Tasuta

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

6

Шәрифулла абзыйлар безне көтеп торалар иде инде.

Ишекләрен ачу белән, борынга, ашыйсыларны китереп, каз шулпасы исе килеп бәрелде. Өйләре көндәгечә чиста, һәр җирдә кызлар кулы: идәннәре, пычак белән кырып юылган, түр сәкегә буйдан-буйга бизәкле йон палас җәелгән, тәрәзә саен – кызыл башлы сөлге, чигүле кашага. Ике кат тәрәзәләре буланып-тирләп утыра, – яландай өй эче тулы ямь, муллык иде.

– Шулай картаеп барабыз, Раббани апай. Җилкә бөкрәйгән, бил кәкрәйгән, – меңгә ике, йөзгә бер тулмый, – дип, Шәрифулла абзый киң ияген кәефле генә ышкып куйды.

– Каяле сиңа картаю! Карт аю урманда гына була, – диде абый.

Түгәрәк йөзле Җүәйрә апа бөтерелеп аш җиткерә башлады, әйтерсең лә үзләренең сугышта үлгән уллары кайткан иде.

– Җүәйрәттәй дә бер дә картаймаган, – диде абый.

Шәрифулла абзый иңбашларын селкетә-селкетә көлеп алды.

– Аның шулай: миннән алда бер картаеп куйды да хәзер шул көе мине көтеп тик тора…

Җүәйрә апа «с» авазын сакау әйткән теле белән:

– Син! Кунакларны сүз белән сыйлама. Түргә узыгыз дип әйт, ичмаса. Култык таяклы Раббанине ишек төбендә тотасың, – диде.

– Әүлиялар сүзе әйттең, кортка! – диде Шәрифулла абзый. – Әйдәгез, Раббани, Сирин… Өстәл катына утыраегыз әле.

Без өсләрдән салып, өстәл янына утырыштык. Аннары Шәрифулла абзый кече яктан чиреге белән бал алып чыкты. Үзе дә утырып, буяусыз агач кәсәләргә бал коя башлады.

Шулчак тышкы күтәрмә төбеннән дөп-дөп аяк каккан тавышлар ишетелде, кемдер өйалдына буш чиләкләр куйды; күп тә үтмәде, ишек тутырып Шәрифулла абзыйның ике зур кызы килеп керде. Башларында – иске кама бүрек, өсләрендә – кырык ямаулы фуфайка, аякларында катып беткән киез ката иде. Безне күрү белән, оялып-кыенсынып, мич артына кереп киттеләр.

– Рәҗимә! Тәрҗимә! Ния сез алай Раббани абыегыз белән килеп күрешмисез? – диде Шәрифулла абзый.

Зур кызлары Рәҗимә дә, Җүәйрә апа төсле, «с» авазын сакау әйтә иде, мич артыннан шул җавап бирде:

– Мал арасында йөргән өс-баш беләнме?

Бераздан аларның сөйләшүе кече яктан килә иде инде.

– Ярар, эшегез бетсә, юынып өсләрегезне алмаштырыгыз, – диде аларга Җүәйрә апа.

– Эшне җимереп эшлиләр анысы, – диде Шәрифулла абзый безгә. – Бармакларына җилен кысарлык көч керү белән сыер сава башладылар. – Шулай дип кулына кәсәсен алды: – Әйдәгез, алайса, кыстатмый гына эчәегез әле, апайлар. Синең исән-сау кайту бәхетенә инде монысы, Раббани. Бу сугыштан бик бәхетлеләр генә исән калды. Минекеләр әнә – юк… Әйдә!..

Икесе бердәй озаклап-тәмләп эчтеләр. Мин, балның туп-туры мигә ярып менгән үткен исенә түзә алмыйча, кәсәне кире куйдым.

– Бәй, улым, нишләп алай гына?

– Исе үк башка бәрде әле моның, Бал абзый.

– Чынлап та! Бөтен кан тамырларына йөгерде!.. – дип, минем сүзне абый да куәтләп җибәрде.

– Ә-ә, сиздегезме инде! Бу – яшь корт балы шул. Әтиегез мәрхүм дә: «Каяле, Шәрифуллау, теге ниәстәң бармы?» – дип, эчсә, гел шушындыйны гына сорап эчәрие. Аракының шөйлә тәмен дә белми үлеп китте мәрхүмкәй… Һә-әй дөньялар!.. Үңгәреп бетеп бара инде. Бар иемени ул сугышка тикле аракы эчү?.. Күрше авылның Кәҗә Талип кына җиде баласы өчен акча алган көнне бер чүлли эчеп, шуңа исереп кайтырые. Анысы да – елына бер!..

– Шулай иде шул… – диде Раббани абый.

Шунда тагын ишек ачылды. Башта идәнгә ап-ак булып суык җәелеп керде, шуннан соң гына көянтә-чиләге белән Җәзилә күренде. Апалары төсле, мич артына борылмады, йөзеп кенә, чаршау эченә зур яктан үтте. Суын, көянтәсен куйгач, кире чыгып, абый белән килеп күреште. Ул, әлбәттә, мин килүен көткән; мал карарга чыкмаган, киенеп-ясанып, ерак чишмәгә суга барган. Киеме гел яңадан: мамык шәл, сатин тышлы фуфайка, юка постау күлмәк, аягында – биле дә сынмаган киез итек; шәленнән башкасы гел кара – маңгай чәче дә, кашы-күзе дә шомырт-кара, күпереп торган түп-түгәрәк бите генә алсу янып тора иде.

Ул арада кече яктан да, өсләрен алмаштырып, Рәҗимә белән Тәрҗимә килеп чыкты. Икесе дә энәдән-җептән генә төшкән озын җиңле күлмәк кигән, чәчләрен дә кыл урталай ярып, ике толым итеп үргәннәр. Абый белән аллы-артлы күрешеп, бер-ике авыз сүз әйтешкәч, кире кереп киттеләр.

Абый, күзен дә алмыйча, карагайдай озын буйлы Тәрҗимәгә карап калды. Тәрҗимәнең үзе генә түгел, чәче дә озын – тез астына җиткән, атлаган саен елык-елык килеп, койрыктай уйнаклап китә иде.

Шәрифулла абзый, кече якка башын борып, Җүәйрә апага дәште:

– Син!.. Итең нишли әле анда?..

– Хәзер, хәзер… Өстемдә торма, – диде Җүәйрә апа.

Бераздан ул тирән коштабак тутырып ит чыгарды.

Әйләнәсенә бәрәңге тезеп, эре итеп суган туралган иде. Өстәл өсте җырлап җибәргәндәй ямьләнеп китте.

Шәрифулла абзый иркенләп кенә кәсәләргә чиректән бал агызды.

– Әйдәгез, ит алдыннан бер териткә тотаегыз әле. Яше бик җиткән инде бу балның – самый эчәр чагы!

Икесе дә кәсә читеннән генә сөзеп эчә башладылар. Раббани абый, эчеп бетергәч, ирен өстенә күбектәй ябышып калган кәрәз чүпләрен уч төбе белән сөртеп алды. Ә Шәрифулла абзыйның балдай кызарган йөзе, кинәт моңсулык төшеп, сүнеп-боегып киткәндәй булды. Безнең исән калган Раббани абыйга карап, үзенең сугыштан үлем кәгазьләре генә кайткан ике улы – Гарифулла белән Сәгыйдулла абыйларны уйлады микән?..

Биш-ун минут үттеме-юкмы, ишекне каерып ачып, Тимершәех абый килеп керде. Без, табыннан торып, аны каршы алдык.

– Кунаклар да бар икән! Исәннәрмесез барыгыз да!.. Исән генә йокладыңмы, Раббани?

– Кайда йоклаганымны да белмәдем, – диде абый.

– Бәхетленең кунагы да бергә килә – әйдүк, Тимершәех!.. – дип, Шәрифулла абзый аның бүрегенә үрелде. Моңсулыгы юкка чыгып, йөзенә нуры кайткан иде инде.

– Мин йомыш белән генә, Шәрифулла абзый…

– Йомышны аны табын янында да йомышлап була. Әйдә-әйдә, персидәтел булсаң да, аштан зур түгелсеңдер әле.

– Алайса, тукта инде, Шәрифулла абзый, берәр кызыңны атка җибәрик башта. Илләргә барып кайтасым бар иде – сельсоветка чакырганнар.

– Тәрҗимә, кызым!..

– Нәрсә? – дип, кече яктан Тәрҗимә килеп чыкты.

– Әнә Тимершәех абыеңның сиңа йомышы бар.

– Бик кыенсынмасаң, минем Турыны гына җигеп алып кайт әле, апай, – диде Тимершәех абый.

– Кылыйга ни дип әйтим? – диде Тәрҗимә.

– Илләргә бара дип әйт. Печәнне күбрәк салсын.

Хуш исле печән салып, көрмәле чанага утырып кайтасы булгач, Тәрҗимә яхшыдан киенде: өстенә бостон тышлы билле пальтосын, аягына калыптан гына төшкән кара киез итеген киеп, кара шәльяулыгын бәйләде дә, үзе дә яхшы атлар төсле башын чөеп, атка китте. Абый аңа күзен дә алмыйча карап утырды.

– Теге елан-турынмы? – диде абый. – Ай-һай, ул булса, кызлар кулын санлар микән?

– Атыңны түгел, шайтаныңны биетә ул безнең Тәрҗимә! – дип, Тимершәех абый өстеннән сала башлады.

Шәрифулла абзый аның күн бүреген, сары бәрән тунын алып, чөйгә элеп куйды.

– Рәҗимә, комганга җылы су сал, кызым. Тимершәех абыең юынадыр, – диде Җүәйрә апа.

Мин Тимершәех абыйга үз урынымны биреп, үзем түбәнгәрәк күчтем. Шәрифулла абзый тагы бер кәсә алды.

– Юк-юк, мин бер дә капмыйм, – диде Тимершәех абый. – Син Раббанине сыйла. Минем – эш вакыты. Сельсоветка да барасым бар. Сирингә дә иртәгә эшкә. Бүген Әдрән белән икесен дә нәрәткә кертмәдем инде: мондый көн гел килми, – дип, кайнар каз шулпасына кашыгын тыкты.

– Әйдә, алайса, Раббани! Дүрт буласы урынга икәү генә калдык, – диде Шәрифулла абзый.

Бер тәлинкә шулпа эчеп, иттән дә авыз иткәч, Тимершәех абый җай гына сүз башлады:

– Яз җитә бит әле, Шәрифулла абзый. Яз!.. Көздән уйлаган уйлар язга туры килеп бетмәде. Менә әле орлыкка дигән бодайны тазартып ятадырыек – бер дә җитәр сыман түгел. Аның әле чәчү өстендә ай буе сабан сөрүчеләрен, тракторчыларын ашатырга кирәк… Менә шундый-шундый хәлләр, Шәрифулла абзыкай гынам…

– Боткасын пешергәч, маен да сал инде, миннән ашлык сорарга килдеңме?

– Шулайрак иде, Шәрифулла абзый. Мин идарә сүзен әйтәм.

– Аш ташыганда – чүмече, туфан ташыганда – көймә, дип әйтәсең инде?

– Андый сүз юк, Шәрифулла абзый. Син һәрвакыт колхозның терәге булдың…

– Йә, салам кыстырма. Әйт, күпме кирәк?

– Бер өч йөз пот бодай биреп тор син колхозга. Яртысын быел, яртысын киләсе ел уңышыннан түләрбез. Үзең теләгән ындырдан сайлап алырсың.

– Өч йөз пот ук булмас, апай Тимершәех.

– Кит әле! Син бигрәк тагы! Сугыш вакытында да бишәр йөз пот биреп торганны!..

– Ә-әх!.. Ул чакны минем запас күбрәк ие шул! – дип, Шәрифулла абзый Тимершәех абыйга текәлде. – Сугыш башланасы ел алдыннан без, беләсеңме, күпме иген алдык?.. Ике улым белән җимереп эшләгән хезмәт көнебезгә төп-төгәл мең пот алдык!.. Ә аннан алдагы елны?.. Син үзен кәнсәләрдә эшли идең бит. Бар иеме колхозда бездән дә күбрәк эшләгән берәр семья? Әлбәттә, башкаларга да тимәде түгел – тиде. Колхоз ике-өч ел рәттән уникешәр кило бүлсен дә – ничек тимәсен! Егет-җилән дугаларга кызыл чүпрәк бәйләп өй борынына иген өләшеп йөридерие бит… Соңга табан, урыным юк дип, күпме кеше алмады!.. Ишегалларына бушатып киттеләр. Шулай кош-корт ашап, мал ашап исраф булды игенкәйләр! Ә мин алай итмәдем – капканы киереп ачып кертәдерием олауны. Келәткә саладырыем. Базга саладырыем. Мунчага. Кайда тишек бар – шунда тутырадырыем. Сугыш чыгар алдыннан әнә Җәзиләмә җиде яшь тә юк ие – ул да чиләк күтәреп ташыды! Бәләкәй генә уч төпләре чиләнеп чыкканые сабыйның… Шуннан нәрсә? Икенче елны сугыш чыгып китмәсенме?.. Синең белән бергә киткән Әкмаш ни әйткәнне хәтерлисеңме? «Кышка тикле мимечнең муенын астына китереп кайтмасак, сөйгән катыннарыбызның куены безгә хәрәм булсын!» – дип, башындагы кипкеләрен җиргә бөтәрләп атканые. Китте дә югалды мәрхүм. Авыр туфрагы җиңел булсын – җиңелрәк холыклы иде…

– Озын сүрә башладың, Шәрифулла абзый. Беләбез бит инде, – диде Тимершәех абый.

– Хәзер беләсез шул. Белмичә! Ә ул чакны белмәделәр. Көзгә бетә, имеш, сугыш… Беттеме?.. Кая! Бетәре дә күренми башлады. Елына бишәр дә алтышар йөз хезмәт көне эшләгән улларым – Гарифуллам белән Сәгыйдулламны да йотты. Колхоз миңа түгел, мин колхозга бирә башладым. Ул таныгына, самолётына дигән акчалар!.. Бүтәннәр бер мең дә ике мең, аша китсә, өч мең биргәндә, мин берүзем илле мең бирдем! Елның елына утыз баш умартадан кергән дахутым иде ул… Анысы – күз яшедәй ике улыма өстәп инде… – Шәрифулла абзый шулай диде дә юан бармагы белән күз төбенә тәгәрәп төшкән ике бөртек кояш нурын сөртеп алды. – Менә шулай икән ул дөньялар. Инде сугыш та юк, ә сез һаман миннән сорыйсыз… Ярар, ике йөз пот бирәм. Иллесе арыш булыр. Артыгын бирә алмыйм, Тимершәех. Үпкәләмә. Кызларым әнә өчесе дә җиткән. Гел бер ояда өелеп ятмаслар бит инде алар? Канат ныгыткан кош балалары – очабыз дип әйтерләр, һәркайсына сандык әйберсе кирәк. Болай да инде кем кызлары эшкә киндер күлмәк киеп йөрде бу заманда?.. Минекеләр!..

 

– Йә, кызларың өчен кайгырма әле: башлары кайда – сарайлары шунда. Ике йөз булгач – ике йөз! Анысына да рәхмәт…

– Бодай келәттә, арышы базда, любуй бримә төяп алып китә аласыз. Тынчыган, күгәргән түгел. Аннан тагы карарбыз, – диде Шәрифулла абзый.

– Сөйләштек!..

Тәрҗимә ат җигеп кайткач, бер минут утырмастан, Тимершәех абый өстәл яныннан торды. Ә киенгәндә һич уенсыз әйтә куйды:

– Кызлар, менә берегез бәхетенә Раббани кайтты. Мунча якканда әйтергә онытмагыз: зур врачлар аның аягына гел чабыну кирәк дип җибәргәннәр, – дип.

Абый, кызлардан бигрәк үзе оялып:

– Син алай кызларны оялтма инде, – дигән булды.

– Ничауа, кызлар үзебезнеке! Яныгызга чакырыгыз дип әйтмәдем бит.

– Шулай, шулай, – диде Шәрифулла абзый. – Сихәте тиярдәй булгач, әйтми калмабыз. Мунчаны без аны, кирәк булса, көн дә ягабыз, – дип арттырып ук җибәрде.

Аннары ул, башына – мескен бүрек, өстенә иске сырма киеп, Тимершәех абыйны озата чыкты.

Без, иркенләп утырып, өйләдән соң гына кайттык.

Ишегалларын Әдрән гөл иткән – өр-яңадан көрәп, киңәйтеп куйган. Ап-ак кар өстендә җемелдәп яткан җылы кояш, кыек читеннән тыпылдап тамган беренче тамчы, зәңгәр күктәй иркен яз сулышы – һәммәсе дә Шәрифулла абзыйлар өендә калган ямьле табынның дәвамы кебек иде.

Күршеләргә яккан мунча инде булган. Әни безгә, кайтып керү белән, мәтрүшкәле каен миллеге тоттырды да, тәмле чагында дип, ашыктыра-ашыктыра мунчага җибәрде.

7

Ә икенче көнне Шәрифулла абзый әйтә килде.

И шул көннән алып, абыйны алар бер мунчадан да калдырмый башладылар. Өйдә күбрәк ятып үткәргәнлектән (күп йөрсә, аягы сызлый), абый өчен бу – үзе бер бәйрәмгә әйләнә: иртәдән үк кырынып-чистарынып куя, ә Шәрифулла абзыйлардан ул, йөзләренә алсу нур йөгереп, кунак булып кайта иде. Тора-бара ул мунча көне җитүен сабырсызлык белән көтеп ала башлады – мунчадан бигрәк, аяз таңдай балкып, Тәрҗимәне күрергә ашкына иде.

Бер күрүдән яратыштылар алар. Тәрҗимә минем тиң булып, абыйдан нәкъ тугыз яшькә яшь иде. Ләкин йөрәк аңа карыймыни! Безнең абый сыман ир-егеттән ул заманда нинди генә кызкай баш тартыр иде икән?!

Әни сөенеп бетә алмады. Инде бу хакта бөтен авыл сөйләсә дә, белмәмешкә салыша, ләкин ул йөрүләрен, ул талпынып эшкә керешүләрен күрсәң, үзе бер күңелле; әйтерсең лә ул тотасы һәрнәрсәгә бәхет кошы кунып, ак каурыен салып киткән иде.

Моның өстенә беркөн, юл өзелер-өзелмәстә, Шәрифулла абзый белән туң өстеннән базарга барып, бер бик матур теше бозау[17] җитәкләп кайтты: чем-кара, янбаш сөякләре киңчә-калку, эчкә батыбрак тора, маңгаенда тәңкә зурлык кашкасы да бар иде. Шәрифулла абзый үзе сайлап, үзе сатып алып биргән икән. «Җиде ят түгелбез, бер ризалатырсыз әле», – дигән.

Алачыкта күмер булмау сәбәпле, без эшкә бармаган идек.

Әни тын гына бер шатлык белән Әдрәнне шундук Чибәр әбине алмага йөгертте.

Бозауны кыйблага каратып, әни муенчагыннан тоткан, Чибәр әби, бәрәнләгән сарык төсле, мөкердәп кенә әфсен укый, безгә аның «әфү-төфү» дигәне генә ишетелеп кала. Шул «әфү-төфү» дигәндә кулындагы дисбесен бозауның әле башына, әле аягына, әле сыртына тидереп ала иде. Аннары ул үзебезнеңчә тел белән: «Бурадай буралып, гөбедәй гөбердәп үс, җиленең тулы май булсын, тоякларыңа тояклар өстәлсен…» – диде дә, әни кулыннан муенчагын алып, ишегалдын бер әйләндерде. Шуннан соң гына әни бозауны абзарга кертеп япты.

Инде болар өстенә тагы Раббани абыйның әкренләп кенә савыга килү шатлыгы өстәлде. Җир җылынып үлән калку белән, ул аягын иртә-кич кычыткан суында тота башлады. «Май аеныкы гына файдалы» дигәч, без ул айда ярты авылның читән буен ялмап чыктык. Ләкин иң файдалысы – кырмыска оясы булды.

Май урталарында Уфа тубдиспансерыннан чыккан Хәвадис абыйны каршыларга баргач, Раббани абый пристаньда бер кеше белән танышып-сөйләшеп киткән. Ул кеше үзебезнең районныкы булып, Казанның бер больницасында баш врач икән. Шул әйткән: кырмыска оясына утыр син, дигән.

Абый шуның киңәше белән май – июнь айларында үзебезнең Саклау урманына менеп, җидеме-сигезме кабат кырмыска оясына утырды. Икешәр сәгать буена ничек түзеп утыргандыр инде ул анда!.. И, әйткәнемчә, шуннан да файдалысы булмады: җиләк җиткәндә аягын нык итеп җиргә басты.

Бу вакытта инде, алты ай буена больницада ятып, йөзе ак бәздәй агарып кайткан Хәвадис абыйга да юалы болын, какылы басулар җилендә бераз төс кунды.

Больницада ул үзебезнең Әнәк марие белән бергә яткан. Ул кешене без күптәннән белә идек. Бөтен базарына бер фотограф – Юзекаев Асылгәрәй дигән кеше иде ул. Яшьтән үк күксәү булганлыктан, сугышка да алмадылар; яз җитеп юл киптеме, базар саен, күләгә җиргә чаршау корып, егет-җилән, кыз-кыркынны «кәртечкәгә төшерә» торган иде. Менә шул агай безнең абыйны, больницада бик үз итеп, кайту белән фотография эшенә өйрәтергә булган.

Әнәк безгә ерак җир түгел – җиде генә чакрым. Абый, кайтып ике-өч көн уздымы-юкмы, базар көнгә каршы иртә белән шунда китте. Юзекаев аны атна буена үзләрендә тотып, фото эшенә өйрәткән дә бар кирәк-ярагы белән «Фотокор» дигән күгәрчен хәтле генә бер фотоаппарат биреп җибәргән иде. Моның өчен без дә аңа бурычлы калмадык – көзге байлыктан бер капчык бодай бирдек.

И менә хәзер Хәвадис абый атна саен Әнәккә барып, киңәшләр алып кайта иде.

Карточканы үзен тышта төшерсәләр дә, эшләвен караңгыда эшлиләр икән. Абый да күрше Нәсих бабайлар мунчасына бикләнеп, ишек-тәрәзәсен юргандыр-нидер белән томалап куя да түбәтәй чаклы гына бер кызыл пыяла яктысында тик эшләп утыра. «Зиһенлегә эшнең сере үзе ачылыр», – ди безнең әни. Абый бу һөнәргә дә бик тиз өйрәнде. Айдан күп тә үтмәгәндер, базар тулы мир алдында таяктай басып торырга оялган түтәйләр, безгә килеп, чия күләгәсендә рәхәтләнеп кәртечкегә төшә башладылар.

Шулай өйрәнеп китте Хәвадис абый. Аның кебек авыру кешегә авыл җирендә уйнап кына эшли торган эш иде бу.

Көннәрнең берендә Мирза абыйдан хат килгәч, уку турында тагын сүз кузгалды. Беребез укый алмагач, мин инде бу сүзне беткәнгә саный идем – Мирза абый бетермәгән икән.

Бу юлы чират минеке иде. Мирза абый шулай язган.

Тик мин көн дә суза киләм. Керә аламмы-юкмы дип уйламыйм, Раббани абыйның аягы төзәлсен әле, шуннан күз күрер дип уйлыйм. Берсе авыру, берсе аяксыз ике олы кешене бер Әдрән белән әнигә калдырып китеп булмый бит инде!

Тимершәех абый да:

– Әкрен барган – куян артыннан җиткән, шәп барган – сыер артыннан да җитмәгән, диләр. Ашыкма, вакыт бар, – диде.

Шулай суза торгач, сабаннан соң тәки ремонтына кереп киткәнмен. Ахырда Раббани абый түзмәгән – тәмам ныгып таягын ташлагач, минем өчен Тимершәех абый янына кергән.

– Әти дә, үзем дә эшләгән алачык – иртәгәдән урнысына үзем басам, җибәреп карыйк әле шул Сиринне берәр укуга. Мирза да бик нык кушып яза, – дип үтенгән.

Шуннан соң гына мин документлар әзерли башладым. Документ дигәннән, һич ашамас бер сәбәп белән минем җидене бетергән таныклык кәгазе югалган булып чыкты. Утка пешкәндәй угаланып, Тимершәех абый янына киңәш сорап кердем.

– Бәй, ярар, апай. Менә Илләргә барасым бар, мәктәп директоры белән сөйләшеп карармын, – диде.

Кайтышлый ук алачыкка кереп әйтте:

– Директор белән сөйләштем, иртәгә үзең барырсың. Мин җибәрде дип әйтергә онытма, – дип, эчемә җылы салып китте.

Икенче көнне инде алачыкта Раббани абый белән Әдрән эшләп калды, ә мин таныклык юллап Илләргә киттем.

Өч кыш йөреп күпме чабата туздырган авыл! Мәктәбе дә шул ук. Тик бездән соң бик нык кечерәйгән шикелле иде. Шулай да, мин килгәнне сагынып көткән төсле, тәрәзәләре тулы нур белән мине каршы алды. Мин кыенсынып кына директор ишеген шакыдым. Без укыганда сугышта йөргән, сугыштан соң янә үз урынына кайтып эшли башлаган директорны мин күреп кенә белә идем.

– Мине Тимершәех абый җибәрде. Таныклык алырга иде…

– Синмени ул – югалткан?

Тавышы үтә дә кырыс иде, каушап киттем.

– Әйе, мин…

– Нык эзләдеңме соң?

– Эзләмәгән җир калмады инде, абый. Җен йоткандай булды.

– Җен йотмаган аны – бозау йоткан. Китап эченә тыгып куясың да – йә әниегез утка яга, йә бозау чәйнәп ташлый. Әллә чәй кәгазе белән бергә стенага ябыштырып куйдыгызмы?

– Безнең өйдә кызлар юк, абый, стенага ябыштырырга…

– Ә син таныкламаны бер кешегә ике кабат бирергә ярамаганлыкны белә идеңме?

Мин бөтенләй коелып төштем. Юк, укырга китә алмыйм инде болай булгач дигәннән түгел, беренче тапкыр үз гаебемне үкенеп тоюдан иде.

Шуны сизепме, директор абый кинәт йомшый төште:

– Яхшы, алайса. Колхозда ничә ел намус белән эшләвеңне исәпкә алып, мин сиңа тагы бер таныклама би- рәм, – дип, сейфыннан ялтырап торган таныклык кәгазе чыгарды. – Нинди билгеләр булганын үзең хәтерләмисеңме?

– Рус теле белән химиядән дүрт, калганнары бишле иде, – дидем мин. Анысын мин яхшы хәтерли идем.

Ышандымы-юкмы, исем-фамилиямне тулысынча сорады да, нәзек билле кытай каләмен кат-кат сөртеп, язарга утырды. Эченнән хәтта бисмилла да әйткәндер төсле тоелды миңа – үтә дә зурлап, тәмләп язды инде.

– Булды бу, энем!.. Бу сиңа – без үлем белән якалашып йөргән чакта иген фронтында көрәшкәнең өчен. Сакла, игелеген күр, – дип, урыныннан торып басты. Кечерәк буйлы, чандыр гына кеше иде.

Мин тиз генә кара тушь белән язылган билгеләргә күз йөгертеп чыктым. Әллә күзем алмашынамы дип торам. Икенче кабатка текәлеп карасам – авып китә яздым: бер дүртле дә юк, рәттән бишле иде!

– Кулың белән аягың гына түгел, башың да эшлидер дип уйлыйм, – диде директор. – Без икәү генә белгәнне бөтен авыл белергә димәгән…

Аның җыерчыксыз киң маңгаена, тәрәзә буланган төсле, вак кына тир бәреп чыккан иде. Аңа ияреп мин дә маңгаемны сөртеп алдым.

– Аңладым, абый. Рәхмәт… – дидем мин.

– Нинди техникумга соң исәбең?

– Геолого-разведочныйга иде.

– Яхшы. Егет кешегә йә шул, йә авиационный инде, – дип, ул миңа кулын бирде. – Алайса, уңышлар телим.

8

Документларны салып җибәрү белән, Хәвадис абый шикелле, китап җыеп, әзерләнә башладым. Газеталарда гел бишлегә бетергәннәр имтихансыз кабул ителә дип язсалар да, ышанып булмый, диде Хәвадис абый. Минем ишеләрдән сорап куюлары да бар икән. Ул сиңа алачыкта тимер сугу түгел!..

Зиһенем дә кулларым төсле үк тупасланган – бик азлап кына кергән белемем башны селкү белән чыгып китәргә тора иде. Үзе белгән кадәр Хәвадис абый ярдәм итә, бигрәк тә русчадан зәһәр аңлата иде. (Өйрәнгән больницада ятып!) Ләкин тиздән мин ансыз да калдым: синсез анда ямь юк дип, тальяннары, фотоаппаратлары белән бергә Хәвадис абыйны болынга алып чыгып киттеләр.

Болын, болын… Күңелледер инде хәзер анда! Агыйдел яры өстенә үзе бер урам булып тезелгән куышлар. Бер казаннан барып бер тиң ашаулар. Җәйге төн карасында якты ямь чәчеп, клубтай пароходларның гөжләп узып китүе… Кичке җыр, уен-көлке… Сулкып торган сылу кызлар. Шулар янында җиләктәй Җәзилә… Кая инде ул безнең якның болын өстенә җитү!..

Мин өйдә дә, тышта да укый алмыйм: кайда укысам да, оета башлый. Күзләрем дә елап шешенгән баланыкы төсле – һәр керфеге аерым-аерым чәнчеп тора иде. Ахырда түзмәдем, китапларны төреп төйнәдем дә, шунда укырмын дип, болынга тайдым.

Икенче көнне печән чабучыларга уйнап кына ияргән идем – атна үтүен сизми дә калганмын. Уку исемә төшкәндә, болын бетеп килә, китаплар исә куйган җиреннән дә кузгалмаган иде.

Иреннәренә хәтле печән исе сеңгән Җәзилә белән соңгы төнне Агыйдел буенда үткәрдек тә, таң ату белән, мин авылга кайтып киттем.

Тагы бер атнадан ипиен, китабын бер бәләкәй капчыкка салып, каеш белән биштәрләп, пристаньга төштем. Көн эссе. Җил юк. Агыйдел өсте таеп егылырдай шома. Суы бик нык кимеп, дебаркадер яр астына ук бәйләнгән иде. Агыйделдә йөргән ике катлы «Тукай» пароходы килеп, мине Уфага алып китте.

 

Үзебезнең болын турыннан үткәндә мин кайтмас җирләргә киткән бер кешедәй җирсеп, Агыйделнең җандай якын ярларына текәлдем. Әле төш җитмәгән, куыш тирәләре буш, бер читтәге казан тирәсендә генә Шәмсениса түти кайнашып йөри. Яр башына тезелеп баскан бала-чага, шәрә корсакларын киереп, пароходны тамаша итә иде.

Барысы да артта калып, инде маякчы турына якынлашканда, әллә кайдан гына яр өстенә Җәзилә калкып чыкты. Йөзен аермасам да, гәүдәсеннән таныдым. Пристаньнан пароход кычкыртуын ишетү белән, эшен ташлап йөгергән инде ул монда.

– Җә-зи-лә-ә!..

Әлбәттә, ул минем тавышны ишетмәде, мәгәр кул болгавымны күрде, үзе дә башындагы кыек яулыгын салып, ашыга-ашыга селки башлады. Ләкин пароход тиздән борылмага кереп, Җәзилә күмелде, зәңгәр косынкасы гына зәңгәр күктә эленеп калгандай булды.

Шулчак койрыкта утырып килгән егетләрнең берсе Хәвадис абыйныкы төслерәк тальянын алып, мин моңарчы бер дә ишетмәгән моңлы бер көй уйнап җибәрде. Аңа шундук, Агыйдел буйларын яңгыратып, иптәш кызлары, егетләре кушылды. Азактан белдем: мин белмәгән бу көй «Таһир-Зөһрә» дигән яңа көй булган икән.

Ике тәүлек буена күз алдымнан – Җәзилә, колагымнан шул көй китмәде. Шулай Уфага барып җиттек. Бәләкәй генә пароходтан дөнья халык төшеп, урамнар тулды. Мин дә шуларга кысылып иярдем. Баскыч-баскыч тротуардан биек калага менәбез. Күзем икешәр катлы агач өйләргә йотылган. Болар Шәрифулла абзыйларныкы ише генә түгел: кәрнизләре, тәрәзә башлары Җәзиләнең зур челтәр якасы шикелле сырлап-чигелеп ясалган иде.

Мин инде бу урамның өй почмагына сугылган язуларын укымасам да, Хәвадис абый сөйләвеннән Ленин урамы икәнлеген беләм. Техникумы да шушы урамда булырга тиеш иде.

Тауга менеп җиткәндә, каршы яктан трамвай килгәнен күрдем. Эчен белмим – мәгәр тышы тулы кеше иде. Тукталышта и чыкты халык, и чыкты – әрҗә аударып бәрәңге түктеләрмени!.. Иң азактан муенына сумка аскан бер апа төшеп, артка бәйләнгән юан бауны чишеп алды да ике аягын җиргә терәп басты. Шунда трамвае да чигенә башлады, ә бу апа шуны җибәрмәскә иткән сыман иде. Ул өстәге дуганы артка тарта икән: бервакыт дуга тураеп, алгы якка ауды, ләкин шундук туптай сикереп чыбыгына ябышты – зәңгәр утлар чәчрәде. Трамвай шулай, борылмыйча гына икенче юлга чыгып, кире китә икән. Көтеп торган халык өере, җимереп ташлардай булып, ишегенә ябырылды.

Хәвадис абый миңа техникумга чаклы җәяү генә барыр- га кушкан иде. Мин шулай иттем дә – карана-карана, җәяү генә киттем.

Көн кыздыра гына. Тротуар өсләре кайнар бәреп, беләүдәй ялтырап ята, ә рельс сыртында ике буй кояш нуры уйный иде. Урамның очы-кырые юк, аргы башы күксел төскә төренеп, рәшәдәй кыймылдап тора; барган саен өйләр зураеп, кешеләр бәләкәйләнә бара иде.

Шушы икән Уфа дигәннәре! Бу Актаныш кына түгел иде.

Техникумын тиз таптым: нәкъ абый әйткән урынында иде. Бернинди сырсыз-бизәксез, шоп-шома итеп салынган оч катлы бер бина иде. Каушап кына эченә кердем. Коридорындагы пыяла шкафларына ул ташлар тезелгән, ул ташлар тезелгән – әллә нинди зәңгәр, кызгылт, яшькелт төсләр белән янып, ялтырап яталар иде.

Ап-ак йөзле бер чибәр апага белер-белмәс русчам белән үземнең кем икәнлегемне әйттем. Ул минем аттай гәүдәмне баштанаяк күздән үткәрде дә бик ягымлы итеп аңлатып бирде. Минем монда килеп йөрүемнең кирәге дә булмаган: мине имтихансыз гына кабул итәчәкләр икән. Язу да җибәргәннәр. Алмавымны әйткәч, аптырагандай, кашларын күтәреп, бер кәгазь язып бирде.

– Шушы язу белән августның егерме бишеннән дә калмый килеп җит: тулай торак мәсьәләсе каралачак, – диде.

Шул ук көнне кич үзем утырып килгән пароход белән кайтып та киттем.

Бер егермеләренә чаклы рәхәтләнеп колхозда эшләргә була иде әле, – кайту белән эш сорап бригадирга бардым. Бригадир Асия апа, миңа бик астан үрелеп карап:

– Синең гәүдәгә ярардай эше дә калмаган бит әле аның. Алачыкта – абыең белән энең. Лобогрейканы Чегән Хәмзәсенә бирдек… – дип шаяртып алды. – Ярый инде, алай бик ялынып сорагач, загатирнага[18] йөрерсең.

Белә ул Асия апа миңа нинди эш кушарга!

Мин ике атлы арба белән заготзернога иген ташый башладым. Көшел төбендә – сиртмәле үлчәү. Бер ягына эреле-ваклы шестернялар белән икешәр потлы ике гер асылган. Икенче ягында – биш пот сыешлы ялтырап беткән кыршаулы тимер кисмәк. Шуны көшелгә чумырып аласын да, көчең җитсә – берүзең, җитмәсә икәүләп, сиртмә башын аска иеп, ыргагына эләсең. Биш пот ясагач, кисмәкне капчыкка бушатасың, авызларын бәйләп тору юк, читле арбага утыртып кына тезәсең, – шулай йөк саен илле пот… Ә заготзернога илткәч күргән газаплар: чираты, ние… Баскан саен сыгылып киткән такта басмадан таудай өем өстенә капчык күтәреп менүләр!..

Шуңа күрә бу эшкә тазарак егетләрне куялар иде. Алай да әле көненә ничә егет, капчыгы-ние белән, көлкегә калып, аска – ашлык өеме өстенә егылып төшеп китә иде. Ярый да имгәнмәсә-нитмәсә…

Безнең бригададан без Тәрҗимә белән икәү. Тәрҗимә берүзе ике егеткә биргесез. Безнең басу заготзернога якын булганлыктан, көненә өчәр юл ясыйбыз. Иген күп чыкканда, без әйләнеп кайтуга, капчыкларны көшел өючеләр тутырып куя иде – төяп кенә китәсең.

Җәзилә дә көшел өя. Кайсы көнне ул, Тәрҗимә белән урыннарын алмашып, минем белән заготзернога иген илтә бара. Без ындыр табагыннан, гадәттәгечә, икебез ике арбага утырып китәбез. Ләкин олы юлга төшкәч, бахбайларны үз көенә куябыз да, мин Җәзилә янына күчеп утырам. Ул, итәге белән тезен каплап, аякларын сузып җибәрә. Мин, капчыклар өстенә чалкан ятып, аның терсәктән ачык беләген тотам. Без шулай, талгын искән җилдәй, тын гына барабыз. Бездән алда да, арттан да Агыйдел буена олау-олау иген агыла, һәр тарафтан җил белән бергә яшь арышның әрем катыш әчкелтем-татлы исе саркып килә. Инде кайнар буына сулышлар киңәеп, туйганчы бер яңа ипекәй ашаганбыз, – тын белән суырып алырдай көткән көзге байлык иде бу!

Җәзилә, сүзсез барудан ялыккач, минем муенга иркәләп кенә арыш коя башлый. Тәнем кош каурые белән сыйпагандай рәхәт кытыклана. Ләкин азактан кызыгы бетеп, мин аны биленнән кочып алам да өстемә егам. Җәзилә бар көче белән кулымнан ычкынып, тагы торып утыра. Берсендә ачылып киткән итәген тезенә үк кыстырып куйды да үпкәләгән сыман күкрәгемә төртте:

– Мин сиңа!.. Укырга киткәч, шәһәр кызларына күзең төшеп, мине ташларсың әле… Шәһәр кызлары алар чибәрдер: Актаныш базарында падручкем[19] генә йөргән кызлар шикелле, гел киенеп-ясанып йөриләрдер…

Күз алдыма ни өчендер ап-ак матур йөзе белән техникумдагы секретарь апа килеп баса.

– Тач дөресен әйттең! – дим мин. – Шәһәр урамы гел Актаныш базары төсле. Кызлары да киенгән дә ясанган – агы ак чибәр, карасы кара чибәр. Бер эшләре юк, падручкем тик йөриләр. Алар ачмаган капка, алар кочмаган егет юк…

– И, миңа димәгәе, кочсыннар ла – бик ушым китте ди!

– Китәр дә! Әгәр синең апаң минем абыйга иргә чыкса?.. Ул чакны без кода белән кодача булабыз түгелме соң?

– Булса ни!..

– Ә йөрергә ярый микән соң ул кода белән кодачага?

– Әллә тагы… йөрмәсәң йөрмәссең.

– Туктале, син уйла, «Кодача күңел ача» дип, сукыр артистлар җырлап китте китүен дә…

Җәзилә чынлап торып уйга төште. Аннары түгәрәк йөзенә тулып чыккан үпкә белән:

– Син шул мине ташлау өчен сылтау эзлисеңдер әле, – диде дә бик нык авырттырып битемә бер уч арыш сипте.

– И шул холкыңны яратам да инде: аяз көнне бөтерчек өермә сыман булып китә.

Мин аны тагы бер кулым белән генә биленнән кысып алдым.

– Җибәр! Холкы әйбәтләрне шәһәрдә кочарсың.

– Менә сантый!.. – дидем мин.

Безгә юл саен накладной белән ашлык үлчәп җибәрүче Камай абзый без киткәндә юри кеше алдында: «Аң булыгыз, гыйшык-мыйшык белән мавыгып китеп, дәүләткә дигән ашлыкны яңлыш Агыйделгә аудара күрмәгез!..» – дип шаяртып калган иде. Шул да искә төшеп, көлеп җибәрдем.

– Нигә көләсең?

– Камай абзыйдан көләм әле.

– Һи, шул Чулак сүзе!.. – диде Җәзилә. Аның үз уе иде. Ул кинәт моңсу гына елмаеп башын иде: – Безнең бөтенләйгә аерылышу көннәре инде бу, Сирин…

– Нишләп алай дисең әле?

– Белмим…

Мин ул әйткәннәрне йөрәгемә алмадым, шуңа күрә җыр сүзләре белән уйнап кына җавап бирдем:

– «Агыйделләр акмый торыр без аерылып киткәнче…»

Ләкин Җәзиләнең күңеле белеп сизенгән: бу безнең, чынлап та, бөтенләйгә аерылышу көннәре булган икән.

Августның егерме бишендә Җәзилә, Тәрҗимә, Хәвадис абый, өчәүләп, үзебез йөк ташыган атлар белән иген илтә барышлый пристаньга озата килделәр.

Пароход көткәндә Хәвадис абыйның Агыйдел буйларын яңгыратып уйнаган тальян тавышы Уфага барып җиткәнче колагымнан китмәде. Өйрәнмәгән башым шәһәр шау-шуына катып йөргәндә дә шул моң, унсигез ел буе каныма сеңгән басу-болыннар һавасыдай, колагыма әллә кайдан агылып килеп керә иде дә йөрәгемне әллә нинди сагышларга сала иде…

17Теше бозау – тана булып җитмәгән яшь бозау.
18«Заготзерно» сүзеннән бозылган.
19Русчаның «под ручку» (култыклашу) сүзеннән бозылган.