилә апа, синекен берничә тапкыр мин капшадым. Рәхмәт, бер грамм иген белән дә тотылганың булмады.

«Бер арба сөяк» дип аталган бик усал Көбра түтәйнең ирләр тавышы белән, утырган җиреннән генә:

– Белдек, хатыннарның оят җирен син капшыйсың икән – белдек. Ә синең үзеңнекен кем капшый соң? – дип сорап куймасынмы! Клуб дер селкенеп көлеп җибәрде. Сара апа президиум өстәленә җәелгән кызыл ситсы кебек кызарып чыкты.

– Иптәшләр! Тавыш!.. – дип, председатель графин шакый башлады. – Иптәшләр! Җыелышны көлкегә әйләндермәгез!..

Аның үзенә дә эләкте:

– Былтыр яз идарә айгырының аягын сындырып суйдырдың. Аның зыянын капладыңмы, и ул керем кенәгәгә теркәлдеме?

Моны сугыш чорында бөтенләй башка сельсоветта председатель булып эшләгән, хәзер бума чире сәбәпле җаваплы эштә эшли алмаган этлекле Шәрәфетдин абзый бирде.

Бу бик начар сорау булып чыкты. Былтыр яз, чәчү өстендә, Зират тавыннан төшкәндә, дүрт кенә яшьлек идарә айгыры дулап китеп, идарә янында да тыела алмыйча чаптырып, урам уртасындагы күпергә барып керә. Күпернең сынган бүрәнә ярыгына атның ал ягы төшеп китеп, тездән шартлап кына сына да, елкы яшеннән яңа гына чыккан яшь айгырны суеп, тракторчыларга тоталар, бер өлеше сукада, чәчүдә булган колхозчыларга да тия.

Гыйльман абзый шулай аңлатып бирде. Ләкин бума Шәрәфетдин аңа гына канәгать түгел иде.

– Юк, син, Гыйльман, минем сорауга җавап бирмәдең. Менә син айгырның аягын сындырдың. Гаеплеме син? Гаепле! Яхшы. Инде шартлап аягы сынган айгырдан мал чыкмый. Суйдыгыз. Инде болай уйлыйк: әгәр син шул айгырны, аягы сынмаган килеш егып суеп, тракторчыларга ашатсаң, син бит под суд китә идең? Шулай бит, Вахитов иптәш? И айгыр бәһасен дә түли идең.

– Шәрәфетдин, син миңа түгел, җыелышка сорау бир, җыелыш белән сөйләш.

Гыйльман абзый торды. Аның да йөзе агарып киткән иде.

– Иптәшләр! Чыннан да, зыян колхозга акчалата кайтарылмады. Мәгәр ел саен суя торган сыер суелмый калды. Дөрес, айгырның аягы сынуда мин гаепле. Ләкин шунысы да дөрес, мин бит аны, аягын сындырыйм әле, аягы сынса, суеп ашарбыз дип, юри күпер ярыгына аягын тыгып, каерып сындырмадым. Итеннән тыш гомуми зыянны миннән түләтәсез икән, хәтта ки, Шәрәфетдин әйткәнчә, под суд җибәрәсез икән, менә сез – җыелыш, сез хәл итегез, – дип, урынына утырды.

Сораулардан соң аерым-аерым сөйләүгә күчеп киттеләр. Ләкин бу әле сораулар туктады дигән сүз түгел, сөйләгән кеше артыннан кабынып китәргә һәркемнең уты җитәрлек иде.

Ә башта әйткәнемчә, миңа килгәндә, минем киләчәк юлым шушы җыелыштан соң икенче көнне хәл ителде. Икенче көнне базар көн булып, без мәктәпкә бармадык. Иртән торып, ике апа да эшкә киткәч (зурысы ат белән тирес чыгара, кечесе кар тотуда иде), мин, киенеп, абзар чис- тартырга чыгарга гына дип торганда, идарәдән йомышчы Мәймүнә апа, килеп, мине тиз генә «районнан килгән судья чакыра» дип әйтеп китте. Мин, Мәймүнәттәйне дә узып китеп, идарәгә йөгердем. Әлбәттә, кичә колагыма иелеп әйткән йомшак тавышын, иңсәмә куеп кына алган җылы кулын ишетмәсәм-тоймасам, мин каушап-куркып коелып төшәр идем, ләкин мине бүген, идарәгә чабып барганда, ниндидер ашкынулы дулкын биләп алды. Мин шул дулкын эчендә идарәгә барып кердем.

 

Судья абый, мине көтеп торган кебек, көр, ягымлы тавыш белән, гади генә итеп:

– Килдеңме, энем? – диде дә, «әйдә!» дип, такта белән генә бүленгән председатель бүлмәсенә алып кереп китте.

– Утыр әле, – диде ул.

Мин, утырып, стенага эленгән Сталин рәсеменә карадым. Вахитов абый түргә, миңа каршы утырып, минем уемдагы судьяларга охшамаган җылылык, ягымлылык белән, хәтта шатланып сөйләнеп алды:

– Менә бүген эшем шул булды: мин синең кичә язган протоколыңны укып чыктым, һәммәсен төгәл итеп, матур итеп язгансың. Берничә урында сүз яки җөмлә хаталары гына калган. Мин менә күптән синең кебек егетне үземә эшкә алырга эзләп йөри идем… – Йөзен тутырып елмаеп, миңа карады. – Керәсеңме безгә эшкә? Миңа синдәй секретарь егет кирәк.

– Мин укыйм бит әле, абый, – дидем мин.

– Беләм, – диде ул. – Унынчыда укыганлыгыңны да, яхшы укыганлыгыңны да, русчадан грамоталы икәнлегеңне дә – барысын да беләм. Мин инде сораштым. Мин бит судья. Шуны да белмәгәч!.. – дип, ул тагы елмайды. Ул әле бөтенләй карт түгел, тулы ак йөзенә көлгәндә генә җыерчык сибелде, ләкин йомшак чәче инде яртылаш агарган иде.

Мин күңелемә тулган шатлыгымны кая куярга, үземнең дә суд, тикшерү эшендә эшлисе килүемне сөйләп бирәсем килеп утырам, тик нидән башларга гына белми утырам.

– Йә, ризасыңмы бездә эшләргә? – дип, Вахитов абый туп-туры күземә карады.

Мин дә көчем җиткән кадәр аның ак-чиста күзләренә карап тордым да, үземнең тикшерү эшләре белән кызыксынып януымны, уку беткәч, шул юнәлештә укырга китәргә ниятләнүемне кызып-кызып сөйләп бирдем.

– Бик яхшы! – дип, Вахитов абый да шатланып, өстәлгә шапылдатып учы белән сукты. – Мин нәкъ кешесенә тап булганмын икән! «Бирәсе килгән колына чыгарып куяр юлына» дип, нәкъ менә шундыйга әйтәләр. Укуың бетү белән мин сине үземә секретарьлыкка алам. Син миндә бер ел эшлисеңме, икеме, – хөкем процедурасының серләренә төшенәсең. Тәҗрибә туплыйсың. И аннары мин сине, яхшы кәгазь-характеристика язып, үзебезнең Казан университетына җибәрәм. Ленин бабай укыган юридик факультетка! Булдымы? Сөйләштекме? – дип, тагын елмайды.

– Сөйләштек, – дидем мин. «Уку беткәнче бик күп бит әле, онытмассызмы икән соң?» дип сорыйсым бик килсә дә сорый алмадым: бу абыйның ак-чиста, якты күзләре кешене алдый алмый иде.

Шулай булды да. «Их, тизрәк уку бетсен иде!» дип, ашкынулы, сөенеч тулы биш ай озак булса да, тиз үтте. Уку бетеп, аттестат алган көнне директорыбыз Коровкин абый мине Вахитов абый чакыртканлыгын әйтте.

Атна да ял итмәстән, июльнең бересендә судта секретарь булып эшли башладым. Вахитов кул астында эшләгән ике ел эчендә, минем кулдан язылып, күчерелеп, том-том «дело» лар булып, күпме кеше язмышы үтте!

Вахитов абый мине эштә каты таләпчәнлек, төгәллек белән эшләтте, ләкин туганыдай якын күрде. Мин дә, ни әтисез, ни абыйсыз үскән малай буларак, көчле ирләргә тартыла торган малайлык йөрәгем белән аны үземә терәк иттем. Мин аңа күңелемдә йөргән балалык җәрәхәтемне ачтым. Өр-яңадан карар өчен түгел, тикшерүнең әллә дөрес юлдан китмәгәнме икәнлеген белү өчен ачтым. Юка гына «дело» ны ул архивтан эзләп тапкан, ләкин хәзер, шаһитлары да, гаепләнүчеләре дә бу дөньяда булмау сәбәп- ле, бернәрсә эшләп булмавын, күпме вакыт үтүен кызганып әйтүдән узмады.

Вахитов абый сүзендә торды. Төп-төгәл ике ел эшләткәч, мине направление белән Казан университетына җибәрде.

Укырга керү дә, уку да миңа кыен булмады. Дөрес, борынгы Рим хокукларын, Марксның «Капитал» ын өйрәнгәндә, минем соңгы елларны көчәеп киткән күрәкарау күзем үзен бик нык сиздерә; күзлекне дә һаман көчледән көчлегә алмаштыра тора идем. Бик зур көч белән укыганда, күзләр томаланып, хәрефне тота алмас чиккә җиткән чакларым да булмады түгел, булды.

Мин Сталин стипендиясе алып укыдым. Һәм университетны бетерү белән, ике ел республикабызның Югары судында эшләдем дә, аспирантурага кердем. Ә өч елдан «Юридик фәннәр кандидаты» дигән дәрәҗә алып, университетта укыта башладым.

Мең тугыз йөз алтмышынчы елны үзебезнең район судьясы Вахитов абыйдан (ул һаман шунда эшли иде) җәйге каникул башланып, минем ялга чыгасы көннәрдә генә «Бик тиз кайтып җит» дигән телеграмма алдым. Кайт- мый калмавымны кисәр өчен, ахры, «нәкъ сине кызыксындырган эш карала» дип өстәгән иде.

Телеграмманы утызынчы июнь, шимбә көн алдым, шул көнне үк отпусканы бер атна алга күчереп эшләдек тә, икенче июль, дүшәмбе көн мин самолёт белән районга очтым. Мине кырык җиде яшендә чәче тәмам ак мамыктай агарып беткән, ләкин төсе һаман җыерчыксыз калган Вахитов абый каршы алды. Бертуган энеседәй иттереп кысып кочаклап, аркамнан сөйде дә туры өенә алып кайтып китте. Аэропорттан район үзәгенә кайтканда, ул машинада минем хәлләрне генә сораштырып кайтты. Фәүзия апа чәй куеп, чәй эчкәндә дә, һаман минем хәлләрне генә сорашты, һәр уңышыма сөенә, хәтта минем белән горурлана иде ул.

– Менә бит безнең районнан да кем чыкты, ә!.. Кем уйлаган бит, ә!.. – дип, яратып, әле миңа, әле Фәүзия апага карап ала иде.

– Йә, Вахитов абый, инде сөйләгез, мине чәй эчереп, болай мактар өчен генә миңа «срочный» телеграмма сукмагансыздыр бит? – дип, үтә җанлы, үтә җылы күзләренә карадым.

Мин карау белән, аның ак йөзенә кара күләгә йөгерде, күзе моңсу бер кайгыга батты.

– Әйдә, энем, верандага чыгыйк, – диде ул.

Вахитов абый өйне былтыр гына җиткереп кереп, инде һәр җирдә бер мода сыман булып киткән гаҗәеп иркен веранда да сугып куйган иде. Анда карават тора, өстәл, диван тора. Без диванга утырдык. Вахитов абый кайгылы йөз белән көрсенеп куйды да:

– Шулай шул, энем. Шулай шул… – дип сүз башлады. – Мин сине менә шулай тәмләп бер чәй эчеп утырыр өчен генә дә чакырып кайтарыр идем дә бит – булмый… Үзең дә елга бер дә, ике елга бер генә кайтып китәсең. Анысына да шөкер, бер дә кайтмаганнар да бар бит әле… Кыскасы, менә соңгы ике елда гел алименттыр-нидер, аерылышу-кушылудыр кебек, гел гражданнар «эше» белән мәшгуль булып ятканда, искә төшү белән, йөрәкләргә кан сава торган фаҗига килеп чыкты, энем… Сезнең авыл Баһау картның зур улы Бәздәви бертуган энесен үтерә…

– Хәмзәнеме? – дидем мин. Һәм минем дә йөрәккә бөтен тәннән йөгереп килеп кан бәрде.

– Әйе. Шул Хәмзәне үтерә…

Һәм минем күз алдына Баһау картның бәләкәйдән үк эткә, песигә көн күрсәтмәгән, ун яшендәме, куянга дип,әтисенең аю табанлы чаңгысын, мылтыгын сөйрәп чыгып киткән, яшьтән үк таза булып үсеп килгән кара-чибәр үсмер егет Хәмзә килеп басты. Мин инде аның егет булып җиткән чагын белмим дә кебек…

– Дүрт ел морфлотта хезмәт итеп, быел яз гына демобилизацияләнеп кайткан булган. Белеме җиде класс кына. Хезмәттән дә һөнәр алып кайтмаган. Колхозда да эшләп чиләнәсе килми. «Нефть ягына китәм» дип, абыйсы җилкәсендә ике ай ята бу. Инде әтиләре карт – эшли алмый. Әнисе дә карт – ул да эшли алмый. Хәер, болары асыл мәсьәлә түгел, мин сиңа асылын гына сөйлим… Шулай Сабантуйлар җитә. Бер көнне бу авылда Сабантуй, икенче көнне – икенче авылда. Болар беренче көнне үз авылларында көрәшкәннәр. Абыйсы да, буйга бераз калышса да, бирешердәй түгел. Шулай да, яңа хезмәттән кайткан кеше дип, бүләкне Хәмзә дигәненә бирәләр. Мәгъ- лүм инде, карт аталары белән өчәүләп Сабантуйдан соң эчәләр болар. Икенче көнне, икесе ике атка атланып, Тугай Сабан туена китә болар. Анда да, берәм-берәм көрәшә-көрәшә, батырлыкка икәү генә торып калалар. Бәздәви бу авылда ел саен батыр калган кеше. Кичә үз авылларында батырлыкны энесенә бирсә дә, монда, зуррак җирдә, абруен төшерәсе килми – ел саен көрәшеп, инде билне ныгыткан кеше. Көрәшкә аннары бик нык сол да кирәк. Энесендә көч булса да, сол юк, көрәш хәйләсе юк… Ике көрәштә дә абыйсы ега. Кайталар болар өйгә. Тагын эчәргә утыралар. Эчүдә икесе дә батыр. Күрше егетләр дә була. Сүз гел көрәш турында. Бер дә читкә чыкмыйча, гел бер эздән бара-бара, сүз тыелгысыз бәхәскә әйләнеп китә. Монда инде, билгеле, аракы үз сүзен әйтә. Кыскасы, бәхәсне көрәш кенә хәл итә ала. Иптәшләре дә «Давай!» ди, Хәмзә дә «Давай!» ди. Монысы үз башына җилкенә инде, мәрхүм. Чыгалар болар. Ишегалдында чирәмлек бар. Тотыналар болар кызган баш белән, кайнар акыл белән көрәшергә. Абыйсының бу юлы бер дә егасы килми, ләкин үзен дә көрәш башлану белән ектыра алмый: энесе ышанмаячак. Шулай йөриләр болар уңга-сулга, алга-артка сугылып. Инде алышалар, инде мышныйлар. Абыйсы, бил бирмәгән булып, ектырырга чама эзләп йөри. Момент килеп чыга: энесе моның билен суыра башлагач, каршы торган булып бирешә бу. Ләкин, гөнаһ шомлыгы, энесе моны күтәргәч, үзе егылып китә, абыйсы гөпелдәп өстенә барып төшә. «Аяк чалдың!.. Хәрәмләштең!.. Анаңны да, атаңны да!..» дип, Хәмзә сикереп тә тора, кызган баштан нишләгәнен белмәстән, алгы күчәре алып куелган арбадан кендеген суырып ала да һич уенсыз абыйсы өстенә килә. Минут түгел, секунд хәл итә: баш өстендә кендек уйнап китү белән, абыйсы берни уйламастан, фәкать шул секундта кендек төшеп, мие чәчрәп атылып китмәсен өчен, җан саклау инстинкты белән һәм җан ачысы белән энесенә тибеп җибәрә. Аягы энесенең нәкъ җан җиренә туры килә дә – энесе шул моментта тәгәрәп тә үлә… – Вахитов абый туктап, бу үлемне тач үз күзләре белән күреп торган кеше төсле, авыр итеп көрсенеп куйды. – Җентекләбрәк танышырга теләсәң, делоны үзең укып чыга аласың… Җинаять булган-беткән. Бәздәви Баһаветдинов үз җәзасын алыр. Тик, бит аңа, үзең дә күрәсең, егерме ел да, хәтта ун ел да биреп булмый. Бердән, үтерәм дип түгел, үземне саклыйм дип тибеп җибәрергә мәҗбүр була, һәм бернинди коралсыз килеш. Икенчедән, үз туганын үзе үтереп, ул инде гомерен мәңгелек кайгыга ураган; бу инде төрмәдән дә, үлемнән дә каты җәза! Бүгеннән атсалар да, бу мәсхәрә, бу кайгыдан котылам, ичмаса, дип кенә үләчәк. Аңа, әлбәттә, иң зур җәза бүген үк тоткынлыктан чыгарып җибәрү булыр иде. Бернинди хөкемсез-нисез. Ләкин закон бар, җинаять кодексы бар. Мин Бәздәви Баһаветдиновны өч-дүрт елга булса да ябарга тиеш, һәм ул ябылыр да…

Вахитов абый шулай, кеше хәсрәте баскан башын күтәрмичә, һәм күтәрә дә алмыйча сөйләде-сөйләде дә бертын туктап торды. Бу хәбәр коточкыч сурәте белән минем йөрәкне дә сыткан-изгән иде. Йөрәкне генә түгел, акылны да нидер томалап алды.

Вахитов абый, кинәт башын күтәреп, миңа карады.

– Ә бит мин сине, Даниал энем, «срочный» телеграммалар белән моның өчен чакырмадым. Бөтенләй башка сәбәп белән – синең өчен үтә дә мөһим сәбәп белән чакырдым… Әтиеңне үтергән кеше тотылды бит!

Һәм ул, күзен дә алмыйча, инде тантана белән балкып, миңа карап тора иде. Монысын мин көтмәгән идем: зиһенем катып, Вахитов абыйның яп-якты күзләре бер мәлгә томаланып киткәндәй булды. Телем дә, үзем дә бәйле, кыймылдарлык та хәлем калмаган иде.

– Кем?.. – дидем мин көчкә.

– Баһау карт… – диде Вахитов абый. – «Кырын эш кырык елдан соң да беленә» диләр. Юк! Бик беленми торсын әле!.. Әгәр Баһау картның гаиләсендә шушы фаҗига килеп чыкмаса – беленер иде менә! Дөрес, мин сиңа теге вакытта, әтиең үтерелүгә бәйле «дело» ларны укыгач, берни дә әйтмәдем. Хәлбуки анда Баһау картның җавап бирүендә шикле күренгән урыннар да бар иде. Син аның нинди җавап биргәнен хәтерлим дигән идең бит?

– Бүгенгедәй хәтерлим!..

– Анда ул беренче сүзеннән үк үзенең ат карагы булуын, кыйналып бетеп, төрмәгә утыртылуын, инде бернәрсәгә шаһит та, ни дә булырга теләмәвен, әтиеңнең аны яратмавын да – берсен дә яшермичә һәм, дикъкать ит, сораганны да көтмичә, сайрап түккән. Аның бу үзенә карата нык объективлыгы тикшерүчене (тикшерүче әле егерме биш яшьтә генә була, яшь була) бөтенләй башка юлга этәрә. Дөресрәге, ул Баһау картны үз юлына төшерә алмый, киресенчә, үзе аның юлыннан китә. Тегермәнче Фидаилгә юнәлтүе дә, тимерче Мәгъдәнне дә, шул якка китте бугай, дип, объектив төстә, бөтенләй кире якка китте, дип шикләнеп әйтүе дә – аның хәйләсе… Ләкин, үзең дә аңлыйсыңдыр, бу «хәйләсез» сүзләрнең чын асылы менә яңа гына, җинаятьче тотылгач кына, бөтен нечкәлеге белән ачылды. Бу турыда синең үзеңнең дә ныклап уйлаганың булмагандыр.

– Ә ничек тотылды җинаятьче? – дидем мин.

– Ул үзен үзе тоттырды. Билгеле инде, шаһит буларак, Баһау карттан да сорау алдык. Бу хәл аны тәмам бетергән, кабергә илтеп тыга язган: нинди явыз кеше булса да, ике малаеның да атасы бит! Кулы калтырый, башы калтырый. «Бу хәл ничек булды? Сөйләгез!» дип әйтү белән, «Мин ничә кешене үтердем, вә ләкин үз туганымны үтергәнем булмады» дип әйтеп ташламасынмы! Без моны элеп тә алдык: уен сүз түгел. «Ничә кешене үтердең, йә, кемнәрне?» – дип таптыра да башладык. «Юк, – ди бу, – мондый хәсрәт сыман хәсрәт булмаудан, зиһенем чуалып китүдән генә әйттем», – ди. «Юк инде! – дидек без. – Инде авызыңны ачтың – әйтеп бетер!»

«Бу хәсрәтләрне күреп үләрмен дип кем уйлаган!» – дип елап алды. Елау дип, яшьсез генә шыңшу иде. «Миңа инде күп калмаган, өемдә үләргә рөхсәт итегез, барысын да сөйлим», – ди. Сөйләде!

 

Ат карагы булып йөргәндә ничә кешене үтергәнен сөйләде. Дөрес, инде ул аларның кемлеген дә белми. Гөнаһына кермик, ул аларны, бәлки, белмәгәндер дә. Чөнки барысы да мәҗбүри үтерү – йә аларны, йә боларны бит инде. Шулай да синең атаң турында ләм-мим әйтми бу. Шунда бер моментны тотып алдым да: «Ә нигә Нуриман Нуриаздановны әйтмисең?» – дип, бик каты гына сорап куйдым мин. Бу агарып катты. Яңаклары тартыша башлады. Бер сүз дә әйтә алмыйча, миңа текәлеп калды. Ис алырга ирек бирергә кирәкми иде – «Мөмкинлек биргәндә танып кал: син үтердеңме?» – дидем мин. «Мин, – диде ул, – Нуриманны мин үтердем», – диде. «Сөйлә, ничек булды?» дигәч: «Бүген булмый, хәлем авыраеп китте. Кичектерергә рөхсәт итегез», – диде. Чыннан да, аның хәле әйбәт түгел иде. Врач чакырттык. Шул көнне үк мин сиңа телеграмма бирдем. Хәзер ул хәлләнеп җитте шикелле. Без аны, үзенә үзе кул салмасын дип, бик каты сак астында тотабыз. Шулай итеп, сорау алуны син кайтуга күчердек.

– Минем анда катнашуым, утыруым юридик рамкага сыеп бетмәс бит, Вахитов абый. Минем катнашымда гаепләнүчегә басым ясалган дип уйлануы мөмкин.

– Юкны сөйләп утырмасана! Син бит рәсми гаепләүче түгел, суд әгъзасы да түгел. Ләкин синең урының, профессияң теләсә нинди сорау алу, хөкем итү процессында була алу хокукы бирә. Син тыңлап кына утырасың, теләсәң, сорау да бирә аласың. Үтерүче аннары үз җинаятен син юкта таныды, безнең тарафтан мәҗбүр итү акты тырнак чаклы да булмады.

– Кайчан сорау аласыз? – дидем мин.

– Теләсәң, бүген үк.

– Юк, иртәгәгә калсын, – дидем мин.

Иртәгесен без иртә белән Вахитов абый, мин, тагы ике тикшерүче, бер секретарь тикшерү бүлмәсенә алдан ук кереп утырдык. Конвой Баһау картны алып керде. Ул бик нык бетерешкән, аркасы дугадай бөгелеп, башы күкрәгенә беркетеп куелган шикелле иде. Ләкин күзе үткен, керү белән мине күреп алды – күзенең миңа кадап кына алуыннан тәнем эсселе-суыклы булып китте: теге вакытны ат өстеннән сугып төшергәндә дә шул ук күзләр, шул ук агу иде.

Бөтен формаль сораулар беткәннән соң, мәсьәләнең үзәгенә төштеләр:

– Ничек булды? Ни өчен Нуриман Нуриаздановны үтердең? Барысын да сөйләп бир.

– Бик озынга китә инде ул…

– Син асылын сөйлә, Нух пәйгамбәр заманыннан башлама.

– Нуриманның әтисе бай мәзин иде. Безнең балалар укы- ган кара-каршы мәктәпләр дә, колхоз амбарлары да, тегермән дә – барысы да аныкы иде. Ун яшьтән мин аңа тамак ялына хезмәтчелеккә кердем. Нуриманга биш кенә яшь иде. Унбиш яшемдә мине мәзин күрше Бикбау байга ат илттерә башлады. Мин төнге ат караган җирдән хуҗа күрсәткән атка атланып алам да юлга чыгам. Мине, билгеләнгән урында, мин белмәгән кешеләр каршы ала; без атларны алмаштырабыз да мин кире кайтып китәм. Без ул атларны күрше авылның Карахмәт абзыйның абзарына кайтарып яба идек. Калганын мин белмим. Минем әти-әни юк. Җәй – мәзин абзыйның печәнлегендә, кышын кара мунчасында йоклап гомер иттем. Ак мунчасына кертми иде. Тора-бара инде, үзем белеп, ат караклыгына тартылып киттем…

– Гаепләнүче, мәсьәләнең асылын сөйлә, ни сәбәп сезне җинаять эшләргә этәрде?

– Менә шул инде. Нуриманны мин бай мәзин малае булган өчен дә, аның укымышлы, үземнең надан булганым өчен дә, аның бал-май эчендә йөзгәне, үземнең кара мунчада кара икмәк кимереп ятуым өчен дә, көнләшеп, каралай янып яратмый идем. Уникенче елны атасы Кәрим мәзин өченче хатынга өйләнгәндә, Нуриманга егерме яшь иде инде. Ата белән улы шушы өйләнү аркасында бик нык бозылышып киттеләр. Улын Дөнья сугышына җибәрмичә ничә ел саклап килгән мәзин абзый, шуннан соң улын тота да сугышка җибәрә, аның урынына мине алып кала. Шуннан ата белән улының юллары дошман киселеп аерыла. Нуриман инде сугыштан ата бәлшәвик булып кайта. Аклар-кызыллар сугышында да кылыч уйнатып йөри. Унтугызынчы елны мәзин мәрхүмне кызыллар Минзәләгә тотып алып китәләр – шуннан югала мәрхүм. Мин – батрак. Мин калам. Яшь чак. Мин инде мәзиннең егерме яшьлек өченче хатыны белән шаярыштыра башлаган идем. Мәзин үлгәч, без өйләнешергә булдык. Нуриман волисполкомда иде. Беркөнне әтрәте белән килеп төштеләр болар. Килеп төштеләр дә атадан калган барлык мал-мөлкәтне сәвиткә бирделәр. Яшь бичә торган дугайлы тәрәзәле йорт, аңа каршы торган тагын бер йорт мәктәп булды. Әнисе, энесе белән сеңлесе яшәгән алты почмаклы йортны гына үзенә алды Нуриман. Тегермәнне кооперативка бирде, атларны атсызларга өләште. Грамоталы кеше, барысын да закунный, кәгазьләр язып эшләде. Мин өйләнергә йөргән яшь бичә, Аллаһы әкбәр, битен сыйпап торып калды. Миңа, ничәмә ел үзләренә хезмәт иткән батракка, каккан казык та тимәде. «Ничауа, үзеңнең дә башыңа җитәр көннәр килер әле!» – дип, мин, ач бүредәй шыңшып, койрыгымны кыстым. Аннары Качкын урманы янәшә: үзебезнең исән калган караклар янына тайдым. Ләкин заманнар үзгәргән иде инде – мин тагын Нуриман хөкеменә эләктем. «Исән кайтсам, барыбер үтерәм» дип, колагыма киртеп куйдым. «Синең кулың батыр, йөрәгең куркак» ди торган иде миңа Нуриман. Моны да колакка киртеп куйдым. Ләкин җай чыкмады. Мин яшь чагымнан ук килгән кара көнчелекне җиңә алмадым. Мин – гомер буе батрак, көтүче, мин үз гомеремдә беренче тапкыр урамга ике генә тәрәзәсе карап торган бер өй салып керә алдым. Ә Нуриман элек тә бай иде, хәзер дә бай, атадан калган алты почмаклы йортта яши. Әнә бит әле дә минем малай утырмаган сезнең янга, Казаннан кайтып, Нуриман малае утырган.

– Мәсьәләгә кайт, – диде тикшерүче.

– Шуннан кырыгынчы ел җитә. Мәчет манарасын кистеләр. Миңа бу җай булды. «Вакыт җитте, – дидем мин, – балалар инде югалырдай түгел, власть та югалтмас», – дидем. Мәчет манарасы кискәч, картларның бәддога укыганнарын искә алдым. Күршем Мәгъдәннең «Үз башына шаша, коммунистларның да башы икәү түгелдер әле», – дип, кеше алдында әйткән сүзе дә ярап куйды. Миннән Мәгъдән чыгып китү белән, мин дә чыгып киттем. Тау битләп кенә турыдан МТС ягына киттем. Кузьма өендә ут күреп, аска төштем. Аран капкасы кеше иркен керерлек кенә ачык. Инде болай гына кереп чыгыйм, Нуриманны очратмадым инде, дип керергә дип ишек төбенә килсәм, өйдән Нуриман тавышы килә. Мин капчыклар артына постым. Кулда әле минем пычактан башка корал да юк. Фидаил дә анда. Анысы да әйбәт. Анысы да манара кискән. Ләкин шунда Кузьманың дуңгыз чәнчә торган безе хәтеремә килеп төшә. Аның верстак торган стенага башка инструментлар белән бергә кадаулы торуын беләм. Тегермән ишеге ябык, эчтә сүнәр-сүнмәс кенә фонарь яна. Минем инде караңгыга күзем күнеккән, яктыдан чыккан кеше мине күрмәсә дә, мин эттәй күрә идем. Барып безне алдым. Мин айный башладым, ләкин кулымда без белән бүрәнәне тишеп чыгарлык көч сизеп, каным котыра иде. Тегермәндәге кеше, чыгып, мине күреп калса, аның да җанын алырга әзер идем. Нуриман озак юанмады. Өчәүләп чыктылар. Фидаил исерек иде, йомышын йомышлады да кире кереп китте. Кузьма, тегермәнгә кереп, анда хатын кеше икән, шуның белән сөйләшә башлады. Мин әкрен генә Нуриман артыннан киттем. Ул авыз эченнән генә җырлап кайта. Калганы нәрсә, тиз инде: бер кулым белән авызын кысып, яңагыннан каерып тоттым, икенчесе белән йөрәген айкап алдым. Тун тиресе генә мытырдагандай булды. Ыһ итеп, кулы белән йөрәген тотты. Шулай тартышып үлгәнен көтеп тордым. Эше беткәч, якасыннан гына сөйрәп, тегермәннән ерак түгел генә җирдә суга илтеп салдым. Безне шайтан таяклары эченә ыргыттым. Мин мәетне агып китмәс дип уйлаган идем. Анда таррак та, тирәнрәк тә шул, әкрен-әкрен агып, безнең авыл башына ук килеп туктаган. Бу бер яктан әйбәт тә булды, чөнки халык: «Кузьмалар үтереп тә, гаебен безнең авыл кешеләренә япсарыр өчен, монда китереп ташлаганнар икән» – дип сөйләделәр. Ә инде шайтан таягы эченнән Кузьманың безен дә тапкач, тикшерүчедә бернинди шик калмады…

Мәсьәлә ачык иде инде. Шулай да, Баһау карт сөйләп туктагач, тикшерүче, «Сораулар бармы?» дип, ни өчендер миңа карады.