Tasuta

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

15

Декабрь уртасында бернинди хәбәр-хәтерсез генә Уфага Раббани абый килеп төште. Кич белән эштән кайтып керсәк – ул утыра. Тартынып кына Любовь Васильевна белән күреште.

– Мин хәзер китәм. Менә братны гына күреп чыгыйм дип керүем. Өч елдан артык бит – күрешкән юк. Үзе дә кайтмый… Әни бик сагына. Бишәү булсак та, әни өчен без бер кул чугындагы биш бармак төсле – кайсын тешләсәң дә авырта… Менә, нишләп ята микән дип, хәлен белергә кердем… Әйдә, брат, мин квартирама кайтыйм, син мине бераз озата бар… – дип, аклангандай сөйләнеп алды.

Любовь Васильевна аңа кыймылдарга да ирек бирмәде.

– Нинди сүз ул! Беркая китмисез. Бертуган энегез янына килгәнсез икән – энегез янында кунып, кунак булып китәрсез, – дип, абыйны кузгалган җиреннән кире утыртты.

Бер яктан – ул, бер яктан әнисе кыстап күндерделәр. Раббани, алар алдында минем белән ни татарча, ни русча сөйләшергә белмичә, уңайсыз гына утыра бирде. Шактый олыгаеп киткән – ике каш арасына ярылып тирән сыр төшкән иде.

Любовь Васильевна, өстен алмаштырып кухняга чыгышлый, сиздерми генә миңа ым какты. Мин артыннан чыктым.

– Серёженька, гомергә бер килгән абыең – болай гына килешмәс. Бар, магазинга барып кайт, – дип, халат кесәсеннән акча чыгарды.

– Кирәкми, – дидем мин. – Ниләр алыйм, шуны гына әйтегез.

– Тигезләрен генә сайлап, бер өч селёдка ал – «Атлантическая» булсын. Бер ярты кило копчёный колбаса. Тик «Краковская» дигәнен алма: әрчеп булмый. Бер ике йөз грамм кызыл икра. Ярмаланып торганын кара – изелгәне кирәкми. Ә тегесен үзен чамаларсың инде. Әни белән безгә лимон ликёры ал…

Мин киенә башладым. Тәмәке тартырга дип, абый да чыкты.

– Кая барасың, апай? – диде ул.

– Монда, кибеткә генә.

– Әйдә, мин дә барыйм, алайса. Сөйләшербез дә бер…

Любовь Васильевна безнең арттан:

– Бик озак йөрмәгез, – дип калды.

– Безнеңчә аңламыймы? – диде абый.

– Юк, – дип баш селектем.

Кибет шактый ерак – ике квартал чамасы бар иде. Капкадан чыгу белән, без иркенләп сөйләшеп киттек. Өй хәлләрен сорашып алдым.

– Бар да исән-аман, күп итеп сәлам әйттеләр, – диде абый. – Инәй генә бик сагына. Хезмәттән соң Мирза да, син дә кайтып күренмәдегез. Колхозда калыгыз дип берәү дә кыстамый – күренергә генә иде. Ана бит!.. Мин аяксыз килеш кайттым…

– Мирза абыйның кайта алмавы җиңгәй аркасында булса кирәк. Мин шулайрак аңладым…

– Анысын мин беләм. Ә синең кем аркасында?

Мин, караңгыда кызарып:

– Хатка язган идем бит инде, – дидем.

– Хат нәрсә ул! Без сугышта йөргәндә генә инәй йөрәген хат басып торгандыр… Хәзер аңа сезнең бер күренеп китүегез кирәк. Телеграммың килеп үзен кайтмагач, көчкә юатып тордык. Йокысыз калды. Юл өзеге чак иде бит… Шулай ул, апай…

Йөрәгем кысылып куйды: Любовь Васильевнага бәйләп, абый да мине «аңа» сүзе белән шелтәли сыман иде.

– Җәйсез булмый инде, Раббани абый, – дидем мин. – Ә җәй отпуск алу белән кайтам, Алла бирсә! Мирза абый да, кайтабыз, диде.

– Бер күренеп китү кирәк инде, апай, кирәк. Безгә дә күңелле булыр…

Бу сөйләшү авыр иде.

– Нигә киләм дип хәбәр итмәдең? – дип, сүзне үзенә борды.

– Ә нәрсәсен хәбәр итәсен аның? Җыендык та киттек.

– Ни йомыш белән соң?

– Урманга барыш әле. Йөрүзән леспромхозына, – диде абый. – Әртил белән барабыз. Бер елга договорлаштык та. Бер ел эшләгән кешегә бер йортлык агач бирәләр. Үзең кисеп, үзен әзерлисең… Башка чыгарга да вакыт, апай. Төп йортта гелән яшәп булмас! Җиңгәң дә үрчемле булып чыкты: өч елга – икәү! – Раббани абый әкрен генә көлеп куйды.

– Хәвадис абый ничек ята соң? Быел больницага да килмәве, ахры.

– Аның хәлләр шәптән түгел әле, апай, – диде Раббани абый. – Җәен бик матурланган иде. Әртислегеннән дә тазарып, йөзенә бертөрле алсу нур йөгереп кайткан иде. Шунда, авылдан авылга йөргәндә, карточкага да төшереп йөргән. Шактый акча эшләгән. Үзенә бик җилле кара постау костюм алып киде… Көзгә тагын бетте. Көзге һава үпкәсенә бер дә ярамый шул. Октябрь бәйрәме үткәч, елдагыча, больницага кергән иде – һаман ята. Уфасына бер генә дә барасым килми, ди.

Раббани абый махоркасын чыгарып тәмәке төрде. (Ул махорка гына тарта иде.) Бик озаклап, уйланып, шуны суырып барды. Бер арада тәмәке уты, эре төелгәненә эләгеп, чытырдап янып китә иде.

– Уфада калып бик әйбәт иткәнсең, апай, – диде ул ахырда. – Колхоз җирендә хәзер рәт юк. Сугыш алдыннан килгән муллыкны күреп булырмы инде, юкмы. Кайтып китмәвенә борчылсак та, Уфа тикле Уфаның үзендә мондый эшкә керүенә бик шатландык. Бөтен авыл сөйләде, әле дә сөйли: бездән дә бер кеше чыкты, диләр… Инде икәү генә чакта сорыйм әле: бу квартираңда, ни… ничегрәк соң?.. Әби сөйләп алды… Ире дә юк икән… Кызым урнаштырды, ди. Бергә дә торгач, әллә ниме?..

Мин абыйның урап сүз башлавыннан ук сизеп, бу сүз чыгасын көткән идем инде. Җавабын да әзерләп куйган идем. Тик җавап урынына үпкә килеп чыкты:

– Син дә җаныма тимә әле, абый!..

– Бетте. Бетте, апай. Үзеңә кара. Үзең беләсең. Мин синең янга кәефеңне кырыр өчен килмәдем. Сагынып, бер күрер өчен килдем… Их, апай! Их, туганым!.. – дип, барган җирдән бер кулы белән генә кочаклап, үзенә кысты. – Отпускаңны алу белән кайт, яме? Сыен табарбыз. Колхозда да ач яшәмибез анысы. Бал дигәндә, бабай бар, – дип, ул тагы көлеп алды.

…Ә иртән мин абыйны бөтен әртиле белән Кариделгә озатып җибәрдем.

Ул киткәч, сүз гел безнең абыйлар турында гына булды диярлек. Кичке табында Клавдия Михайловна әби:

– И бишегез дә шулай озынмы? Тазамы? – дип гаҗәпләнеп, тагы бер кат сорап куйды.

– Берсен авыру дип әйтте бит, – диде Любовь Васильевна.

– Анысын ишеттем, колагым каты түгел, – диде әби. – Мин, буйга шулай озынмы, дип сорыйм.

– Барыбыз да шулай, Клавдия Михайловна, – дидем мин.

– Ходай бирсә дә бирер икән – бер анага биш ул! Нинди уллар бит әле!..

Ләкин туганнар белән мактану күңелле булса да, Раббани абый киткәч, чиксез куанычтан тыш, эчемә бер әллә нинди авыр хис тә төшеп калды. Абыйның чит кешеләр өендә тыела белми эчүеннән иде бу хис. Берүзенә бер литр бит! Стаканлап! Бирсәм, тагын эчә иде…

«Ярый, кунакта бит. Өч елга бер күргән энесе янында бит!» дип, үз-үземне көчкә тынычландырдым. Тиздән бу онытылды.

Абыйны шулай бер гаиләдәй сыйлап, хөрмәт итеп җибәргәч, Любовь Васильевна миңа тагы да якыная төште. Әлбәттә, безнең арада, һаман элеккечә, минем ялгыз яратуымнан башка, берни юк. Кич ятканда бер-беребезгә тыныч йокылар теләп, һәркайсыбыз үз урынына ята, иртән торганда үз урыныннан тора иде.

Әмма Яңа ел алдыннан сүзләр күбәя төште. Техникумда минем кебек быел гына килгән бер укытучы егет белән дуслашып киткән идек, беркөн көтмәгәндә шул сорап куйды:

– Сине Любовь Васильевна белән тора икән дип сөйлиләр. Ачуланма – шул дөресме?

– Кем әйтте сиңа аны? – дидем мин.

– Барысы да сөйли…

– Кемнәр ул «барысы да»? – дип, усал итеп йөзенә карадым.

– Укытучылар инде… – Ул каушый калды. – Гафу ит, кеше сөйләгәнне генә соравым.

– Сөйлиләр икән – сөйләгән җирләрендә калсын. Нигә син аны миңа җиткерәсең? Минем сиңа берәр кеше турында яхшыдан башка берәр сүз әйткәнем булдымы?.. Кеше үз-үзен кешедән яхшырак белә – аны сөйләүнең бер хаҗәте юк!..

– Кызмале, Сирин. Мин бит кешегә сөйләмим, үзеңнән сорыйм. Моның ни гаебе бар? Менә белдем. Инде сорамам. Мин болай да ышанмаган идем.

– Бел: әгәр мин Любовь Васильевна белән тора башлыйм икән – мин сиңа иң элек үзем әйтермен.

Шулай диюем белән битемә ут йөгерде: каян килде мондый әдәпсез уй? Чамадан чыгып киттем түгелме?..

Бу сөйләшүдән соң күңелемә төшкән татсыз бер хис бетеп җитмәгән иде әле, беркөн урам аша су алып кайтканда, мин һич күрмәгән бер хатын:

– Су да ташыталармыни, энем? Люба сынлы чибәр хатыннар шулай инде алар. Без түгел… – дип сүз катты.

– Сез кем соң? – дидем мин.

– Мин Любаларнын сул як күршесе бит! – ди.

Ачуым килеп:

– Сезгә дә, апа, Любовь Васильевна кебек чибәр буласы калган – берәр егет су ташыр иде, – дидем.

– Аллага шөкер, минем үз ирем бар. Су да ташытмыйбыз, – дип, ул да китеп барды.

Кайткач, моны үртәлеп-ярсып Клавдия Михайловна әбигә сөйләдем.

– Ах, сынок, сынок! – диде ул. – Бу көенә барсаң, яман авызлардан әллә нинди яманлыклар ишетерсең әле!.. Дөнья күргән яхшы кешеләр, авызлары пешә-пешә килеп, хәзер инде санап сөйлиләр, карап эш итәләр. Ә син яшь. Синең эчеңдәге тышыңда. Люба яшь булмаса да шулай. Син менә Любамны эшеннән каршы барып аласың. Бу – табигый хөрмәт. Кешеләрнең бер-берсенә иткән хөрмәте. Ә яман телләр моны, үз күңелләренә туры китереп, яманга бора: монда нидер булырга тиеш, ди. Мин – ана кеше. Мин Любамны карынымда йөртеп тапкан. Мин аның холкын беләм. Сезнең арада кеше сөйләрлек бернинди ярамаган эш юк. Шуңа күңелем дә тыныч. Ә син борчыласың. Үз күңелен үзеңә мәгълүм, хәсрәт чикмә. Гайбәтне – түбән, үзеңне югары сана. Иң олы кайгы – бала үлеме. Сугышта ике улым үлде. Шул ике кайгыдан соң миңа башка бер кайгы да кайгы түгел. Мин гайбәткә көлеп кенә карарга өйрәндем… Менә сиңа чал чәчле бер карт укытучы киңәше.

Клавдия Михайловна әбинең бу сүзләре, тәнемә җылы нурдай җәелеп, йөрәгемне җылытып җибәрде. Иелергә иткән башым туры калды.

Ярый, гайбәте гайбәт. Төкерек жәл түгел, йөзенә төкердем дә ди. Ләкин аңардан миңа җиңелме? Мәхәббәттән җәрәхәтләнгән йөрәгемә дәвасы бармы?.. Әгәр мин хәзер Уфасыннан гына чыгып качмасам, миңа котылу юк: бу яшемә җитеп тә татымаган эссе тойгы мине мәхәббәт газабына салган иде. Мин ул газаптан качарга тырышмадым да – ләззәтем дә шул иде бит!.. Инде ничә вакыт икең бер өйдә яшәп, бер-береңнең һәр сулышын сизеп торганда, күзгә карап килгән мәхәббәттән качар әмәл бармы?..

Любовь Васильевнага минем, тел тибрәтеп, хисем ачканым юк. Күңелем тулы сөю булса да, телемә сүзе якын да килми – шаярып әйтергә дә йөрәгем җитми иде.

Ләкин йөрәкләребез сүзсез дә аңлашкан булып чыкты – без бер-беребезгә очар кош тизлеге белән якынлаша башладык.

 

Яңа ел җитеп килә иде. Кар иртә дә, күп тә яуды. Безнең урамның буеннан-буена тротуар читеннән кеше биеклеге кар өелгән. Без ап-ак кар яктысында Любовь Васильевна белән техникумнан кайтып киләбез. Янымда ул булгач, миңа рәхәт, күңелем дә кардай якты иде.

– Әйтергә дә онытып торам, Серёжа, безне Яңа ел мәҗлесенә чакырдылар, – диде ул.

Табигый, «Кемнәр?» дип сорадым.

– Безнең коллективтан түгел. Анда без яшьлек дуслары гына җыелабыз. Күп дигәндә бер ун кеше булыр. Синең үз планнарың юкмы?

– Минем нинди планнар булсын инде, Любовь Васильевна! Сезнең күзегезгә күз атып торган кеше бит мин! Кушыгыз гына – җәя булып бөгеләм…

Ул, гадәтенчә, кычкырып көлеп җибәрде – тавышы җемелдәп торган зәңгәрсу кар өеме буйлап бездән алга таба йөгереп китте.

– Алай булгач, «киләбез» дип әйтәм, – диде ул. – Юкса мин аңа, синең белән сөйләшмичә торып, өзеп кенә әйтмәгән идем.

16

Елның соңгы көне – декабрьнең утыз бере килеп җитте.

Кыска көн бетеп, өйләрдә күптән утлар алгач, без киенеп-ясанып мәҗлескә киттек. Яңа ел алды кичендә генә ява торган күбәләк кар төшкәли. Йөрәгем дә шул кардай җилпенеп, нидер көтеп, Яңа елның үзе кебек күренгән ямьгә – кичәгә очадыр төсле иде.

И, гел шушылай Яңа ел кичәсе булып торсын иде дә, Любовь Васильевна белән генә менә шушылай – гел янәшә барасы да барасы иде…

Без киемнәргә кунган кардан ап-ак булып, җәяү генә, ашыкмый гына барабыз. «Октябрь революциясе» дигән урам буйлап азагына хәтле төштек тә, биек күпердән чыгып, Иске Уфага менеп киттек. Аннан сулга борылып, тагы бардык. Бу тирәдәге өйләр сугышка кадәрге төзек авыл өйләре сыман иде. Без дә шуларның берсенә – каралтылы-куралы, бакчалы бер өйгә җитеп туктадык.

Кунакларның ашыкмый гына җыелган вакытлары иде. Любовь Васильевнаны кочаклап алдылар. Яшьлек дусты өенә килгәч, шундук үз кеше булып, биленә алъяпкычлар бәйләп, булыша да башлады. Җилкенеп йөрүләренә хәтле гел яшь кызларныкы сыман иде. «Сиңа күңелсез түгелме?» – дип, минем яннан да урап китә. Аны күреп, гәүдәсенең һәр җиренә карап калганда, миңа нишләп күңелсез булсын ди!..

Сәгать ун тулгач, без табынга утырдык. Любовь Васильевна колагыма әкрен генә:

– Серёженька, син мине кара инде: минем тәлинкәгә салаттыр-нидер сал, – диде.

Мин мондый табыннарда утырган кеше түгел, шунда гына мин башка ирләрнең, кашык-чәнечке уйнатып, янындагы хатыннары тәлинкәсенә салкын ризык салып утыруларын күрдем. Мин дә Любовь Васильевна алдындагы өлеш тәлинкәсен алып, кырдан башак җыйгандай, төрлесеннән җыеп чыктым.

Аннары һәммәсе рюмкаларга үрелде. Минем, бүгенге хәлдән болай да исереп, аракыга йогынасым да килми иде. Шулай иттем дә – уртлап кына кире куйдым. Ләкин:

– Юк инде, юк! Беренче рюмканы бездә алай куймыйлар, – дип, табыны белән миңа ябырылдылар.

– Гафу итегез, кунаклар, мин эчмим, – дип, кулымны күкрәгемә куйдым.

Любовь Васильевна да, мине яклап:

– Өч ел күрмәгән абыйсы килеп тә бер грамм капмады, – диде.

Әмма кунаклар тыңларга да теләмәде:

– Яңа ел табынында бераз гына тотарга ярыйдыр инде…

– Тавык та эчә…

– Сездәй таза ир-егеткә бер рюмка чүп кенә ул!..

Табында ике ялгыз хатын да бар иде, шуның берсе, Любовь Васильевнага үпкәләгәндәй:

– Кавалерың безне хөрмәт итми икән, – диде.

Ахырда Любовь Васильевна:

– Азрак булса да эч инде, Серёжа. Барысы да сине көтә, – дип, миңа карады.

Инде дә чара юк иде – мин рюмканы бик озаклап, шулай да яртылаш кына эчеп куйдым.

Моннан соң инде мине артык кыстамадылар. Ә сөйләшеп-танышып киткәч, бер ир:

– Шулай, спортсмен кешегә бу нәрсә дошман инде, – дип, кыстауларга нокта куйды.

– Йөз грамм алкоголь ярышка әзерләнгән спортсменны утыз алты сәгатькә формасыннан чыгара, – дидем мин.

Ләкин шунда ялгыз килгән ике хатынның берсе, бик телгә беткәне, күзенә шайтан чыгарып:

– Кадерле кунаклар! Әйдәгез Любовь Васильевна белән Серёжага бик күп бәхетләр теләп, бу рюмкаларны төбенә хәтле эчеп бетерик әле! – дип, тост әйтте.

Ни өчендер барысы да кул чапты.

Миңа бу мәҗлестән дә ямьле табын, бу кешеләрдән дә чибәр кунак булмас кебек тоела башлады.

Кай арада унике җиткәндер. Кремль куранты суга башлагач, барыбыз да аягүрә басып, юка читле стаканнарны зыңлатып, шампан күгәрдек.

– Яңа еллар котлы булсын!..

– Бәхете белән килсен!..

– Озын-озак яшәгез!..

Мин, уң кулыма бокал тоткан килеш, сулы белән йомшак кына итеп – беренче кабат! – Любовь Васильевнаны биленнән кочып алдым.

– Сезнең бәхет өчен!..

– Сезнең дә тулы бәхет өчен!..

Без бер-беребезнең күзенә карап эчеп куйдык.

Түшәмдәге зур ут сүндерелгән, почмактагы чыршы очында гына бер тонык ут яна иде. Бүлмә эче бөтен кешеләре белән сихри бер дөньяга күчкәндәй булды… Шунда патефон уйнатып җибәрделәр – яңа гына яңа елы туган сихри бу дөньяга «Амур дулкыннары» килеп тулды. Мин солдатта иптәшләрдән ояла-ояла өйрәнгән, өйрәнгәч сөенеп туймаган, сөйгән вальсым иде бу!..

Любовь Васильевна, яшь кызлар төсле, шашып әйләнә башлады.

– Бүген кайтмыйк… Шушында калыйк… – дидем мин.

– Мин исердем… – диде ул.

– Ике рюмка «Хирса» дан кеше исерәме?..

– Вальстан исердем мин!..

– Алайса, кайтмыйбыз…

Ул минем яңагыма яңагын тидереп алды.

– Ах, арыдым… – диде ул.

Вальстан соң без барыбыз бергә урамга сибелеп чыктык. Бераз корытып, салкынайтып җибәрсә дә, кар һаман явып тора – инде аяк йөзеннән булган. Урам тулы халык – җырлыйлар, көлешәләр, тау шуалар иде. Безнең хатын-кызлар да шактый кызган кәеф белән җырлап җибәрәләр. Любовь Васильевна гына җырламый, мине кысып култыклаган килеш, кулбашлары, янбашлары белән миңа ягылган, үзе бөтен авырлыгын беләгемә салып:

– Ах, Серёженька, милый… – дип пышылдый иде.

Без, суыктан кызарынып, кире өйгә кердек. Безне тагын өстәл янына утырттылар. Эчә алганнар тагын эчте. Аннары тагы җыр башланды…

Безгә бәхетләр теләп тост әйткән ялгыз хатын шактый кызган иде – рюмкасын күтәреп минем янга килеп басты да үтереп эчәргә кыстый башлады. Ләкин мин эчмәгәч, үзе бетереп куйды һәм көтмәгәндә бәгырь тавышы белән:

– Любушка, син нинди бәхетле!.. – дип кычкырып елап җибәрде.

Көчкә юатып, бер бүлмәгә кертеп яткырдылар.

…Сәгать бишкә кайтасылар кайтышып бетте. Хатын- кыз урын-җир хәстәрен күрә башлады. Любовь Васильевна мине бәләкәй генә бер бүлмәгә алып керде.

– Син шушында ятарсың, – диде ул.

Мин, җан атып:

– Ә сез?.. – дип пышылдадым.

– Хәзер… – диде ул. Һәм ут сүндереп яныма килде.

Шунда мин, үземә буйсынмаган бер теләк белән, аның татлы тәнен кочаклап алдым.

– Әйдә, гайбәтләре чынга әйләнсен!..

– Сөекле генәм!.. – диде ул. Эссе сулышы белән иреннәремә суырылды.

Аның сулышы гына түгел, бөтен күкрәге ут яна иде.

Һәм мин яңа елның беренче таңында, башымны югалтып, шул утка ташландым…

17

Сөю-сөелү бәхетендә очып кына йөргән көннәремнең берендә Хәвадис абыйны (инде килүенә өмет өзгәч) больницага китерүләрен хәбәр иттеләр. Мин техникумнан туры шунда киттем.

Барып җиткәндә, сәгать өч кенә иде, ә дүртсез авырулар янына кертмиләр икән. Шул тирәдә йөреп, көтәргә туры килде. Сәгать дүрт тулу белән, өстемә ак халат киеп, абый янына кердем.

Ул ятып тора иде. Мендәрдән башы күренмәсә, кеше ята дип уйламассың да: карават өстенә одеял ташлаган төсле генә иде. Мине күргәч, елмаеп, әкрен генә торып утырды. Мөлдерәмә зәңгәр күзләренә карау белән, тавышсыз гына йөрәгем елый башлады. Шул хәлемдә янына барып, как сөяккә калган иңбашыннан кочып алдым.

– Хәлләрең ничек соң, Хәвадис абыйкай гынам?..

– Менә күрәсең инде хәлләремне… – диде ул. Аның шунда иреннәре тартыша башлады. Ләкин ул, иренен кысып, тамак төбенә килеп утырган яшен йотып җибәр- де. – Түгелергә торган күз яшьләремне дә мин кеше алдында түкмим бит… – дип, күз төбендә җемелдәп торган ике бөртек яшен сөртеп алды.

Мин, көлеп:

– И абый, абый! Мин сиңа «кеше» түгел бит, – дидем. – Килер алдыннан нигә хат язмадың?

– Хат язарлык идемени минем хәлләрем?.. Җәннәт эчендә яттыммы, җәһәннәм эчендәме – белмәдем. Тәнем кулың тисә, кулың пешәр иде, – дип елмайган булды.

Йөзендә авызы гына торып калгач, көлүе дә күңелгә авыр иде.

– Берсе җитмәгән, тагы нинди чирләр кагылды соң?

– Врачлар грипп диләр… Йөрәк таза булмаса, китеп тә бара идем инде.

– Йөри аласыңмы соң әле?

– Кая йөрү! Җанга гына хуҗа. Ярый инде, анысы үтте. «Үземнеке» генә калды. Чират китә, атап килгәне китми икән. Анысын, бик китәргә теләсә дә, җибәрмибез инде… – дип, Хәвадис абый бүлмәдәге иптәшләренә карап тагы елмайды.

«Шушы хәлендә дә кай җирләреннән елмаерлык көч ала икән!» дип, шаккатып уйлап куйдым.

Аннары без өй хәлләренә күчтек.

– Миннән башка һәммәсе дә исән-сау калды, – диде Хәвадис абый. Арабызда иң җор теллесе дә ул иде. – Тәрҗимә җиңги генә берара чирләп ала. Болай, чирләгәндә дә, телгә-тешкә нык үзе.

– Инәй картайгандыр инде?

– Әнине тәтәй кәгазьгә генә төреп йөртерлек аны! Үлгәндә дә больницаның ни икәнлеген белми үлеп китәр инде…

Үзебезчә «инәй» дигәнемә каршы «әни» дип җавап биргәч, мин абыйның сөйләшүенә колак саласы иттем. Больницада гына ятса да, Уфа йогынтысы тигән – саф татарча сөйләшергә өйрәнгән иде.

– Ә Шәрифулла абзыйлар ничек яши, тазалармы?

– Таза-а!.. Бал абзый ул үлмәскә сәбәбен табып кына тора: инде кыш өстеннән суган үстерә башлады! Витамины күп, ди. – Шунда Хәвадис абый кинәт кенә миңа текәлеп карады. – Син Җәзиләнең Актанышка кияүгә чыкканын белә идеңме әле?..

– Язган идең бит.

– Яңа ел каршылаган төнне ире асылынып үлгән…

Минут эчендә күз алдыма Җәзиләнең Агыйдел яры өстендә миңа зәңгәр яулык болгап калуы килеп басты. Аннары – быелгы Яңа ел… Любовь Васильевна… Асылынган ир… Тагы Җәзилә… Кемгә – шатлык, кемгә кайгы китергән икән шул быелгы Яңа ел…

– Нишләп асылынган инде ул?

– Үзеннән сорамагач, кайлардан беләсең инде аны! Җәзиләдән җиде-сигез яшькә зур иде. Бик нык көнләшә, диләр иде. Ә минемчә, бар сәбәбе – эчү генә. Яңа ел алдыннан ай буе эшкә дә чыкмый эчеп йөргән, диделәр. Шул, Яңа ел төнендә чоланга кергән дә матчага менеп асылынган… Муенында нәзек кенә трос, ди. Гәүдәгә бик таза иде, мондый гына бау өзелер дип уйлагандыр инде…

Хәвадис абый, тыны бетеп, тукталып торды. Күзе миндә түгел, еракта иде. Аннары ул сулышы җитмәс тавыш белән:

– Их, тазалыгын миңа биреп калдырган булса! Белер идем кадерләрен!.. – диде.

Бу сүзе бәгырьләрне тырнап үтте – мин өнсез калдым. Ярый әле үзе коткарды:

– Мирза абыйлар ничек яши соң анда?

Теленнән «үлем» сүзе төшүгә сөенеп, тиз генә җавап бирдем:

– Мирза абыйлар яхшы яши алар! Карап туймаслык яшиләр. Ул син Нилүфәр җиңгине күрсәң икән!..

Шуннан мин абыйларны сөйләп киттем.

Инде икенче кабатка сестра килеп, иңсәмә кулын тидергәч кенә, ашыгып урынымнан кузгалдым.

Хәвадис абый:

– Икенче килгәндә миңа Тукай шигырьләрен алып кил әле, – дип калды.

Шул көннән алып мин һәр якшәмбедә Хәвадис абый янына килә башладым. Мондый көннәрдә мин, вакыт булганда гына килеп, дежурный аша җимештер-нидер генә биреп китсәм, якшәмбедә инде янына кереп, иркенләп утыра идем.

Тукай китабы өчен махсус республика көтепханәсенә барып язылдым.

Абый мине сагынып, түземсезләнеп көтеп ала. Больницада үткән гомерен дә мин килүдән мин килүгә, атналап саный; ләкин аның өчен ул атна газаплы бер айга тиң булса, минем өчен – атна юк: минем көннәрем эштә, иректә, мәхәббәт ләззәтендә җилдәй исеп кенә үтә иде.

Эш бетүгә, мин Любовь Васильевна янына барып җитәм. Бүлмәсендә кеше булмаса, мин ишектән керү белән, сикереп торып, каршыма килә, буема үрелеп, битемнән йә иренемнән үбеп ала. Ә мин аның, ике кулым белән ике яңагыннан тотып, ике каш арасыннан үбәм. Үпкән саен, әнием сүзе искә төшә: «Сөләймән пигамбәр, улын яуга озатканда, ике каш арасыннан үпкән, бу безгә шуннан калган», – дип әйтә торган иде. Мин дә, Любовь Васильевнаны үпкәндә, үземне чал сакаллы Сөләймән пәйгамбәр итеп тоям – миңа бу кызык та, рәхәт тә иде.

Өйгә кайткач, без Яңа ел төне булмаган да төсле йөрибез. Ләкин мин Клавдия Михайловна әби күзенә карый алмыйм. Чөнки ул бу кадәр эшне сизми калырга тиеш түгел сыман, – кашын күтәреп, күзлек өстеннән бер карап куйса, битем яна башлап, күзем аска төшә иде. Тик – бәхетем! – аның миңа булган мөнәсәбәте үзгәрмәде. Йә ул берни белми, йә белеп тә хуплый иде.

Без аның белән буш сәгатьләрдә бик озаклап, нәсел- нәсәпләргә кадәр актарып, сөйләшеп утыра торган булып киттек. Ул үзенең гимназиядә укыган вакытларын, Крупская белән Калинин бабайны күргәннәрен сөйли. Ни генә булмасын, аның миңа шелтәсе юклык сөюемне газаплы итми иде.

 

Ләкин вөҗданым газапсыз да түгел: башым-күзем белән мәхәббәткә йотыла барган саен, әни белән абыйлар ныграк искә төшә башлады. Алар ни әйтер? Минем бу хәл Агыйделгә аткан таш түгел – берзаман чагачак. Раббани абый сизенеп китте. Хәвадис абый монда… Иң авыры – әнинең дә белү ихтималы иде. Ул ни әйтер?..