Tasuta

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

9

Мин Уфада Хәвадис абый торган квартирда яши башладым. Карточка системасының беткән елы. Шулай да ипине бик мулкытмыйлар – кулга биш йөз грамм. Дәрес- тән соң без үзебезнең буфет алдына өелеп, ипи сата башлаганнарын көтәбез. Кысылып чират торганда, миңа еш-еш карап алган сатучы кыздан оялып, гәүдәмне кая куярга да белми идем… Беркөнне Пушкин чатындагы Профсоюз йорты ашханәсенә көнгә бер тапкыр талон белән ашарга баргач, минем тәлинкә төбендәге сыек карабодай боткасын ялмап кына йотканымны күргән бер агай, кызганып, миңа берьюлы ике талон сузды…

Ипи юк елларны да бер кимсенү күрми үскән очар кош булганмын икән авылымда!

Ләкин минем өчен иң авыры, үзәкләргә ярып үткәне бу түгел – уку иде. Группадагы малайларның күбесе (кызларыбыз биш кенә бөртек) җиденчене быел гына бетергән. Буйга миннән бик бәләкәйләре дә русчаны чатнатып сөйли иде. Ә минем – шушы буем белән дә ык-мыктан узмый. Дөрес, үзләрен генә аерым әйткәндә, белгән сүзләрем дә байтак шикелле, ләкин мин аларны бер-берсенә ялгый алмыйм. Ә инде укытучы сөйләгәндә зиһенем бөтенләй куе томанга төрелеп, бик аңлаган берәр сүз чыкса гына, бер як чите ачылып киткәндәй була иде.

Ике-өч кабат сорап та, бөтен класс алдында кызарып-бүртенеп, сөяп куйган баганадай басып торганнан соң, миннән сорамый да башладылар. Өмет өзеп кул селтәүләреме?.. Алай дисәм, буем өчен генә стипендияләр түләп кеше исәбенә тотмаслар иде. Үшән колагы бераз русчага ятсын дигәннәрдер инде.

Тик аңардан ни куаныч! Мин барыбер язын күтәрткән мал кебек ярдәмсез идем. Тәүлегенә туксан тапкыр: «Әллә ташлап кына китим микән техникумнарын – мин укымаудан гына әллә укыган кеше уннан тугызга калмас иде әле!» – дип уйлыйм. Әмма акылның икенче чаты йодрык төеп тора: «Дәрес белмәвең бер оят булса, ташлап китүең – ун оят. Хәвадис абыең чирле сәбәпле укый алмады. Ә син?.. Тап-таза башың белән укуыңны ташлап кайтып, әниеңә син дә борчу салыр идеңме? Ул да бит синең укуыңны тели. Укыган угыл – атадан олы дип әниең әйтә түгелме?..»

Шулай итеп, кимсенгән күңел тәүлегенә туксан тапкыр ташлап китәргә талпынса, кимсенмәячәк күңелем туксан тапкыр «Юк!» дип җавап бирә иде.

Ләкин мине укуга бәйләп тоткан җеп үҗәтлек кенә түгел. Бәлки, бөтенләй ул булмагандыр! Мине иң тотка- ны – секретарь апа иде. Ул, көн саен диярлек мине туктатып, ничек укуымны сораштыра. Әйтерсең лә шунда эшләгән кеше, минем ничек укуымны белми! Менә шунысы бөгә иде башны. Мин, оялудан битем каплап җир читенә качар хәлгә җитсәм дә, качып китә алмыйм. Алай гына да түгел, аның үзенең дә китми торуын, тагы бераз, тагы бераз гына янымда торуын телим; йөзенә туры карый алмасам да, рәхәтләнеп, сөйләвен тыңлыйм. Аның сүзләре дә, Хәвадис абыйның тальян уйнавыдай, йөрәгемә саф тамчылы көмеш авазлар булып тама, – бусын инде мин русча белмәсәм дә аңлый идем.

Башта мин аңа кем дип эндәшергә дә кыймый йөрдем. Бик тә инде чын үзебезчә итеп «апа» диясем килә; кадере дә, хөрмәте дә, кечелеге дә бар бу сүздә. Ләкин мин аның русчасын белмим. «Тётя» дисәм, үзебезнең Питрау базарында, гел татарча сөйләшеп, тозлы кыяр, тозлы кәбестә саткан марҗа апаларга малайларның «түтә-түтинкә» дип дәшүләре исемә төшә дә – бу ап-ак йөзле, ап-ак куллы секретарь апага «тётя» дияргә телем бармый. Шул «тётя» дан башка, безнең «апа» га тиң берәр сүз булырга тиештер бит инде русчада!..

Мин аның исемен дә беләм белүен: Любовь Васильевна. Тик мин аны нәкъ үзләренчә итеп әйтә генә алмыйм: минем татарчага ятып беткән телем «Любовь» урынына «Лүбуф» ди. Шуңа тагы «Васильевна» сын да китереп кушсаң, иреннәрем «б» гә ябышып ката да, әллә нинди «Лүбуббасилибна» килеп чыга.

Күпме көннәр әйтергә өйрәндем мин бу исемне!..

Беркөнне ул мине техникум китапханәсенә алып кереп, һәр фәннән үземә генә берәр дәреслек яздырып бирде. Юкса барыбызга да китап җитми – кайсын биш кешегә берне бирәләр, кайсын бөтенләй бирмиләр, китапханәдә генә укырга мөмкин иде.

– Күп укы. Аңлап җитмәсәң дә укы. Ятлаганчы укы. Белмәгәнеңне сора. Укытучыдан сора. Миннән сора. Оялма… – дип, Любовь Васильевна киңәшләр бирде.

Аптыраш: мин аның һәр сүзен аңлый идем!..

Менә шулай чәмләнеп-үжәтләнеп, укуга керешеп киттем. Мин һәр көнне муеныма бау, аягыма тышау «салып», үземне үзем өстәл янына бәйләп куям – хуҗалар торып электрны сүндергәнче, күзләремне ача-йома, дәреслектән, догадай, сүзләр ятлап утырам. Ләкин сүзләр бер ятлауда гына мигә йокмый; күзем ачып җибәрү белән, яңа күргән авыр төштәй газап кына өстәп, әллә кая китеп бетәләр иде. Мин аның саен чәмләнеп ятларга тотынам – сүз арты сүз, җөмлә арты җөмлә…

Күп вакыт мин, күземне шул йомган җирдән оеп китеп, таңда башым китап өстендә яткан килеш уянам. Әгәр миңа шулчак, бугазыма басып, «Йә уку, йә таш чоку!» дисәләр, мин чарасыз таш чокуны сайлар идем. «Уку – энә белән кое казу» дип әйтсә дә, минем кебекләр әйткәндер… Ике ай газап дәверендә ике генә көн – ОРС хуҗалыгына барып бәрәңге алганда гына бер язылып суладым. Көрәк тотуларга ни җитә!..

Әгәр шунда Любовь Васильевна булмаса…

Ул – күземнең көндәлек куанычы иде. Бәлки, аның ире дә, баласы да бардыр. Тик мин аларын уйламыйм – миңа аны күреп тору гына кирәк: сылу ак йөзен бер күрсәм дә, шул караңгы, ямьсез көннәрем ачылыплар киткәндәй була иде. Бер уйласаң, бу интегүләремнең барысы да гел аның өчен иде бит! Аны күргәндә йөзем кызармас өчен иде…

Мин өйдән хат алып торам. Хәвадис абый берсендә Раб- бани абый белән Тәрҗимәнең Октябрь бәйрәмендә туйлары буласын язган: «Син дә кайта алсаң икән!» – дигән. Тик мин, теләсәм дә, кайта алмыйм. Быел пароходлар октябрь азагында ук туктап бетте. Ә юл өзегендә юлга ышаныч юк: атлы юлаучы табам дип авыз да ачасы түгел иде. Шуңа күрә мин тизрәк бәйрәм үтеп, тизрәк санитар самолёты йөри башлавын көтәм. Чөнки Хәвадис абый һәр елдагыча тубдиспансерга килергә тиеш булып, ул килсә, аннан бигрәк миңа күңелле булачак иде.

Җәзиләдән дә ике-өч хат алдым. Ул да Тәрҗимәнең Раббани абыйга кияүгә чыгасын, инде бөтен өй эчләре белән кубып, бер бәйрәмдә булмаганча, туйга әзерләнүләрен яза. Бу хәл аны бөтенләй каушатып җибәргән. «Болай булгач, без нишләрбез? Моннан соң да яратышып йөрүебез килешерме?.. Тик барыбер мин сине яратам, гел уйлап, гел сагынам. Нигә бу минем туй түгел икән?» – дип куйган.

Шунысы сәер: аның хаты минем күңелдә ни ярату, ни сагыну хисе уятмый – чәчләреннән җәйге болын, көзге арыш исе аңкып торган Җәзиләкәй баштагыча юксындырып сагындырмый иде инде. Минем өчен ул хәзер бер бала гына. Дөрестән дә, Җүәйрәттәй куеныннан яңа чыгып, ишек төбендә генә күзен ачкан уналты яшьлек кыз бала, чынлап та, бала гына түгелме соң?..

Моңарчы мин – унсигезгә җитеп, Актаныштан башка район, Җәзиләдән башка кыз күрмәгән малай – Уфадай зур каланы күрдем. Уфасында бер Любовь Васильевнаны күрдем. Мин хәзер берни эшли алмыйм: әни әйтмешли, мин бер исәр Мәҗнүн идем.

Ләкин бу газаплы рәхәт көннәрем озакка сузылмады. Ноябрь башы белән военкоматка чакырып, кулга повестка тоттырдылар. Мин инде районда да, монда да комиссия үткән – ни тышымда, ни эчемдә солдатка ярамаслык бернәрсә дә юк иде. Без – группадан ике малай. Чишмәнеке, якын булгач, каралу белән кайтып китте, ә мин, туйга да кайта алмаган кеше, көзге Агыйдел бозыдай ябышып, шәһәрдә калдым.

Инде укуга йөрмәсәм дә була иде. Ләкин Любовь Васильевнаны күрми ничек торыйм?.. Укытучылары да миннән, капыл исләренә төшкәндәй, дәрес саен сорый башладылар. Сөйли алган кадәресен үзем сөйләп, алмаганын үзләре сөйләп, миңа тиз-тиз генә өчле дә дүртле куеп чыктылар. Монысы ни өчен кирәк булгандыр – күңел күтәрү өченме? – белмәдем.

Армиягә китәчәгем турында өйгә хат салдым. Инде елга-сулар туңып, җир дә катырып җибәрде. Көн тудымы, авылдан Хәвадис абыйның килеп төшүен көтәм: ичмаса, каңгырып яткан чит җирдән чит җирләргә киткәндә кул биреп калыр иде!.. Мине кем озатыр?.. Инде мин ник укырга килүемә дә үкенә башладым. Мин бит үземнең быел китәсемне белә идем. Мирза абыйның: «Китсәң дә, укудан китәрсең, кайтуыңа урының әзер торыр», – дип, бик нык кисәтеп язганга күрә генә килгән идем шул…

Без ноябрь азагыннан да калмый китәргә тиеш. Урамнардан бер җырлап та әйләнмәгәч, солдатка китү китү буламыни ул!

Хәвадис абыйны көтеп борчылуым йөземә үк чыккан булса кирәк. Шулай инде: телне булса да, хисне тыеп булмый – йөзгә бәреп чыга.

Любовь Васильевна, минем боек күңелемне үзенчә аңлап:

– Егет кеше солдатка киткәнгә борчылырмы? – диде.

Мин аңа борчылуым сәбәбе һич аңардан түгел икәнлекне әйттем.

– Детдом баласын да тәрбияләп озаталар, мине генә озатучы юк. Мин читтә ялгызым – ярга ташлаган балык шикелле, – дигән фикерне ватык-җимерек русчам белән ермачлап чыктым. Минем: «Ат тоягы җитмәс җирләргә китәм бит мин хәзер!» – дип тә әйтәсем килә, тик анысына телем юк иде.

Любовь Васильевна, эчемдә ни бар, барысын да үтәли күргәндәй итеп елмаеп әйтте:

– Ә мине исәпкә алмыйсыңмыни?..

Калган сүзләрен мин ишетмәдем. Җиргә төшә алмый җилпенеп очкан җиңел кардай, авырлыгым бетеп, идәнсез, стенасыз бер бушлыкта йөзә башладым.

Любовь Васильевна йомшак кына итеп беләгемә кагылды:

– Не унывай, джигит!..

Шунда гына, әйләнгән башым туктап, баскан җиремә кабат кайтып төштем…

10

Любовь Васильевна бер тәнәфестә мине бер читкә чакырып алды да, сәгать алты тулгач, Якут бакчасы янында көтеп торырга кушты.

Мин – тагын өч көннән китәсе кеше. Солдатка китәсе булгач, ноябрьнекенә кушып, декабрь стипендиясен дә бирделәр. Мин инде Хәвадис абый килереннән өмет өзгән: врач кулындагы кеше, әллә ниләре килеп чыккандыр әле дим. Шулай итеп, карап торыр бердәнбер кешем Любовь Васильевна булып, укуга да тик аны күрер өчен генә йөри идем.

«Ходаем! Колагым ялгыш кына ишетмәде микән?.. Әллә төштә генә күрдемме соң?» дип, курка-шикләнә Якут бакчасына киттем.

Айның соңгы җомгасы иде. Басуларга инде буразналарны тигезләп кар салгандыр. Инде малайлар да, сөңгеләре белән тәңкә ясый-ясый, көзгедәй буа өстендә боз шуалардыр. Ә шәһәрдә карны яуганда гына күрәсең икән – төшә дә эри, төшә дә эри. Аяк асты гел юеш – күңел дә шуның салкын дымын тартып тора төсле… Тиздән каз өмәләре башланачак. Тиз генә күреп булмас инде ул каз өмәләрен…

 

Мин шулай, беркемгә кирәкмәгәндәй, япа-ялгыз башым Якут бакчасының акбурга буялган биек капкасы төбендә басып торам. Йон оекбаш белән кирза итек кигән аягым да өши башлады. Мондый гына суыкта авыл җирендә аяк өши димени! Ә монда өши. Авылымдагы җылы-йомшак җир түгел шул мондагы таш!..

Уем авылда йөрсә дә, күзем монда – гел бер якта, гел техникум ягында иде.

Сәгатьне белми көткәнгәме, миңа берзаман Любовь Васильевна бөтенләй килмәс сыман тоела башлады. Болай да кирәгем юклык хисе капыл көчәеп, йөрәгемә котып салкыны йөгерде.

Юк!.. Бәхетем бетмәгән икән әле! Әнә ул – бөтен урамга берүзе ямь биреп, коштай очып килә. Башына ак мамык шәл бәйләгән, кулына ридикюль тоткан. Салкын дими, пычрак дими, һаман йөреп торган шәһәр халкы эченнән, бу тар тротуарда йөзе бергә тыгылып килсә дә, мин аны таныячак идем!..

– Аз гына соңладым инде, үпкәләмә, – диде ул.

Мин, бу бәхет, бу куанычтан очарга җитешеп, телсез калдым. Ә күңелем: «Мин барыбер көтәчәк идем. Менә бу трамвайлар туктаганчы, менә бу кешеләрнең дә бер арып егылыр сәгате җиткәнче, шәһәр уртасында ялгыз каен төсле берүзем калганчы көтәчәк идем!..» – дип сайрый гына. Тик әйтергә сүзем җитми, җиткәне дә бер-берсенә ялганмый. Шулай да мин әйтәсе килгәнне гаҗәп тиз аңлый торган бер кеше иде ул Любовь Васильевна! Мин фикеремне бер кат ерып чыккач, беләгемнән тотып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде:

– Чудной ты!..

Аннары инде, бер тоткан беләгемне җибәрмичә:

– Туңгансыңдыр, әйдә, китик, – диде.

Чатка җиткәч, без трамвайга утырдык. Аннары, «Совбольница» дигәндә төшеп, яңгырдан караеп беткән өйләр, коймалар буйлап киттек. «Совбольница менә шушы инде» дигәч күп тә бармадык, бер кечерәк капка янында туктадык.

– Менә мин кайтып җиттем, – диде Любовь Васильевна. – Бүген мин сине өйгә чакырмыйм, ә берсекөнгә сәгать биштә безгә кунакка килерсең. Йортыбызны онытмассың бит?.. Шулай да менә адрес, – дип, миңа адресын язып бирде.

Бу бәхетле минутларымны мин хәзер берничек тә сөйләп бирә алмыйм. Ничек квартирама кайтканмындыр, кайчан ятып, кайчан торганмындыр – берсен-бер хәтерләмим. Җаным бу фани җирдә түгел, җиде кат күктә иде. Ниләр генә уйлап бетермәдем мин ул көнне!.. Соңыннан үзем үк оялып йөрдем…

Шимбә көнне дә мин, йөрәгемне баса алмыйча, техникумга барып, дәрестә утырып кайттым. Любовь Васильевна мине күргәч оялып кына күреште дә тизрәк китү ягын карады. Миңа бу нәкъ авылча, үзебезчә якын булып китте.

Якшәмбенең сәгать бишен җиткерә алмыйча, бер кибеткә ун кереп йөргәннән соң, сабырым бетеп, трамвайга утырдым. Төшкәч, берәүдән сәгать сораган идем – әле дүртенче ярты гына икән! Тагы сәгать ярымны ничек үткәрергә?.. Каршы якка чыгып, кире трамвайга утырдым. Шулай ике кабат «кольцо» әйләндем.

Ишек ачарга Любовь Васильевна үзе чыкты. Күз күреп өйрәнгән киемен алмаштырып, эре чәчәкле озын күлмәк кигән иде.

– Бик вакытында килдең, әйдә, чишен, – диде.

Минем өстә – сырган фуфайка, аягымда – кирза итек, шуларны салдым. Чишенгән җир такта белән генә бүлеп куелганлыктан, кухнядан бик тәмле аш исе саркып чыккан иде. Шунда мин, Уфага килгәннән бирле кайнар аш күрмичә, боткадыр, чәйдер белән генә тукланып яшәвемне уйлап куйдым.

Любовь Васильевна мине зур, якты бүлмәгә алып керде. И ул андагы ямьне күрсәң! Бүлмә тулы әйбер – комод, көзге, пыяла шкаф, этажерка, сәгать – тагын әллә нәрсәләр… Түрдә чуклы чаршау эленгән тагы бер ишек бар иде, шуннан ап-ак чәчле, бик матур бер әби килеп чыкты.

– Бу – минем әнием, – диде Любовь Васильевна.

Әйтмәсә дә, әнисе икәнлеге аермачык иде.

– Менә шушы егет инде мин әйткән. Исеме – Сирин. Сирень. Ә Серёжа дип әйтсәк ачуланмассыңмы? – дип, күзен тутырып миңа карады.

Ничек ачуланасың инде бу күзләргә? Кырын гына карамасын…

Әнисе миңа диваннан урын күрсәтеп, мөлаем йөз белән утырырга кушты. Мин утырдым. Любовь Васильевна комод өстеннән бәрхет тышлы альбом алып бирде. Аннары алар әнисе белән икәүләп кухняга чыгып киттеләр. Түр ишектән башын гына тыгып күзәтеп торган ике-өч яшьлек бер малай, йөгереп килеп, минем альбом караганны карап тора башлады. Мин аңа күз генә кыстым да бөтенләем белән альбомга йотылдым…

Менә Любовь Васильевна – бәләкәй генә кыз бала. Менә ул тиз-тиз генә үсеп укырга китте. Менә җиткән кыз чагы. Чәчен ике яктан киртләч-киртләч ясап, башына берет киеп төшкән. Кашлары сызып куйган төсле. Керфекләренә моңсу күләгә кунган. Фотосы шундый әйбәт-ачык, күзенең һәр нуры йөрәкләргә үтеп керә иде… Аннары, эчләремә ут салып, янында бер егет күренә башлады. Гел шул бер егет!.. Ахырда ул, солдатка әйләнеп, пилотка кигән килеш, берүзе бер биттә Любовь Васильевнадан аерылып калды. Мин, тагы кире кайтып, икесе бергә басып төшкән карточкага карап тора башладым…

– Бу – Миша. Мансур. Без бер мәктәптә укыган идек. Сугышка киткәч бер генә фотосы килде.

Мин күземне фотодан алып, сизмәгәндә яныма килеп баскан Любовь Васильевнага карадым. «Ник шул егет урынында мин булмадым икән?!»

Любовь Васильевна кулымнан альбомны алды да кире комод өстенә илтеп куйды. Шунда гына мин табынга инде аш-су килгәнен күрдем.

Ике көннән безне Уфа вокзалында эшелонга төяп армиягә озаттылар.

Без киттек. Көлдәй соры, болыттай юеш перронда, тик мин генә күргән кояш төсле, миңа ак юл теләп, бәхеттәй ак йөзле Любовь Васильевна басып калды.

Инде аннан соң күпме көз, күпме язлар үтеп, мине кемнәр, мин кемнәрне озатмаган! Тик һаман да, поезд күрсәм, яшьлегемнең Любовь Васильевнасы миңа шулай кул болгап кала төсле. Тик хәтеремдәге йөзе моңсулана бара, моңсулана бара. Мине озатканда елмаеп калган иде бит ул!..

Шулай итеп, укырга дип аткан икенче угыбыз да ташка тиде.

11

Хәрби хезмәткә мин Казанга эләктем.

Без авылда «Казан каласы – таш кала…» дип җырлый торган идек, чынлап та таш икән. Туганнан бирле телебездән төшмәгән, укыган һәр китапның эченә дә, тышына да язылган, ерак та, бик якын да Казан шул икән! Шул таш калада мин туган җиремнең йомшак җылысын тойдым. Любовь Васильевна озатып куйган сәгатьтән башлап, буранлы көндәй, берни күрми барган юлыма якты нур булып төште ул Казан!..

Хәрби антны иткәннән соң ике ай үткәч, мине үзебезнең отделение командиры чакырып алып, спорт белән шөгыльләнергә кушты. Хезмәттәге дүрт-биш ай эчендә мин, гәүдәгә бераз суырылып, турниктыр, боҗрадыр кебек нәрсәләрдә шактый елгырлана башлаган идем. Командирыбыз шуны күреп йөргән икән.

Без башка отделениеләрдән дә байтак җыелдык, һәм безне көн саен, мәҗбүри тактик занятиеләр төсле үк, спорт серләренә өйрәтә башладылар – һәр көн өчәр сәгать тир түгә идек. Тир белән бергә тиешледән артык авырлыгым да сызып кына кимеп бетте. Мин гәүдәмнең һәр мускулын сизеп йөри башладым.

Язын гимнастика дигән хикмәткә беренче тотынган кеше – көзгә инде мин, һәр снарядта тугызар балл җыеп, өченче разряд алдым. Мине ярышларга йөртә башладылар. Иң элек үзебезнең гарнизонда, аннары офык киңәя-киңәя, соңгы елны инде мин округ күләмендәге ярышка барып, Куйбышев шәһәреннән беренче разрядлы гимнаст дигән дәрәҗә алып кайттым.

Техникумда өч ай интегүем дә ярап куйды: шуңа таянып, үзебезнең замполит беренче елны ук минем уку мәсьәләсен кузгатып җибәрде. Миңа Казанның бер татар мәктәбендә экстерн тәртибе белән укырга рөхсәт иттеләр. Укучылар бер мин генә түгел – без бер унлап солдат идек. Күп вакытны спорт имеп барганлыктан, миңа уку җиңел булмады. Шулай да мин тырышып-тырмашып ун классны җиңеп чыктым.

Безне, бик еш булмаса да, театрларга йөртәләр. Әгәр инде гарнизондагы татар егетләрен җыеп, үзебезнең татар театрына да алып барсалар, ул көн безнең өчен олы бәйрәмгә әйләнә иде.

Хезмәт итүемнең соңгы елында тагы бер шатлык өстәлде: Казанга Мирза абыйлар күченеп кайтты. Хатыны Нилүфәр җиңги Кырым кызы иде. Аркасына елкылдап төшкән куе кара чәчле, озын кара кашлы, «Кара диңгезме әллә бу?» дип карап торырлык зур кара күзле, безнең якта мин күрмәгән бер чибәр иде ул. Әнисенең бертуган апасы сугышка тикле үк безнең татарга кияүгә чыгып, Казанда төпләнгән булганнар. Ире сугышта үлгән. Хәзер инде Анифә апаның, ике кызын да кияүгә биреп, берүзе бер квартирада яшәгән көне икән.

Квартиралары Соцгородта иде. Мирза абыйлар шунда кайтып төшкән. Абый демобилизациядән соң үзе хезмәт иткән җирдә калып, хәрбиләштерелгән сакта эшләгән. Казанда ул милиция лейтенанты булып урнашты.

Мин, увольнение алсам, туп-туры аларга китәм. Кырымча пешерелгән ашлар ашап, чәйләр эчеп кайта идем. Анысыннан да бигрәк Нилүфәр җиңгинең кырымча сөйләшүен рәхәтләнеп тыңлый идем. Сүзләре үзе гел безнеңчә сыман, тик әйтүен генә башкача әйтәләр – нәкъ әниләрнең мөнәҗәт теле кебек иде. Кырымныкылар да, безнең Актаныш ягы шикелле, «бармайым», «кайтмайым» дип сөйләшәләр икән. Шунысы бигрәк якын иде йөрәгемә.

Октябрь аенда мин, өч елга бер генә ай тулмый калган хезмәтемне тутырып, казарма белән бөтенләйгә хушлаштым.

Мин туры Мирза абыйларга киттем. Минем кайту хөрмәтенә алар кичен мәҗлес ясадылар. Анифә апа белән Нилүфәр җиңги чурбадыр, чибәрәктер кебек кырым ашлары пешергән – бүлмә тулып борыч, суган, кызган май исе таралган иде.

Мирза абый ике рюмкага тигезләп кенә аракы салды.

– Әйдә, туганым! Синең шатлыктан бу. Синең дә, ил алдындагы изге бурычны исән үтәп, исән кайтуын хөрмәтенә бер гөрләшеп утырыйк әле. Әйдә! Еллар имин булсын!

Мин солдатта бер грамм капмаган. Аракы түгел, тәмәке төтене дә эчмәде минем организм. Менә шуннан соң инде, – бер егәрне суырып, ун егәр өстәгән авыр, ләкин авырлыгын җиңгәч рәхәтлеген тойган солдат хезмәтеннән соң, – абый белән бер иркенләп утыру бәхетеннән җилкенеп, кулыма рюмка тоттым.

– Менә шулай, туганым!.. Синең белән шушылай утырыр көннәрне дә күрдек. Чынлап торып уйласаң, бөек шатлык түгелмени? Бер анадан без биш малай туган, и бишебез дә исән!.. Тик бер ояда гына түгел – бишебез биш таба таралганбыз. «Үскән чакта үскән идек тал тамырлары кебек, үсеп җиткәч таралыштык кош балалары кебек» дигәннәре шушыдыр инде… Мин сугышка киткәндә сиңа булса унбер яшь булгандыр… Ә Әдрәнне күргән төсле дә түгел. Хәзер ул да армиядә!

– Төркмәннең Кушка дигән җирендә хезмәт итә, «Хәвадис абый күреп кайткан ком чүлләрен мин дә күрдем инде» дип язган…

– Өйрәнгәнче бик авыр булыр инде: СССРның иң эссе ноктасы бит! – диде абый.

– Әллә сиңа, киткәч тә, хаты килмәдеме? Мин сиңа адресын язган идем дә.

– Килде. Тик мин, монда күченүләр мәшәкате белән, үзем яза алмадым. Казанга күчкәч язган хатыма җавабы бар. Карточкасын да җибәргән, – дип, Мирза абый комод өстеннән Әдрәннең фотосын алып килеп өстәлгә куйды: – Менә!..

Бу – Әдрәннең миңа да җибәргән фотосы иде.

– Тач син булып бара инде Әдрән дә, – дидем мин. Мирза абыйның әллә нинди куәт биреп торган киңчә йөзенә карап алдым. – Яшьтән үк төпле булып үсте. Зурлар акылы бар анда.

– Минем акылны тотмады әле әнә – укырга китмәде.

– И китмәячәк тә! Менә мин әйтте диярсең, армиядән туры авылга кайтачак. Аның җилеге җирдә. Аның кан тамырларында крестьян каны синеке белән минекеннән күбрәк ага…

– Булды, инандым, – диде абый. – Үз башы үзендә. Гомере буе аю кебек табанын имеп ятмаса ярый.

– Әдрәнме? Ятар Әдрән! Әдрән – башка!.. – дидем мин.

Мирза абый, күзләрен тутырып, яратып, миңа карап торды.

– Җә, инде үзеңнең планнар нинди соң? Укыргамы, әллә эшләргәме исәп?

– Белмим әле…

– Сиңа «белмим» дип торасы да юк. Син түгел, мин берәр кичке мәктәпкә укырга керергә дәрт итеп йөрим әле. Җиде класс бүген яраса да, иртәгә ярамаячак. Ә синең кулыңа гыйлем кошы үзе очып кунарга тора!.. Ун класс белемең бар, гимнастикадан беренче разрядың бар. Тот та кер физкультура факультетына. Пединститутта ачылган бит әнә. Теләмәсәң, башкасына кер.

– Быел булмый инде, абый. Кайтып, бер арыныйм инде бу өч ел күтәргән йөктән, – дип сүзне читкә бордым. – Кайту дигәннән, үзегезгә дә бер кайтып китәргә иде инде авылга. Җиңги белән, Анифә апа белән… Без димәсәң, әни бар бит!..

– Их, апай! Белмисең шул син!.. – дип, Мирза абый бик озак уйланып утырды. – Казанга ничек кайта алдыгыз дип сора… Ярый инде, бар да көйләнде шикелле. Яренгә, Алла бирса, җәйнең иң ямьлесендә бер кайтып килербез әле. Туган-тулпы, күрше-күкертне күрербез. Җиңгәңнең дә безнең якларны бик күрәсе килә. Шулаймы, севгилием?[20] – дип, ул җиңгигә карады. – Син бер безнең туган илләрне күреп килерсең. Кара диңгезе булмаса да, Агыйделе бар. Син сагынып көйгән кыялары булмаса да, ямь-яшел болыннары бар…

 

– Кунакны сүз белән генә сыйлайсын дәгилме, Мирза? – диде аңа Нилүфәр җиңги.

– Их, шатлыгым да, кайгым да бит син минем!.. – дип, Мирза абый Нилүфәр җиңгинең озын чәчләрен сыйпап сөйде. – Безнеңчә «кыя» ны алар «кая» диләр бит. Кая, кая… Кайда соң ул сезнең каягыз?..

– Болур, хатырлатма, – диде аңа җиңги.

– Булды, булды, хәтерләтмәем. Әйдә, алайса, Сирин апай, бер сайрашып утырыйк әле. Дус табылыр, туган табылмас.

Без, Анифә апа белән җиңги пешергән татлы-үткен ашларны ашый-ашый, икебезгә бөтен бер яртыны бетереп куйганбыз.

– Ике таза кешегә күп түгел ул, апай, – диде Мирза абый. – Шуннан артыгы кирәкми дә аның – исеңдә тот, – диде.

20Севгилием – сөеклем (кырым татар.).