Бесплатно

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Кире Урай

Соңгы курска килгәндә безнең училище күршесенә спортсменнар күчеп, һәрберсе яртышар квартал ике агач бина мәктәпкә әйләнгән иде. Ул биналарда без беренчедә укыган елны институт студентлары яшәгән иде. Аннан аларны икенче урынга күчерделәр дә, ул ике бина ике ел буш торды; аның каравы ямь-яшел ишегалдындагы футбол, волейбол мәйданнары безгә калган иде. Хәзер исә без болардан колак каккан: барысы да безнең кебек ямь-яшел егетләргә күчеп, ике арага буйдан-буйга биек койма коелган – футболдыр, волейбол дип авыз ачасы да юк иде.

Без көн саен дәрескә чаклы да, тәнәфес вакытында да койма аша шуларның уенын карап торабыз – өйрәнә торабыз, янәсе. Башта һәммәсе яңа, һәммәсе кызык иде, соңга таба кызыгы бетте. Юк, кызыгы бетүдән генә түгел, инде үзебезнең дә соңгы елны рәхәтләнеп бер туп тибәсе килә башлады. Физкультура укытучысын күргән саен, ачынып:

– Николай Васильевич, безнең училище хәзер шулай спорт мәйдансыз калдымыни? Безгә ярый инде: актык ел укыйбыз, ә бездән соңгыларга нәрсә?

Хәтта үз гомерендә бер туп типмәгән, туп тотмаган Фәйзәвигә хәтле сорады:

– Әйтегез әле, Николай Васильевич, ул гимнастлар монда бөтенләйгә калачакмы, әллә вакытлы гына торачаклармы?

Николай Васильевич иңбашын гына сикертеп куйды. Ә башкалар йөзенә елмаю бәреп чыкты.

– Белгәнеңне сорыйсыңмы син, Фәйзәви, әллә, бер генә кабат булса да, белмәгәнеңне сорыйсыңмы?

– Юк, егетләр, бу юлы, чыннан да, белмәгәнемне сорыйм, – дип, Фәйзәви елмайгандай итте. Ул инде шактый җиткән-җитлеккән иде. – Чынлап та, спорт мәйдансыз булмый бит инде, егетләр!

– Сүзең хак, Фәйзәви. Печатем юк, ну штампны сугам…

– Фәйзәви дә борчылгач, егетләр, минем күңелгә дә уй төште әле…

Ләкин сүз көн дә шулай сүрелеп бетә, Николай Василье- вич та берүк төсле җавап бирә иде:

– Беләм, беләм, егетләр. Сезгә кыен, безгә дә бит ансат түгел. Уйлыйбыз, эзлибез, юллыйбыз…

Мондый вакытларда бигрәк тә Ураев ярсый: ул да, Максимов шикелле үк, спортка бик маһир иде. Радиодан футбол матчын сөйли башладылармы, репродукторны стенадан тумбочкасы өстенә алып куяр иде дә, колакка-колак дигәндәй терәп, тын да алмый тыңлар иде. Ул футболистларның исеменә кадәр белә: Численко, ди, Понедельник, ди, Сальников, ди, тагын әллә кемнәр, ди… Үзебезнең спорт мәйданы юклык турында сүз чыктымы:

– Их, егетләр! Футбол уйнап, каннарны бер язып аласы иде хәзер! Булмады болай булгач, безнең уку беткәнне көтмәделәр, – дип, чын өметсезлек белән кулын селтәп, яныбыздан ук китеп бара иде.

Беркөн шулай әлеге сүздән соң Максимов аның иңбашына кулын салды да:

– Актык ел туп типмәдек дип кайгырма, дускай. Яңасы булачак! – диде.

– Көт яңасын!

– Ә нигә көтәргә? Без көткәнгә генә карап мәйдан ясалса ул үзе дә… – Аннары ул, Ураевка гына әйткән төсле, авызын аның колагына китерде дә кычкырып әйтте: – Спорт мәйданын үзебез ясаячакбыз. Ягъни синең белән мин. Аңладыңмы?

Ураев та аның колагына нәзек борынын сузды:

– Юк, аңламадым. Син ул әкиятеңне әнә бар да беренче курсларга сөйлә. Алар уйныйсы, алар ясасын. Ә миңа әзере кирәк.

– Әзерен дә бит аның кемдер ясаган, Ураев. Без ике ел рәхәтләнеп уйнаганын да кемдер ясаган.

Ураев, гадәтенчә кулын селтәп, сүздән чыкты. Бүтәннәр исә кызыксынып сөйләшеп киттеләр.

– Кайда ясарга диләр соң аны?

– Теге, үзебезнең ихатадагы чиркәү артына.

– Карагыз әле, егетләр, ул чиркәү элек инородецлар өчен салынган чиркәү булган икән, – дип, Әндәлис тә сүзгә килеп кысылды. – Ә без укыган училище бинасында аларның инородческий школасы булган…

– Тукта әле, кысылма, – дип, Максимов аны читкә этәреп җибәрде. – Ул чиркәү артында бит, ачуым килмәгәе, шайтан да башын сындырыр: чокыр да чакыр, таш та кирпеч. Чиркәүнең үзен аударсаң да тигезләп булмаячак.

– Аударсаң, билгеле, тигезләп булмаячак.

– Юкны сөйлисеңдер әле син, Максимов, – диде Фәйзәви.

– Юкны сөйләргә мин син түгел, – дип, Максимов та кызып китте. – Ышанмасагыз, әнә профком председателеннән сорагыз, – дип, миңа төртеп күрсәтте.

Мин раслап баш кактым.

Без бер бүлмәдә егерме кеше торганлыктан, безнең арада беренче курс малайлары да бар иде. Алар без беренчегә кергән чактагыдан күпкә кайтыш: күбесе җидене бетерү белән үк килгән, – безнең янда сүзгә катнашмыйлар иде.

Ураев түзә алмады, чәче ефәктәй ятып торган бер мокыт малайга җикеренеп ташлады:

– Әй, мокытның квадраты! Сүз сиңа да кагыла. Ә син, ишәк баласы төсле, колагыңны да селкетмисең. Сез ясарга тиеш ул мәйданны, сез! Бу абзыйларыгыз үзләренә тиешлесен ясады инде: сез ял итсен дип, әнә нинди бакча үстереп куйдык. Инде спорт мәйданы да ясап бирергәме?..

…Ураев тыпырчынып караса да, без эшне тиз тоттык. Атна башы иртүк игълан элеп, дәрестән соң туп-туры бөтенебез дә клубка җыелдык. Директордан алып завхозга хәтле бар иде. Трибунага менгәне бер спорт мәйданы ясау кирәклеген яклап сөйләде.

Тик Ураев кына:

– Ул эштән дүртенче курсларны азат итәргә кирәк!.. – дип, урыннан гына кычкырган иде дә, аның шундук, үзе шикелле кычкырып, авызын капладылар.

– Иң яхшы футболист башың белән оялмыйсыңмы?

– Ул әзергә хәзер генә бит!..

Президиумнан аңа комсомол комитеты секретаре җавап бирде:

– Карале, Ураев, без барыбыз да бер училищеда укыйбыз. Димәк, уку беткәнче бер тормыш, бер коллектив эчендә кайнап яшибез. Шулай булгач, без аннан ничек аерылыйк ди!.. Инде мәсьәләнең үзенә кайтсак, иптәшләр, болай: кайберәүләр эш вакытында физкультура дәресен дә файдаланырга кирәк диделәр. Без моның белән килешә алмыйбыз. Комскомитет, профком бу мәсьәләне дирекция белән бергә тикшереп, шундый карарга килде: спорт мәйданын төзү бер генә сәгать дәрескә дә зыян итәргә тиеш түгел. Без аны һәр көн дәрестән соң төзеячәкбез. Бәлки, киноларга сирәгрәк йөрергә туры килер… Эшнең көндәлек расписаниесе иртәгә эленәчәк, хәзер мин группа саен бригадирларны гына әйтеп чыгам…

Икенче көнне үк эшкә тотындык. Без көн саен икешәр- икешәр группа чиркәү артындагы чокыр-чакырны тигезли башладык. Безнең бөтен корал – көрәк тә димән генә. Тагын бер носилка бар. Шуңа өстәп, тагын дәрт бар, теләк бар…

Тик без үзебез ясаган спорт мәйданында уйный алмадык: көзен эшләп бетереп калдырсак та, язын инде безнең өчен спорттан да кызурак имтиханнар башланып китте. Аннан соң инде без, училищены тәмамлап, төрлебез төрле якка – кайсыбыз әле тагын күрешергә, ә кайсыбыз инде бөтенләйгә күрешмәскә – таралышып беттек…

* * *

Ике җәй, ике кыш үтеп, өченче көзне училище үзенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итте. Юбилейга училищены төрле вакытта бетергән байтак кеше җыйналган иде. Әлбәттә, классташлардан бик азы гына килә алган. Беренче очраткан кешем Ураев булды. Ул мине күрү белән йөгереп килеп, кочаклап ук алды. Шушы ук районда, Бөредән нибары ун гына чакрым авылда укыта икән.

Сөйләшеп туяр-туймастан кинәт кенә:

– Ә син әле спорт мәйданын күрдеңме? – дип сорап куйды. – Гаҗәп матур мәйдан чыкты бит, әй! Өсте ямь- яшел! Теге чакта мин юкка гына киреләнгәнмен, малай. Уйласам, әле дә оят булып китә… Ә яңа клубы нинди! Чиркәүне клуб иттеләр бит! Спортзалы да шунда. Мин, монда атна саен килеп, училище егетләре белән футбол тибеп китәм. Хәзер үзем укыткан авылда да яшьләр белән шундый мәйдан төзеп ятабыз әле…

Сентябрьнең ахыры аяз иде. Спорт мәйданы безне күңелле шау-шуы белән каршы алды. Анда ике урында волейбол уйныйлар иде. Без башта читтән генә карап тордык та, командалар алышынганда, Ураев түзмәде, җиңемнән тартып:

– Әйдә, Хәмит, бер каннарны язып алыйк әле! – диде.

– Әйдә! – дидем мин дә.

Без, костюмнарыбызны салып атып, уенга кереп киттек.

Уеннан соң, янып-пешеп, теге елларны үзебез утырткан бакчага кердек. Бакча бик нык үскән иде. Аллеяларында күбесе кызлар тезелешеп утырган – укыйлар, ял итәләр… Ә мин уйлыйм: без беренче ел укырга килгәндә, бу урын буйдан-буйга әремле, тигәнәкле ташландык бер җир иде бит. Ә хәзер нинди, ә!.. Яшьлекнең үзе кебек үк, күңелләргә мәңгелек ямь биреп тора иде. Шунда күкрәгемә, кинәт агылып, горурлык хисе килеп тулды. «Бу бакчаны без ясадык бит!» дип, барысы ишетерлек итеп кычкырасым килеп китте. Мин Ураевның култыгыннан алдым да Тукай шигырен әйттем:

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

1956

Зәңгәр Күл сагышы
(Төнге каравылчы)

1

Кыштан бирле быел җәй Кырымга, диңгез буена китәрбез дип, алдан ук кычкырып килдек-килдек тә, көне җиткәч кенә, кире уйлап, үзебезнең Башкортстанга – Илешкә генә кайтырга булдык. Диңгез дип, кояшына кызынам дип, мыжгып торган галәм эченә кысылып барып ятканчы, авылда ичмасам берүземә бер Агыйдел! Түшәктәй комында теләсәң буй, теләмәсәң аркылы ят – берәү дә синең башыңнан атлап йөрми.

Кайтуны шулай кичтән хәл иттек тә, таңнан торып, мин билетка киттем. Беренче, икенче класс дип авыз ачасы да түгел, – ике-өч көн элек сатылып беткән, – өченче классына да чак эләкте: соңгы ике билетны мин алдым.

Шул көнне үк җыенып, сәгать өчкә пароходка төштек. Халык утырган иде инде, без кергәндә, каютадагы сигез урынның алтысын биләп алганнар, безгә ишек катындагы югары сәкеләр генә калган иде. Кереп уңга-сулга күз аткан арада, аскы буйда утырган яшь кенә ике егет, безне генә көтеп торган шикелле, сикереп торып, урыннарын безгә бирделәр.

– Икесен дә алыгыз, абый.

Каршы як сәкедә яткан ир дә:

– Алыгыз, алыгыз. Малайлар яшь әле, өстә дә ятарлар, – диде.

Бу аларның әтиләре иде булса кирәк. Ул инде урап куелган матрасны өстән алып, шул көе генә баш астына салган да, берүзе бер сәке булып сузылып яткан, аяклары хәтта сәкедән дә артып киткән иде. Ул безне шулай, чалкан яткан килеш, бер генә бөртек җиребезне дә калдырмыйча күзеннән үткәрә башлады. Аның тишеп каравын мин хәтта арка миләрем белән сизеп тордым.

 

Каютада тагын бер әби белән бер кыз бала да бар иде кебек. Ләкин мин аларның берсенә дә игътибар итмәдем. Без әйберләрне урнаштырдык та икенче катның палубасына мендек. Анда – китүчеләр, ә дебаркадерга озатучылар тулган иде. Пыяла вокзал каршындагы причалларга су өстеннән таудай калкып менгән дизель-электроходлар килеп туктаган. Безнең пароход кына алар янында бөтенләй бәләкәй булып, суга ябышып тора, кергән-чыккан кешеләре дә ничектер аска – подвалга төшеп китәләр сыман иде.

– Теге кешегә ныклап карадыңмы син? – диде хатын.

– Нинди кешегә?

– Каютадагы соң…

Мин ул кешене оныткан идем инде.

– Ике аягы да протез бит, – диде хатын. – Әнә теге кыз да аныкы, ахры. – Ул баш изәгән якка әйләнеп карадым. Бездән биш-алты кеше аркылы, бая безгә урын биргән ике егет уртасында сигез-тугыз яшьлек бер кызкай басып тора иде.

Мин сүз катмадым, карадым да куйдым. Үземә бер дөнья ачкандай, исем китеп, куласа төбеннән сызгырып чыккан пар тавышын тыңлый идем, кабат шуңа бирелдем.

Ул арада китәр вакыт җитте. Капитан үз урынына менеп басты. Дебаркадердагы карт матрос, берәм-берәм чишеп, авыр трапларны сөйрәп алды. Аннары, йөгерә-атлый барып, борындагы чуен тумбадан сүс арканны ычкындырып җибәрде. Куласа бер-ике канаты белән генә артка ишеп, тигез су өстен болгатып алды да туктады. Пароход, этеп җибәргәндәй, борын ягы белән дебаркадердан аерыла башлады. Шуннан соң гына койрыкны чиштеләр. Пароход без басып торган якка бик нык кыегаеп, әкрен генә кузгалып китте. Моннан да, тегеннән дә кулдыр, яулыктыр селки башладылар. Безнең балалар берсе – читтә, берсе ялда – безне генә беркем озатмый иде. Мин, халыктан күзне алып, Казаныма карадым: кояшка чагылып, нурланып яткан өйләр, сарайлар өстендә башларын горур чөеп үрә каткан чиркәү манаралары йөзә; шулар янында бер Сөембикә манарасы гына, моңсу йөз белән кыегая төшеп, түзем аналарыбыз шикелле, тын гына, берүзе бер читтә басып тора иде. И Казан, Казан… Ярый әле җан кебек күргән син бар…

Безнең пароход, аварга җитешеп, дулкын юлына аркылы куелган биек дамбаның теге ягына борылды. Тиздән тураеп, Агыйделенә кайтып җитәргә ашкынгандай кызулап, Идел эченә таба юл алды. Казан икенче якка күчте. Без ул якка чыкмадык: ул яктан инде барыбер Казан күренми – бар нәрсәне стенадай дамба каплап, аның өстеннән тик вокзал түбәсе белән порт краннары гына күренсә күренә иде.

Без каютага төштек. Әле берсе дә тыштан кермәгән, теге кеше генә һаман сәкесендә ята иде.

– Калдымы Казан? – диде ул.

– Калды… – дидем мин. – Ә сез нигә чыкмадыгыз соң?

– Аяклар бетте, абый, аяклар! Чие чыкты, Казан йөреп. Көчкә кереп егылдым.

Кинәт карауданмы, йөрәгем жу итеп китте: аның бая гына сәкедән артып торган ике аягы берьюлы кисеп ташлагандай, кинәт юкка чыккан, ә стена буенда, тимерләрен ялтыратып, ике протез сөялеп тора иде. Шунда мин үзем дә сизмәстән аның йөзенә карадым – кисәк борылудан хәтта муен сөякләрем шыртлап куйды. Мин аңа әле ныклап караган кеше түгел, күзләрем бая да җиңел болыт күләгәседәй шуып кына үткән иде. Әле инде ныклап карадым. Аның йөзе дә, юк аяклары да миңа ничектер бик таныш тоелды. Тик каян таныш, ничек таныш? Шулай дип уйлавым булды – кылт итеп исемә дә төште. Тукта, бу бит… бу бит…

– Сез Башкортстаннан түгелме соң?..

– Әйе, Башкортстаннан, – диде ул. Җәлт кенә башын күтәреп, миңа текәлде.

– Зәңгәр Күлдән бит?

– Әйе, Зәңгәр Күлдән.

Яткан җиреннән кубып торды да, кул чугыдай гына калган ике балтыр киселдеген аяктай асылындырып, сәкесенә утырды. Ә күзләре баягы ише генә түгел, буйдан-буйга ярып төшкәндәй иде.

– Үтер, танымыйм, абый, – диде ул.

– Танымыйсыңдыр шул. Мин сездә бер генә кич кунып чыккан идем. Байтак ел инде.

Ул иркен сулап җибәрде.

– Командировкага-мазарга килгән идегезмени?

– Шулайрак. Сезнең авылда безнең студентлар эшли иде. Мин шуларның эшен карарга барган идем.

– Булгандыр, – диде ул. Бөтенләй тынычланып, арткарак шуыша барып утырды. – Студенты да, башкасы да… күп булды инде бездә. Барысын да ничек танып бетерәсең.

– Шулай… – дидем мин. – Барысын да танып бетереп булмый…

Күңелемә, иртә таңдай ачылып, моннан күп еллар элек булып үткән бер көн килеп төште.

2

Әйе, төп-төгәл ун ел гомер үткән икән шул. Тик әле июль, ул вакытта сентябрь иде. Мин үзем дә Уфада тора идем.

Шулай беркөн мине ректор чакырып алды да бер колхозда эшләп яткан студентлар янына барып кайтырга кирәклеген әйтте. Ничегрәк эшлиләр, ничегрәк ашаталар, колхоз канәгатьме, – гомумән, барысын да белеп, ярдәм кирәк булса ярдәм итеп кайтырга кирәк иде.

Иртәгә чыгасы газетада минем бер теоретик мәкалә чыгарга тиеш иде, шуны укып китим инде дип, институттан туры редакция ягына борылдым. Барсам, фән һәм культура бүлегендә безнең студент Фәйрушин утыра. Мине күрү белән торып басты.

– Исәнмесез, абый!

– Сез нишләп монда, Фәйрушин? – дидем мин.

– Менә шигырь бирергә генә кайткан идем, абый. Мин председательнең үзеннән сорап кайттым, бүген үк китәм.

Алар курсы мин барасы колхозда эшли икән. Колхозы да ерак түгел – су транспорты белән ике генә сәгатьлек юл икән. Фәйрушин миңа рейсларына кадәр әйтте.

Иртәгесен мин унбердәге рейска гына өлгердем.

Менә мин Агыйдел белән өскә күтәреләм. Дизель моторы талгын гына тибрәтеп, йокы китергеч тавыш белән гүләп бара. Салонда һәммәсе авыл халкы. Идән тулы сөт-катыктан бушаган чиләк, бидон. Аларга да, эреле-ваклы капчыкларга да булкидыр, сушкидыр тутырганнар. Пристань саен чиләкләр кимеп, салон бушый бара. Ниһаять, Уфадан чыкканга ике сәгать үттеме-юкмы, безнең елга трамвае мин төшәсе пристаньга да барып җитте – кызыл балчыклы текә яр читенә борынын төртеп туктады. Халыкның күбесе шушында төште. Чиләкләрен көянтәләп, капчыкларын биштәрләп алган хатын-кыз, ярга менү белән, туктап та тормыйча, иркендә акырып сөйләшә-көлешә, авыл ягына элдертте, артларыннан куып та җитәрлек түгел иде.

Яр башында, җигүле күк алаша янында, күзлекләрен елтыратып, Фәйрушин басып тора иде. Минем аптыраулы карашымны сизеп, җавап бирергә ашыкты:

– Сезне каршы алырга төштем, абый. Мин бая да төшкән идем әле.

– Шулай бушка ат йөртәләрмени?

– Һей, атның кадере юк монда, абый… Гомумән, колхоз турында тетеп мәкалә язарга була. Әнә бит студент эшли – халык шәһәргә йөри, катык сата…

– Анысы безнең эш түгел, – дидем мин. Туктап, тирә-ягыма күз салдым.

Безнең аста, көндезге кояшка җылынып, иркәләнеп, Агыйдел ага. Җәй коры килү сәбәпле, ул быел бик нык кайткан, саеккан, ләкин суы, катер артыннан яр читләп дулкын йөгереп үтүгә карамастан, аяз күк йөзедәй саф, чиста иде. Каршы якта куе урман каплаган тезмә таулар сузылып киткән. Агачларга инде саргылт төс кунган, тик урыны-урыны белән генә карасу яшеллек сакланып, алары йә юкә, йә имән булырга тиеш иде. Таулар – аръякта, көнчыгышта. Ә бу якта – тигезлек, ялан, ялан. Ул тигезлек төньяк-көнбатышта рәшәләнеп торган икенче бер тауга тоташып бетә. Анысы – Уфа тавы. Бөтен бер шәһәрне һәрьяктан да күренер биеклеккә күтәргән тау, күксел болытка охшап, бик ерак офыкта кабарып тора иде.

– Аяз кичләрен утлары да җемелдәп күренә, – диде Фәйрушин.

Без кузгалдык. Күк алаша әкрен генә юыртып бара. Ләкин өч-дүрт йөз метр да китмәгәнбездер, куе таллык, камышлык белән каймаланган бик зур күлгә килеп чыктык. Аның бер башы күренеп тора, икенче башы борылып күздән югала иде.

– Зәңгәр Күл шушы инде, – диде Фәйрушин.

Аргы якта, күл буенда, такта, шифер, калай түбәләре белән кояшка чагылып, зур гына бер авыл җәйрәп ята иде. Ләкин мине күлнең эчендә дә, тышында да бер көймә дә юклыгы гаҗәпләндерде. Кызык, үрелеп буй җитәр авылга барыр өчен күпме урарга кирәк! Без уңга борылдык та күлнең карт өянкеләр үсеп утырган башына юнәлдек. Катыкчылар инде җәяүләп тә байтак җир киткән, моннан безгә җилгә җилфердәп кенә баралар кебек күренә иде.

Ниһаять, без дә, бер чакрым араны ике-өч чакрымга озайтып, авылга килеп кердек. Фәйрушин мине туп-туры идарәгә алып китте. Председатель белән таныштырды. Председатель утызмеңченең берсе булып, Уфаның үзеннән килеп эшли икән. Озын буйлы, карап торуга ук әзмәвердәй таза, чибәр кеше иде. Яшькә дә кырык тирәсендә генә булса булыр. Ул үзенең студентлардан канәгать икәнлеген әйтте.

– Студент нәрсә – килә дә китә. Аның менә мондагылары… – Ул әйтеп бетермәде. – Ярый, йөреп кайтыгыз, алайса, – дип, мине Фәйрушинга тапшырды.

Фәйрушин монда бөтенләй үз кешегә әйләнгән, монысына Гыйльман абзый, тегесенә Сирай абзый дип кенә дәшә. Безнең күк алаша, тугарылмаган килеш, печән ашап тора иде. Без утырдык та басуга киттек. Студентның һәммәсе бәрәңгедә. Колхозның бәрәңге җире күп – монда бер группа, тегендә бер группа, ат белән йөреп тә, көн кырда, студентлар янында үтте. Бары да эштә иде.

Кояш «куянга атланып» баюга киткәндә генә, без идарәгә урап кайттык. Председатель белән тагы бер сөйләшим дисәм – районга киткән булып чыкты. Инде миңа да кичке рейс белән кайтып китәргә мөмкин иде. Ләкин Фәйрушин да, идарәдәгеләр дә калырга кыстадылар: бүген студентлар концерт куя, карап китегез инде, диделәр. Кайтып кундың ни дә, кунып кайттың ни – барыбер түгелмени дип, мин калырга булдым. Без идарәдә сөйләшеп утырганда, Фәйрушин каядыр югалып торды – квартирына барып килгән икән.

– Булды, – диде ул. – «Профессор» белән сөйләштем.

– Нинди профессор? – дидем мин, аптырап.

– Әй лә, безнең квартир хуҗасын шулай диләр. Әйдәгез, абый, концертка чаклы тамак ялгап, ял итеп алырсыз.

Без идарә турындагы киң тыкрыктан икенче урамга чыктык та, борылгач, байтак китеп, җил капкалы бер йортка барып кердек. Өч ягында икешәр тәрәзә, дүртенче ягына такта чолан сугылган шифер түбәле уртакул бер өй иде бу. Каралты-курасы төзек. Мәгәр күзгә иң ташланганы – ишегалдының юып-ялап куйгандай чисталыгы булды. Без кергәндә, бер ир япма лапас астында тимерле арбага тимеркүк ат җигеп тора иде.

– Мин әйткән абый шушы инде, – диде аңа Фәйрушин. – Безнең укытучы.

– Зур кеше алып килгәнсең икән, энем, рәхмәт, – диде ул Фәйрушинга. – Барыгыз, өйгә керегез, монда өстегез пычраныр-нитәр.

– Мондый ишегалдында ятып аунасаң да пычран- мас, – дидем мин.

Ул көлде.

– Төнге каравылда йөргәч, көндез эш юк. Китап укыйм да ишегалды себерәм.

Без өйгә кереп киттек.

– Шул инде «профессор», – диде Фәйрушин. – Укымаган китабы юк. Әллә ниләр белә, сораша китсә, җавап биреп кенә бетермәле түгел. Апа гына бераз ни… кара.

Ишекне ачу белән, уң кулдагы зур мичтән эссе катнаш яңа пешкән ипи исе килеп бәрелде. Мин чишенеп түргә уздым. Урам яктагы түр почмак белән тәрәзә арасы идәннән түшәмгә кадәр китап белән тулган иде. Моны күргәч, күңелемә мич җылысыннан да болайрак җылы килеп кунды. Безнең арттан ук диярлек хуҗа үзе дә керде. Уң кулында кәкре башлы таяк, ә протез аяклары атлаган саен шыгырдап куя иде.

– Самавырны алып чык әле, энем, – диде ул Фәйрушинга. – Әйдә, хуҗа бул.

Фәйрушин шаулап торган иске самавырны өстәлгә күчереп утыртты. Хуҗа, кучкардан алып, яңа икмәк кисте. Бал, май өстәлдә иде инде. Без чәйгә утырдык.

– Аяклар сугышта калдымы? – дидем мин.

– Сугышта, – диде ул. – Кырык бишенче елның февралендә Курляндиядә калдырдым. Эре калибрлы пуля белән чәпәделәр. Хуҗа Насретдин әйтмешли, мин аякны биргәч, сугышы да бетте.

– Үзегез ничәнче елгы соң?

– Егерме алтынчы мин.

– Сугыш сезгә дә нык эләкте шул.

– Эләкте! Ярый әле, контузияле булса да, баш исән кайтты.

– Шулай. Минем энекәш тә әнә егерме алтынчы елгы иде. «Япон фронтына китәбез» дигән хаты гына килеп калды. Ә мин үзем менә сугышның башыннан азагына кадәр йөреп тә исән калдым.

– Андыйлар да булды.

– Исемегез кем соң әле сезнең, энем?

– Хәнәфи булам мин, абый.

Шулчак, тышкы күтәрмәдән үк дөбердәп, өйгә ике кара малай чабып керде. Берсеннән-берсе уздырып:

– Әни кайта!.. Әни кайта!.. – диештеләр. Аннары, киемнәрен уңга-сулга атып, чишенеп ташладылар.

– Йөриләр туңып-күгәреп, – диде Хәнәфи. – Йә, кунак абыегыз белән күрешмисез дәмени?

Зурысы, оялып кына:

– Исәнмесез!.. – диде. Аңа бер җиде-сигез, кечесенә дүрт-биш яшьләр иде.

– Кая соң әниегез? – диде Хәнәфи. – Кайта дигән идегез бит.

Шулвакыт, ишек тулып, зифа озын буйлы, кара янып торган тут йөзле, зур кара күзле бер ханым килеп керде. Ул кергәч, аяксыз ире генә түгел – дүрт саныбыз төгәл мин дә, озын буйлы япь-яшь студент Фәйрушин да ничектер бәләкәйләнеп калдык. Мин үзем алай беренче күргән кешегә, бигрәк тә хатын-кызга, туры карый алмый идем, әмма бу юлы онытылып аңа текәлгәнмен, билгеле, озак түгел, бер, күп булса, ике секунд. Сизгәч, уңайсызланып күземне читкә алдым.

Хәнәфи аңа минем кем икәнлегемне әйтте. Ул минем белән елмаеп кына исәнләште дә, өстеннән салып, түрдәге комод янына китте, күн сумкасын шуның өстенә куйды. Анда китап ята иде.

 

– Ялыктым инде шушы китапларыгыздан! – дип, малае алдына алып ташлады.

– Ипләп кенә шүрлеккә куеп булмыймыни соң шуны? – диде аңа Хәнәфи.

– Булмый. Ятмасын кирәк-кирәкмәгән җирдә.

Аның матурлыгы минем күз алдында кимеде дә куйды.

– Нишләп соңладың? – диде аңа Хәнәфи.

– Магазинны бикләп кенә торганда, бер колонна машина килеп туктады. Шофёрлары папиростыр, аракыдыр алды.

Хәнәфи башкача төпченмәде.

– Ярый, миңа китәргә вакыт, – дип, табыннан кузгалды. Кире миңа карап: – Исәр кеше кебек сорыйм әле, сез кайчан китәсез, абый? – диде.

– Иртәнге рейс белән.

– Нигә бик тиз?

– Башкача вакыт юк, тегендә дә эш.

– Кызганыч, – диде ул. – Сез галим кешедер, тарихчы да булгач, сөйләшәсе, сораштырасы сүзләр бар иде. Юкса авылга әллә кемнәр килә – барысына да план кирәк, куарга кирәк, аларга синең тарихың-ниең бармы да юкмы. Җанга әүкат алырдай кеше дә юк…

Мин аны озата чыктым. Тимеркүк ат печән ашавыннан туктап, тик кенә карап тора иде. Хәнәфи аңа су эчерде дә, аркалыгын күтәреп, утырырга җайлап, лапас астыннан алып чыкты.

– Ярый, исән булып торыгыз инде, абый. Икенче шулай безнең якларга килеп чыксагыз, туры үзебезгә төшегез – инде белдегез.

Ул капканы үзе ачып, үзе ябып чыгып китте. Көзге такыр юлдан келтерәп барган арба тавышы басу ягына китеп югалды. Мин өйгә кердем. Хәнәфи хатыны, ире өчен гафу үтенгәндәй, сүз башлады:

– Әллә минем дивана «профессор» сезне дә ялкытып алдымы? Берәр зур кеше күрсә, чат ябыша. Ул кешенең сөйләшәсе киләме-юкмы – аны белми. Китап укый-укый шулай хыялыйга әйләнеп бетте инде. Берәү булса, сыер алыр иде. Ә бу – барлы-юклы пенсиясеннән китап җыя. Башың каравылдан чыкмагач, китап укудан ни файда? Аны безнең укытучылар да укымый – берсендә бер китап юк…

– Әллә бара торабызмы? – дидем мин Фәйрушинга.

– Клубкамы? – диде Хәнәфи хатыны. – Һи-и, әле-е! Җыелыр бу вакытта безнең Уфа катыкчылары, көт! Әле аның клубы да ачык түгел.

– Апа дөрес әйтә, – диде Фәйрушин.

Мин Хәнәфинең китапларын карарга утырдым. Кайда нәрсә күргән, ни очраткан, шуны җыя барган – әлифбадан алып «Зур энциклопедия» нең аерым-аерым томнарына хәтле бар иде.

Мин китап караган арада, Хәнәфиләрдә торган тагы ике студент эштән кайтып керде. Тиз-тиз юынып, өсләрен алыштырып алдылар: икесе дә концертта катнашачак икән. Аларның берсе бик уенчак холыклы, кара-чибәр башкорт егете иде.

– Бүген сылу апаебызны, агаем күрмәгәндә, култыклап кына алып бараек әле клубка, – дип тыкылдап китте.

Ханым, аңа тамчы да ачуланмыйча:

– И апаем, апаем! Тел бистәсе! – диде. Аннары миңа дәште: – Егетләрегез бик телгә беткән, абый. Укуда да шулаймы?..

Минем мондый уен сүзгә кысыласым килми иде, китап укыган булып, ишетмәмешкә салыштым. Сәгать тугыз тулып килә иде инде, бераздан торып Фәйрушинга әйттем:

– Кузгалыйк булмаса. Иртә булса, күл буеннан урарбыз.

Клубтан без бишәү бергә кайттык. Башкорт егете, кайтып керү белән, чишенеп тә тормастан:

– Бая да туйганчы чәй эчә алмадым, – дип, самавыр яңартып җибәрде.

Хуҗа ханым:

– Сез бүген, егетләр, абыегыз да булгач, өйдә генә ятарсыз инде, чоланга мин үзем чыгармын, – дип, аларга урынны идәннән күрсәтте. Миңа үзләре караватына җәеп бирде. Балалары ишек төбендәге такта караватта йоклый иде инде. Чәйдән соң егетләрнең өчесе дә мич казнасына башларын куеп, идәнгә сузылдылар. Хуҗа хатын, утларны сүндереп, чоланга чыгып китте. Көн буе бәрәңге казып, бәрәңге чыгарып эт булган, сәхнәдә дә янып биегән ике егет мендәргә баш төртү белән сеңделәр генә. Алар артыннан – эшләми генә көн уздырган, сәхнәдә дә шигырь генә сөйләп төшкән Фәйрушин да гырлап йокыга китте. Дөнья тынып, өй эченә төн карасы кереп тулды. Күңелне ямансу бушлык биләп алды. Мин, тырышып, кичә генә урамында йөргән шаулы шәһәрне күз алдыма китереп карыйм. Шәһәре килә, шау-шуы килми, кешеләре дә, машиналары да тавышсыз кинодагы кебек телсез-өнсез иде. Тын авыл төнендә колак та, зиһен дә рәхәтләнеп ял итә башлады…

Ике баланың кайсыдыр өзек-өзек кычкырып җибәргән тавышка уянып, күзләремне ачтым. Төн инде авышкан. Ләкин һаман караңгы иде әле. Малайларның берсе шап та шоп бәргәләнә. Әниләре калын өй ишеген ябып чыгып киткән иде, ишетми торгандыр дип уйладым. Ә бала һаман бәргәләнә. Ул ара да булмады, «су» дип әйткән төсле тоелды. Тукта инде, болай ярамый дип, урынымнан тордым. Егетләргә басмас өчен, аяк очларыннан гына үтеп, кухня ягына чыктым. Мич авызына караган тәрәзә буенда өстәл, ә аның өстендә кичтән түгелмәгән самавыр утыра иде. Чынаяк табып, борыныннан су җибәрдем. Шулчак ничектер өйалды ишеге ачылып ябылгандай итте. Үзем дә сизмәстән үрелеп тышка карасам, тәрәзә буеннан, ялт итеп, ике аягы да исән бер ир үтеп китте. Әле таң сызылып беленә генә башлаган иде, шулай да мин нык шәйләдем: ул көндез күргән председательдәй бик таза, әзмәвердәй кеше иде. Самавырдан җибәргән су, чынаяк тулып, өстәл өстеннән аягыма агып төшкәч кенә айнып киттем. Су сораган малай тынычлап, стена ягына әйләнеп яткан. Өсләрен генә әйбәтләп яптым да, шырпы сызып, сәгатькә карадым. Биш тулмаган иде әле. Без алтыда чыгып китәргә тиеш идек, алты тулсын инде дип, урыныма менеп яттым. Йокы качкан иде инде. Аның урынына берсенә берсе ябышмаган сәер, уңайсыз уйлар килеп тулды. Мин, күзләремне ачкан килеш, караңгы түшәмгә карап ятам. Аннары мин китап киштәләре ягына борылдым. Китаплар әле үзләре күренми, шулай да мин беләм: анда ике сыерлык китап бар. Тик Хәнәфи сыерга акча җыймаган – китап җыйган. Бу йортта ул гына китап укый. Ә нигә укый?.. Әнә бит хатыны китап укымыйча да яши. Сату итеп кайтты да…

Теге малай тагы сискәнеп кычкырып җибәрде. Әтиләре каравылда. Ул көндез китапларыннан яктылык ала да, шул яктылык белән төнге каравылга китә, тисәләр-тимәсәләр дә, колхоз милкен каравыллый. Ә монда… Ә син соң, Хәнәфи, сугыш туктасын өчен генә унтугыз яшьтә ике аягыңны да биреп кайткан каравылчы энем, өеңдәге хәлләрне үзен беләсеңме соң? Әллә китап укуыңны гына беләсеңме?..

Стена сәгатьләре кәккүкле икән, суга-суга биш кабат кычкырды. Мин артык ята алмадым, торып Фәйрушинны уяттым.

– Әйдә, энем, кузгалыйк…

Фәйрушин җитез егет булып, әкрен йөрүне белми иде – шатыр-шотыр юынып, киенеп тә алды. Ишектән хуҗа ханым килеп керде.

– Саф һава килешкән миңа: бигрәк каты йоклаганмын бүген, – диде ул. – Кая, әллә чәй дә эчми китәсезме?

– Рәхмәт, чәйләп тора алмыйбыз, – дидем мин.

Тышта ярыйсы ук салкын иде. Җиргә юка гына кырау төшкән. Чыгу белән, көзге суык җил бәреп алды. Сәгать алты тулган иде инде, ләкин Башкортстанның бу якларында сәгать алтыда әле караңгы була. Без сөйләшми генә күл урамына төштек, аннан, сызылып кына атып килгән таң ягына карап, Агыйдел буена юнәлдек. Уфага сөт сатарга баручылар да кузгалган иде инде: алдан да, арттан да чиләк-көянтә күтәргәннәр бара иде. «Бу халыкның һәркайсы сыер тота инде, – дип уйладым мин. – Тик шуларның күпмесе китап укый икән?..» Күлне урап үткәч, соңгы кабат авылга әйләнеп карадым: көнбатыш караңгылыгында әйле-шәйле генә күренгән тын авыл калды. Тик тын идеме соң ул?..